(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче июль, Зилә Гайфи). Бүген
Казан Мэры Илсур Метшин гражданнарны кабул итте. Совет районының 175-нче
номерлы мәктәбендә узган очрашуда 7 кеше катнашты. Алар мәгариф, сәламәтлек
саклау өлкәсенә, төзекләндерү һәм төзелеш тармагына кагылышлы мәсьәләләр буенча шәһәр
башлыгына мөрәҗәгатьләрен юллаган булганнар.
Азино микрорайонында яшәүче Юлия Васильева Илсур Метшинга
Родина урамы тирәсендә 63,8 га мәйданлы Әмәт урманында җәяүлеләр өчен юллар салып,
ут баганалары куеп, эскәмияләр һәм урналар урнаштырып, әлеге җирлекне ял итү
урыны итеп үзгәртү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать иткән.
Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров
сүзләренчә, Азино-1 һәм Азино-2 микрорайоннарында, шулай ук Идел буе районында
200 мең тирәсе халык яши. Шунлыктан, якын тирәдә шәһәр халкы өчен ял итү урыны
булдыру иң мөһим эшләрнең берсе булып тора. “Мин – Казанда туып үскән кеше. Без шәһәрнең
тарихи үзәгендә яшәдек. Балачагым Черек күлдә һәм Горький паркында үтте. Тузган
торакны юкка чыгару программасы буенча 90-нчы елларда без гаилә белән Азинога
күчендек. Безнең районда да үзебезнең Горький паркы булуын телибез. Моның өчен
биредә булган яшел зонаны тәртипкә китерергә кирәк. Әлеге җирлектә табигый
чишмәләр, матур агачлар үсә, бу - искиткеч урын”, - дип фикере белән уртаклашты
Юлия Васильева. Микрорайонда яшәүчеләр өмәдә катнашып, территорияне
төзекләндерү эшендә катнашачаклар дип ышандырды ул.
Илсур Метшин белән әңгәмә вакытында Юлия Васильева шәһәрне
төзекләндерү эшенә аерым игътибар бирелгәнлеген әйтеп үтте. “Казаныбыз елдан-ел
чәчәк ата һәм матурлана бара. Башкарган эшләрегез өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез”,
- диде Юлия Васильева.
Илсур Метшин, үз чиратында Юлия Васильевага Казанны
төзекләндерү эшенә катнашырга теләк белдергәне өчен рәхмәтен җиткерде. “2006
елда Азино буйлап йөргән беренче очрашу әле дә хәтеремдә. Биредә бетон
коробкалар һәм киосклар... Төзекләндерелгән яшел зоналар, балалар һәм спорт
мәйданчыклары бөтенләй юк иде. Икътисадый хәл алга таба да ниятләгән эшләрне
башкарып чыгарга мөмкинлек бирер дип ышанабыз. Төзекләндерү проектын биредә
яшәүчеләр белән бергә эшләячәкбез”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Мэр белән очрашу барышында казанлылар социаль объектларны
төзү мәсьәләләренә дә тукталдылар. Совет районының өлкән имамы Нияз Закиров
Мэрга Нагорный бистәсендә терәк-хәрәкәт аппаратында кимчелекләр булган балалар
өчен “Иман нуры” мәчете базасында сәламәтләндерү үзәген төзү проектын тәкъдим
итте. Нияз Закиров мәчетне төзекләндерү эшенә ярдәм иткәннәре өчен шәһәр
җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде һәм әлеге үзәкнең балалар өчен аларны физик
яктан сәламәтләндерү һәм иҗади яктан үстерү, ял иттерүдә төп мәйданчык
булачагын әйтте. Биредә балаларга балчык эшләре, ашарга пешерү осталыгы, тегү,
чигү, агачка уеп ясау, мозаика, логопедия дәресләре һәм әкиятләр дәресе
үткәреләчәк.
Илсур Метшин үсеп килүче яшь буынны рухи һәм физик яктан
тәрбияләүнең ни кадәр мөһим икәнлегенә басым ясап, әлеге проектка теләктәшлек
белдерде.
Вознесение бистәсендә яшәүче Наталья Литвинова исә Мэрга
киң профильдәге медицина учреждениесе булган күпфункцияле үзәк төзү үтенече
белән мөрәҗәгать итте. Рөстәм Гафаров үзәк өчен җир биләмәсе каралганлыгын, аны
бары тик ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы милке итеп рәсмиләштерергә генә
кирәклеген әйтте. Сүз уңаеннан, Наталья Литвинованың Мэр белән очрашуга беренче
тапкыр гына килүе түгел. Моңа кадәр ул үзләренең торак массивында күпер төзү
үтенече белән мөрәҗәгать иткән иде инде. Наталья Литвинова әлеге мәсьәләне уңай хәл иткәннәре өчен шәһәр
җитәкчеләренә рәхмәтен белдерде. “Казан бистәләрендә тормыш уңай якка үзгәрә
башлады. Вознесениедә генә 2 балалар
бакчасы, мәдәният йорты төзелде, яңа юллар салынды, күпер төзи башладылар.
Ярдәмегез өчен зур рәхмәт!” – диде ханым.
Илсур Метшин бистәләр үсешенең аерым игътибарда булачагын
әйтеп үтте. “Без шәһәр яны Татарстан башкаласы статусына туры киләчәк дип
ышандырдык. Газ кертү һәм су белән тәэмин итү, яңа юллар, балалар бакчалары һәм
мәдәният йортлары - әлеге юнәлештә безнең төп эшләребезнең алгы сызыгы” - диде
Мэр.
Очрашу барышында шәһәр башлыгы казанлылар белән йортларны
капиталь төзекләндерү һәм социаль ипотека программасына кагылышлы, юл инфраструктурасы
объектларын төзү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Илсур Метшин барлык
мөрәҗәгатьләрнең дә игътибар белән тикшереләчәген һәм мөмкинлек булуга уңай хәл
ителәчәген әйтеп үтте.