(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче август, Альберт Мортазин). Казан
метрополитенының беренче юбилее – унъеллыгы белән “Метроэлектротранс” МУП
хезмәткәрләрен Казан Мэры Илсур Метшин котлады. Шәһәр җитәкчесе метрода йөреп
килде, пассажирлар белән аралашты һәм Казан метросы тарихына багышланган
фотокүргәзмәне карады.
Казан метрополитенының беренче линиясе 2005 елның 27-нче
августында, ТР башкаласының меңьеллыгын бәйрәм иткән көннәрдә ачылды. Илсур Метшин
Казан метрополитены коллективын әлеге зур булмаган, әмма Казан өчен бик тә
әһәмиятле булган дата белән котлады. “Казан метрополитены – шәһәрнең иң төп
уңышларының берсе. 10 ел эчендә Казан метрополитены инде 240 миллионнан артык
пассажирны йөрткән. Без 1,5 миллионнан башлаган идек, бүген исә метро елына 35
миллион пассажирга хезмәт күрсәтә!” – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
“Без һичшиксез
метрополитен төзелешен дәвам итәчәкбез, шәһәрлеләр тарафыннан яратып өлгерелгән
транспорт төре үсеше өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез”, - дип
билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Барлык казанлылар исеменнән Илсур Метшин метро
хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде, аларга сәламәтлек, уңышлар һәм иң изге
теләкләрен җиткерде.
Юбилей датасы уңаеннан өч метрода – Җиңү проспектында,
Кремльдә һәм Тукай мәйданында – Казан метрополитенының тарихына багышланган фотокүргәзмәләр
эшли. Казан Мэры “Җиңү проспекты” һәм “Кремль” станцияләрендәге экспозицияләрне
карады.