(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июль,
Екатерина Андреева). Агымдагы җәйнең уртасына Татарстан башкаласында 6
миллионлап чәчәк утыртылды, бу исә XXVII Бөтендөнья студент уеннары үткәрелгән 2013
елга караганда ике тапкырга күбрәк дигән сүз. Казан Мэры Илсур Метшин “Эфир”
телеканалындагы “Тема” тапшыруында кунакта булган вакытта шундый саннар
китерде.
Шәһәр башлыгы
чәчәк композицияләре Казан кунакчыллыгының мөһим бер элементы булып торачак дип
билгеләп үтте. Илсур Метшин төзекләндерү чараларында җаваплы шәһәр
хезмәткәрләре генә түгел, эшмәкәрлек вәкилләре, идарәче компанияләр, мәктәп
укучылары, студентлар, шәһәрлеләр дә катнашканлыгын билгеләп үтте. “Барыгызга
да рәхмәт җиткерәсе килә. Эшне бергәләп башкардык”, - диде И.Метшин.
“Нәтиҗәдә без
6 миллион 100 мең чәчәк утырттык. Бу әле җәйнең уртасы гына. Үссеннәр,
шатландырсыннар, матур традициягә әйләнсен, Казан һәрвакытта да чәчәкләр шәһәре
булсын”, - дип җиткерде Мэр.