(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче август, Әдилә Галиева). Казанда
сәләтле балалар укуларын югары уку йортларда дәвам итә алсын өчен барлык
шартлар да булдырылган. Бер ел эчендә
мәктәптән соң югары уку йортларына керүче чыгарылыш сыйныф укучыларының саны
12%-ка арткан. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшин мәгариф хезмәткәрләренең ел
саен уздырыла торган август конференциясенең пленар утырышында билгеләп үтте.
“Сүз дә юк, без беркемгә киләчәкләрен сайлауны тыярга тиеш
түгелбез, һәм ихлас күңелдән Мәскәү, чит ил югары уку йортларына укырга керүче чыгарылыш
сыйныф укучыларының уңышларына сөенәбез”, - дип билгеләп үтте Мэр һәм Казанның
югары уку йортларын абитуриентларны җәлеп итә торган итәргә чакырды.
“Матур, уңайлы, имин шәһәр, киләчәк шәһәре, перспективалар шәһәренә
сәләтле балалар кирәк. Безнең иң зур кыйммәтебез – кешеләр капиталы. Иртәгә
алар диплом алачаклар, аннары аспирантурага керәчәкләр һәм казанлыларның яңа
буынын укыта башлаячак. Без иң яхшылары булып калу традициясен саклар өчен
барлык шартларны да булдырырга тиешбез”, - дип билгеләп үтте И.Метшин.