(Казан шәһәре
KZN.RU, 16-нчы июль, Ирина Смирнова). Яңгыр сулары канализациясе системасын
төзү һәм карап тоту теләсә кайсы шәһәр өчен җитди чыгымнар таләп итә торган өлкә
булып тора. Катлаулы икътисади ситуациягә карамастан, Татарстан башкаласы әлеге
мәсьәләгә зур игътибар бирергә тырыша. Бу хакта “Эфир” телеканалындагы “Тема”
тапшыруы барышында Казан Мэры Илсур Метшин белдерде.
Шәһәр җитәкчесе адресына телевизор караучылардан Казанның
төрле районнарында көчле яңгырлардан соң барлыкка килгән су басуларга кагылышлы
сораулар килде. “Без социаль челтәрләрдәге фотоларны гына күрмәдек, вакыйга
булган урыннарда да булдык. Безнең өчен бу шаяру булмады. Бу табигать
бәла-казасы, давыллы яңгыр иде. Ике көн эчендә Казанда бер айлык нормалы
явым-төшем яуды”, - диде И.Метшин.
“Килешәсез,
телевизордан Америка Кушма Штатларын караган вакытта – мәсәлән, давыл, табигать
бәла-казасы булсынмы, без борчылабыз, алар өчен кайгырабыз. Ә бездә исә башка
төрлерәк реакция – гаеплеләрне эзлибез. Нәкъ шундый ук табигать бәла-казасы бит
бу, югыйсә, - дип дәвам итте Мэр. – Яңгыр сулары канализациясе шундый күләмдәге
суны җиңеп чыга алмый”.
Исегезгә
төшерәбез, Казанда соңгы атналарда берничә давыллы яңгыр булып узды. 10-ысыннан
11-нче июльгә каршы төндә генә 75 мм явым-төшем яуды, бу исә әлеге вакыт өчен
айлык норма булып тора. Яңгыр күпләп яву аркасында, кайбер урамнарда су басу
очраклары күзәтелде, алар авария бригадалары тарафыннан оператив рәвештә юкка
чыгарылды.
Казан Мэры
шәһәр хакимиятенең яңгыр сулары канализациясе эшенә шактый зур игътибар бирүен
билгеләп үтте. “Без системалы рәвештә эшли торган участоклар бар”, - диде И.Метшин.
Шул рәвешле, Көньяк трассада, Компрессор заводы тирәсендә, Көньяк әйләнгеч
юлда, автовокзалда су басуларга бәйле проблемалар чишелгән. Шәһәр башлыгы
бүгенге көндә Болактагы яңгыр сулары канализацияләрен һәм коеларны арттыру
буенча карарлар кабул ителгәнлеген һәм эшләр алып барылганлыгын искәртеп үтте.
“Без мөмкинлекләрдән чыгып яшәргә тырышабыз. Урам чатларында
һәм урамнардагы проблемалы мәсьәләләрне акрынлап чишәчәкбез”, - диде И.Метшин.