(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июль, Екатерина Андреева). Татарстан башкаласы Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын уздыруга тулысынча әзер. Бу хакта “Эфир” телеканалының “Тема” тапшыруына килгән вакытта Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде.
Казанның 2015 елгы дөнья чемпионатына әзерлеге бүгенге тапшыруда күтәрелгән мәсьәләләрнең берсе иде. “Мин бөтен җаваплылык белән әйтә алам - әйе, без әзер. Зур күләмдә эш башкарылды. Башкаларга да күренәдер, дип уйлыйм. Аны ярышларда катнашучылар да, кунаклар да, һәм иң мөһиме – шәһәрлеләр дә күрәчәк”, - диде Илсур Метшин.
“Бүген без берьюлы 14 юл чишелеше, 44 җәяүлеләр кичү юлы, 3 метро станциясе, аэропорт, тимер юл вокзалы, кунакханәләр төземибез”, - диде Мэр. Әмма бүгенге көндә дә Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлек барышында җитди эшләр алып барыла, дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Алып баручының Татарстан башкаласы Мэры чемпионатта кем өчен “җан атачак” дигән соарвына, Илсур Метшин: “Мин Казан өчен җан атачакмын. Шәһәребез әлеге сынауны намус белән үтсен өчен. Әлбәттә, үзебезнең җыелма команда, аларның җиңүе өчен җан атачакмын, чемпионатта катнашучы казанлылар, татарстанлылар өчен. Спортчылар да, башкала кунаклары да шәһәребездән зур канәгатьләнү хисләре белән китсеннәр һәм башкалабызны истә калдырсыннар өчен”.
Исегезгә төшерәбез, Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты Казанда 24-нче июльдән 9-нчы августка кадәр узачак. Ярышларга 190 илдән 3 мең спортчы һәм 6 мең кунак киләчәк. Дөнья чемпионаты барышында 75 комплект медаль уйнатылачак.