(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июль, Екатерина Андреева). 2015 елгы ФИНА Спортның су төрләре буенча
дөнья чемпионаты, шулай ук су мундиалының бай эчтәлекле мәдәни программасы Татарстан
башкаласы кунакларында зур кызыксыну уята. Якын араларда шәһәрдә узачак зур
халыкара вакыйгалардан читтә калырга ярамый, казанлылар вакыйгаларның актив
катнашучылары рәтендә булырга тиеш. Казан Мэры Илсур Метшин “Эфир”
телеканалындагы “Тема” тапшыруы барышында шулай дип белдерде.
Дөнья
чемпионатына әзерлек барышы бүгенге тапшыруның төп темаларының берсе булды. Туры
эфирга тоташкан бер казанлы ни өчен махсуслаштырылган билет кассаларында 2015
елгы дөнья чемпионаты ачылышына билетлар юк дип кызыксынды. Шәһәр җитәкчесе
ачылыш тантанасына билетларның күптән чыкканлыгын, Универсиада ачылышы
тантанасына билетлар белән бәйле булган вакыйганы искә төшереп үтте.
Исегезгә төшерәбез, Спортның су төрләре буенча дөнья
чемпионатының ачылу һәм ябылу тантаналары “Татнефть-Арена” стадионында узачак, 45
мең кеше сыйдырышлы “Казан-Арена”дан аермалы буларак, биредә нибары 8 мең утыру
урыны гына каралган. Шуңа бәйле рәвештә “Пилигрим” тамашасын 8 тапкыр кабатлап
күрсәтү карары кабул ителде – 26-нчы июльдән 2-нче августка кадәр.
Бүгенге көндә
дөнья чепионаты ярышларына билетларның 35%-лабы сатылган. Сатып алынган 135 мең
билетның 17 меңнән артыгы интернет аркылы чит ил вәкилләре тарафыннан алынган. “Безгә
карата зур кызыксыну күрсәтәләр”, - диде Илсур Метшин һәм ярышларга билетларның
әлегә барлыгын билгеләп үтте. “Билетларны алырга мөмкин һәм кирәк тә”, - дип
чакырды Мэр.
Илсур Метшин барлык казанлыларны да спорт ярылашларын
карарга һәм чемпионатның мәдәни өлеше катнашучылары булырга чакырды.