(Казан
шәһәре KZN.RU, 16-нчы июль, Зилә Гайфи). 2015 елгы дөнья чемпионатына әзерлек
кысаларында шәһәрдә төзекләндерү эшләре ахырына якынлашып килә. Чемпионатның клиент
төркемнәре уза торган маршрутка кертелгән юллар тиешле тәртипкә китерелгән. Моннан
кала, 6 млн. чәчәк утыртылган, 36 тротуар һәм 321 тукталыш павильоны ремонтланган,
15 фонтан эксплуатациягә тапшырылган. Бу хакта бүген Казан Мэры Илсур Метшинга Спортчылар
авылында узган штаб утырышы барышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары –
Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев җиткерде.
Төзекләндерү
буенча башкарылган эшләр кысаларында чемпионатның клиент төркемнәре маршрутлары
узачак юллар тиешле тәртипкә китерелгән.
Шуның белән
беррәттән 65 мең кв.м мәйданда куркынычсызлык коймаларын ремонтлау һәм буяу
эшләре төгәлләнә. Моннан кала урамдагы ут баганаларын чистарту, ремонтлау һәм
буяу эшләре бара. Бу елда өстәмә рәвештә 1,5 мең яңа чүп савытлары куелган,
булганнарына ремонт ясалган һәм буялганнар.
Игорь Куляжев сүзләренә караганда, Казан бу елда
чәчәкләргә дә шактый баеган.
Шәһәр паркларында һәм башка иҗтимагый киңлекләрдә 15
фонтан эксплуатаиягә тапшырылган. Игорь Куляжев билгеләп үткәнчә, якын көннәрдә
Болактагы фонтан да эшли башлаячак. Илсур Метшин, шәһәр халкы һәм кунакларының
уңайлылыгы өчен, шәһәр фонтаннары эш җәдвәленә төзәтмәләр кертергә кирәклеген
билгеләп үтте һәм чемпионат вакытында аларның эшен 23.00 сәгатькә кадәр
озайтырга кушты.
Илсур Метшин шәһәрне төзекләндерү эшләрендә актив
катнашкан коммуналь хезмәтләргә, предприятие һәм Казан халкына рәхмәт белдерде.
“Төзекләндерү өлкәсе – халыкның катнашуы да мөһим роль уйнаган өлкә. Чемпионат
әле башланмады да, ә казанлылар инде җиңде. Яңа чәчәк түтәлләре, ремонтланган
фасадлар һәм урамнар халыкны сөендереп торачак”, - дип билгеләде Мэр.