(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июль, Әдилә
Галиева). Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын уздарган вакытта Казан
урамнарында гадәти тормыш ритмы сакланырга тиеш. Шуңа да чемпионат кунакларын
һәм спорчыларның хәрәкәтен оештырган вакытта шәһәрлеләр өчен уңайсызлыкларны
булдыра алганча киметергә һәм планлаштырылган чикләүләр турында алдан хәбәр
итәргә кирәк. Казан Мэры Илсур Метшин 2015 елгы дөнья чемпионатына әзерлек
мәсьәләләре буенча шәһәр штабы утырышы барышында шундый бурыч куйды.
Чемпионат вакытында
юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм көйләү турында тулырак Россия Эчке
эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Игорь Новиков сөйләде. ЮХИДИ
башлыгы билгеләп үткәнчә, шәһәр буенча хәрәкәт итү Универсиада вакытындагы
кебек принциплар буенча тормышка ашырылачак. И.Новиков билгеләп үткәнчә, шәһәр
буенча масштаблы юл чикләүләре кертелмәячәк. Шуның белән бергә - 24-нче июль
һәм 9-нчы август көннәрендә - хәрәкәттәге чикләүләр ике урамга гына кагылачак:
С.Хәким урамында Мусин урамыннан Әмирхан проспектына кадәр һәм Бичурин урамында
– С.Хәким урамыннан Чистай урамына кадәр. Чикләүләр шулай ук 22-нче июль көнне
репетиция вакытында кертеләчәк.
ЮХИДИ
башлыгы шәһәр эчендә йөк транспортлары хәрәкәтенә карата чикләүләр
булганлыгын, ә шәхси транспортларга карата чикләүләр кертелмәячәклеген билгеләп
үтте.
“Шәхси состав әзер, 18-нче июль көнне
республика төбәкләреннән өстәмә көчләр киләчәк. Көн саен шәһәр урамнарында 426 Дәүләт
автоинспекциясе хезмәткәре эшләячәк”, - дип җиткерде Игорь Новиков.
Илсур Метшин шәһәрлеләр өчен уңайсызлыкларны булдыра
алганча киметергә кушты, чемпионат үткән вакытта шәһәр өчен гадәти тормыш ритмы
сакланырга тиеш. Шулай ук Мэр юл хәрәкәтен оештырудагы планлаштырылган
үзгәрешләр турында халыкка алдан хәбәр итәргә кирәклекне билгеләп үтте.
Билгеләп үтәбез, юл хәрәкәтен оештыру турындагы тулырак
мәгълүматны сылтама буенча KZN.RU порталы бүлегендә таба аласыз.