(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июль, Екатерина Андреева). Төзекләндерү предприятиеләренең барлык эшләре дә, шул исәптән агачларны кисеп ату да, регламент нигезендә һәм бары тик шәһәр хакимиятенең рөхсәте белән генә башкарылырга тиеш. Киресе күзәтелгән очракта аларны зыян салу буларак карарга кирәк. Бу хакта “Эфир” телеканалындагы “Тема” тапшыруындагы туры эфир барышында Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде.
Тапшыруда Урицкий исемендәге паркның бер өлешендәге агачларны рөхсәтсез рәвештә кисеп ату мәсьәләсе кузгатылды. Исегезгә төшерәбез, подрядчының хатасы аркасында паркта авария хәлендәге агачлар урынына әйләнә-тирәдәгеләр өчен хәвеф-хәтәр тудырмаган берничә яңа агачлар кисеп ташланган. Алар арасында Урицкий паркының үзенчәлекле символы булып торган иске өянке агачы да булган. Бу – җәмәгатьчелек тарафыннан зур канәгатьсезлек уятты.
Намуссыз подрядчының гамәлен бәяләп, Казан Мэры Илсур Метшин аларны “зыян салучылар” дип атады. “Бу – сабак алырлык, шаккатырлык эш”, - диде шәһәр башлыгы. Шул ук вакытта, ткишерү эшләре ачыклаганча, кисеп алынган өянке буш, үзәге черек булып чыккан, ә агачның тамыр системасы яндагы Урицкий исемендәге мәдәният йортының нигез ташын җимерә башлаган. “Кайсы давыл вакытында кемнең өстенә килеп төшү ихтималы булуы турында уйларга да куркыныч. Әмма бу подрядчының эшен акламый. Мондый гамәлләрне бары тик рөхсәт белән генә башкарып була. Әлеге подрядчы эшеннән бөтенләйгә азат ителде. Һәрхәлдә, мин мэр булып эшләгән вакытта аларга бернинди дә шәһәр заказлары бирелмәячәк”, - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
И.Метшин барлык эшләрне дә төзекләндерү предприятиеләре расланган регламент һәм шәһәр хакимиятенең рөхсәте буенча гына башкара алалар дип билгеләп үтте. Моннан кала, барлык эшләр дә иҗтимагый оешмалар белән расланылган булырга тиеш.