(Казан шәһәре
KZN.RU, 16-нчы июль). Казан Мэры Илсур Метшин мөселманнарны Ураза гаете белән
котлады.
“Хөрмәтле Казан
мөселманнары!
Ихлас күңелемнән
сезне Ураза бәйрәме белән котлыйм!
Рамазан аеның
тәмамлануын белдерә торган әлеге бәйрәм рухи тантана һәм югары әхлакый нормалар
символы булып тора.
Яхшы якка үзгәрү,
игелекле гамәлләр кылу, сабырлык һәм җаваплылык туплау, уй-хисләребезне
изгелеккә һәм гаделлекә юнәлтү, күңелебез һәм тәнебезне чистарту нияте белән ай
дәвамында мөселманнар ураза тотты.
Бу елда Рамазан ае
әһәмиятле халыкара дәрәҗәдәге вакыйга – Спортның су төрләре буенча дөнья
чемпионатына әзерлек барышы белән туры килде. Казан янә иң яхшы спортчыларны
үзенә җыячак һәм дөньякүләм җәмәгатьчелек игътибары объекты булачак. Республикабызны
ачык йөзлелек һәм кунакчыллык ягыннан күрсәтергә чираттагы мөмкинлек барлыкка
килде.
Аллаһы Тәгалә
тоткан уразаларыбызны һәм тырышлыкларыбызны кабул итсен, гөнаһларыбызны
кичерсен һәм үзенең хәер-рәхмәтенә ирештерсә иде. Ихлас күңелдән барчагызга да
сәламәтлек, бәхет һәм уңыш телим!
Ураза гаете мөбарәк булсын!” – диелә котлауда.