(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче август, Зилә Гайфи). “WorldSkills-2019”
эшче һөнәрләр дөнья чемпионаты бөтен Россия буенча яшьләр арасында эшче
һөнәрләр дәрәҗәсен күтәрә, шәһәр, республика һәм илдә икътисад үсешенә стимул
бирәчәк. Казан Мэры Илсур Метшин мәгариф хезмәткәрләренең ел саен уздырыла
торган август конференциясе барышында шундый фикер җиткерде.
Татарстан башкаласы, Париж һәм Бельгиянең Шарлеруасын җиңеп,
“WorldSkills-2019” эшче һөнәрләр дөньякүләм чемпионатын уздыру хокукын алды. Илсур
Метшин әлеге җиңүнең уртак булуын билгеләп үтте, биредә барлык шәһәрлеләрнең,
шул исәптән мәгариф өлкәсендәге хезмәткәрләрнең дә өлеше зур булуын ассызыклап
үтте.
Шунысы мөһим, “WorldSkills-2019” чмепионатын уздыру хокукына
Казанның заявка кампаниясе федераль дәрәҗәдә дә хупланды.
Чемпионатны уздыру Казан өчен тагы шул ягы белән дә
әһәмиятле: Татарстан башкаласы Россиянең студентлар шәһәрләренең иң алдынгысы
булып тора. “Казан – перспективалар шәһәре. Без урта һәм югары белем бирү
мәсьәләләрендә югары күрсәткечләргә ия. Казанның ике югары уку йорты милли уку
йортларының унлыгына керә. Казанда барлыгы 170 мең студент укый, шул исәптән
дөньяның 93 иленнән 6 мең чит ил студенты. “WorldSkills-2019” чемпионатын
уздыру лидерлык юлында үсеш өчен яңа юллар ачачак. Безнең бурыч – киләчәктә
икътисадның үсешен тәэмин итә ала торган буын тәрбияләп чыгару”, - дип җиткерде
шәһәр башлыгы.