(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче август, Әдилә Галиева). Казан –
предметларны яхшы белүче югары квалификацияле белгечләргә мохтаҗ предприятиеләре
булган университет традицияләре шәһәре. Шуңа да шәһәргә әлеге уку елы дәвамында
математика, информатика, биология, химия буенча иң югары БДИ нәтиҗәләренә
ирешергә кирәк. Казан Мэры Илсур Метшин мәгариф хезмәткәрләренең ел саен
уздырыла торган шәһәркүләм август конференциясенең пленар утырышында шундый
бурыч куйды.
Бу елның чыгарылыш имтиханнырының нәтиҗәләрен Башкарма
комитетның Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин җиткерде. Аның сүзләренә
караганда, Казандагы чыгарылыш сыйныф укучыларының БДИ нәтиҗәләре
республиканыкыларыннан, җәмгыять белеменнән кала, барлык предметлар буенча да
югары. Россиянең башка миллион халкы булган шәһәрләреннән Казан әлеге күрсәткеч
буенча Екатеринбургтан гына калыша. Шуның белән бергә Казанда БДИ нәтиҗәләре
узган ел белән чагыштырганда алты предмет буенча түбән: математика (-0,3),
информатика (-2,4), биология (-3,7), химия (-1,1), җәмгыять белеме (-1,1),
француз теле (-4,2).
Шәһәр башлыгы проблемаларның сәбәбен аңларга, республикада мәгариф
тәҗрибәләренең иң яхшы тәҗрибәсен өйрәнергә һәм якын арада нәтиҗәләр турында җиткерергә
чакырды. “Киләсе конференциядә әлеге фәннәр буенча иң яхшы нәтиҗәләр булсын өчен,
без кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиешбез”, - дип йөкләде Илсур Метшин.