(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче сентябрь, Альберт Мортазин). Бүген
Казанның Яңа Савин районында Сибгат Хәким ур., 46 адресы буенча 17-нче номерлы “Ямашев”
полиция бүлегенең иҗтимагый тәртип саклау пункты ачылды. Ачылыш тантанасында
Казан Мэры Илсур Метшин һәм Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры
Артем Хохорин катнаштылар.
Илсур Метшин чарада катнашучыларны полиция терәк пунктының
эше башлануы белән котлады. “Бу чыннан да зур вакыйга. Казан үз алдына Россиянең
иң уңайлы, иң төзекләндерелгән һәм иң имин шәһәр булу бурычын куя. Әлеге бурыч
белән без яңа чикләргә чыгабыз”, - дип белдерде шәһәр җитәкчесе.
Шәһәр башлыгы Эчке эшләр министрлыгының һәм Казан полициясе
гарнизонының шәхси составына профессиональ эшләре өчен рәхмәт белдерде, алга
таба да лаеклы хезмәткәрләр күбрәк булсын, дип җиткерде.
Артем Хохорин тәртип сакчыларын “өй туе” белән котлады,
полиция хезмәткәрләренә эшләрендә уңышлар теләде.
Кунаклар яңа полиция терәк пунктының биналарын карады, эш
шартларын бәяләделәр, шулай ук полиция бүлеге хезмәткәрләре белән аралаштылар. Илсур
Метшин һәм Артем Хохорин полиция бүлегенең яңа терәк пунктына оргтехника һәм эш
автомобиле бүләк иттеләр.
Ачылыш тантанасында шулай ук Авиатөзелеш һәм Яңа Савин
районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев, РФ Эчке эшләр министрлыгының
Казан буенча идарәсе башлыгы Валерий Красильников, “ЮИТ Казань” компаниясе генераль
директоры Владимир Сорокин һәм башкалар катнаштылар.