(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче август, Әдилә Галиева). Ата-аналардан,
мәктәпнең чыгарылыш укучыларыннан мәгариф учреждениеләренең кирәк-яраклары өчен
җыела торган акчалар ике төп принцип буенча акча түләнми торган (безналичный) юл
белән күчерелергә тиешләр – ирекле төстә һәм үтәкүренмәле. Мәгариф
хезмәткәрләренең ел саен уздырыла торган шәһәркүләм август конференциясенең
пленар утырышында Казан Мэры Илсур Метшин шундый бурыч куйды.
Шәһәр җитәкчесе Казан бюджетының яртысыннан күбесе мәгариф
системасын финанслауга туры килгәнлеген билгеләп үтте. Ул шулай ук берничә
саннарны да китерде. Шул рәвешле, Казанда 2007 елдан бирле 10 меңләп урынга
исәпләнгән 82 балалар бакчасы төзелгән, кулланышка тапшырылган һәм
ремонтланган, шулай ук 30 елдан артык хезмәт итә торган мәктәпләрнең 78%-лабы
ремонтланган. “Без традиция буенча балаларны кайнар ризык белән тәэмин итүдә
лидерлар: 5 ел эчендә күрсәткечләр 88%-тан 92,5%-ка җитте. Ә без бары 2006 елда
37%-тан тотынган идек”, - дип билгеләп үтте И.Метшин.
Ул әлеге мәсьәләгә нокта куярга кирәк, диде. “Иң беренче
чиратта ике төп принципны онытырга ярамый – ирекле төстә һәм үтәкүренмәлелек! Барлык
кешеләр өчен дә уртак кагыйдәләр булдырылган. Барлык мәктәпләр дә өстәмә
алынган акчалар буенча ел саен ачык төстә хисап бирәләр. Даими рәвештә кайнар
линия эшли”, - дип санап үтте шәһәр башлыгы кабул ителә торган төп чараларны.
Казанда башкала мәктәпләрендә рөхсәтсез төстә акча җыю
буенча кайнар линия телефоннары эшли. Сорауларны 292-70-50 телефон номеры
буенча бирергә мөмкин.