(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июль, Екатерина Андреева). 2010 елда барлыкка килгән “Сәламәтлек бишьеллыгы”
программасын тормышка ашырган чорда Казанда 101 балалар бакчасы төзелде. Шундый
саннарны бүген “Эфир” телеканалындагы “Тема” тапшыруына кунакка килгән Казан
Мэры Илсур Метшин җиткерде.
Телевизор караучыларның
күпчелеген балалар бакчалары төзелеше һәм аларга булган чират мәсьәләсе
кызыксындырды. Чират мәсьәләсенә тукталып, шәһәр башлыгы мәктәпкәчә белем бирү
учреждениеләренә балаларны урнаштыру өчен электрон система булганлыгын искәртеп
үтте. Җәйге чор – кызу урак өсте, бу вакытта нәкъ менә балалар бакчаларына билгеләү
оештырыла. Илсур Метшин шәһәрдә өч яшьтән зуррак булган сабыйлар өчен балалар
бакчаларына чират беткәнлеген дә искәртеп үтте.
Балалар өчен
яңа мәктәпкәчә белем бирү урчеждениеләрен төзү мәсьәләсенә килгәндә, “Сәламәтлек
бишьеллыгы” программасы планнары шактыйга арттырып үтәлгән. “Бүгенге көндә “Бәләкәч”
республика программасы, “Юл картасы” федераль программасы ярдәмендә балалар
өчен мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен төзү, шәхси балалар бакчалары, капиталь
ремонт, өстәмә төркемнәр булдыру аркасында – Казан 5 ел эчендә 101 балалар
бакчасына үсте. Без программа буенча бирелгән вәгъдәне 5 тапкырга арттырып
үтәдек”, - диде Илсур Метшин.
Шуңа да карамастан, Казан Мэриясенең интернет аша
кабул итү бүлегенә “Чиратны алга күчерергә ярдәм итегез...”, “Фәлән урында
кайчан балалар бакчасы төзеләчәк” һәм башка сораулар белән мөрәҗәгатьләр килә
тора. “Әлеге йөз балалар бакчасы ачылмаган булса, ни булыр иде. Бу безне
шатландыра. Казанда бәби-бум дәвам итә, һәм без әти-әниләр үзләренә куйган
темпларга яраклашырга тырышачакбыз. Балалар тапсыннар – без тагы төзәячәкбез”,
- дип билгеләде шәһәр башлыгы.