Илсур Метшин 80-нче номерлы мәктәптә узган капиталь ремонт сыйфатын карады һәм 13-нче номерлы мәктәпнең капремонт буенча планы белән танышты.
(KZN.RU, 11-нче февраль). Илсур Метшин бүген Вахитов районындагы уку йортларында булды. Үзенең визиты кысаларында Казан Мэры 80-нче номерлы мәктәптә узган капиталь ремонт сыйфатын карады һәм 13-нче номерлы мәктәпнең капремонт буенча планы белән танышты.
Шәһәр җитәкчесен Вахитов һәм Идел буе районы администрациясе башлыгы Андрей Лобов, ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин, Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин озата йөрде.
Исегезгә төшерәбез, мәктәпләрдәге капиталь ремонт программасы Казанда 2012 елда старт алды. Әлеге программа буенча мәгариф учреждениеләрендә 7 төрдәге ремонт эшләре башкарыла – түбә, инженерлык челтәрләре һәм җиһазлар, керү төркемнәре алмаштырыла, санитар үзәкләргә ремонт ясала, тәрәзә һәм кабинетларның ишекләре яңартыла, шулай ук фасад ремонты каралган.
80-нче номерлы мәктәпкә 2013 елда ремонт үткәрелде. Ул 2 бинадан тора, берсе 1935 елда төзелгән, икенчесе – 1978-дә. Биредә 635 бала белем ала.
Мәктәп директоры Марс Зиннуров сүзләренә караганда, капиталь ремонтка 35,6 млн.сум акча киткән. Төп эшләрдән тыш, биредә ремонт ясалган һәм яктырту элементлары алмаштырылган.
“Уңайы мохит” программасы буенча өстәмә эш башкарылган, аның кысаларында мәктәптә махсус пандус һәм санитар үзәкләр урнаштырылган, шулай ук коридорларда тотка чикләгечләре куелган. Әлеге максатларга 2 млн. сумнан артык акча киткән.
Илсур Метшин башлангыч сыйныфларның кабинетларын һәм 2012 елдагы капиталь ремонт вакытында янга калдырылган акча ярдәмендә ремонтланган спорт залын карады. Марс Зиннурович сүзләренә караганда, мәктәптә нигез тулысынча алмаштырылган, заманча каплам җәелгән, киенү-чишенү бүлмәләре һәм душларга ремонт үткәрелгән. Шуның өстенә мәктәп территориясендәге спорт мәйданчыгы заманчалаштырылган.
“Мәйданчыкта шулай ук яңа катлам җәелгән. Җәен балалар анда футбол уйнаячак, кышын исә чаңгыда йөри”, - диде мәктәп директоры. Ул, спорт инфраструктурасын яхшырту белән беррәттән, урындагы укучыларның спорт күнегүләре дә камилләшкәнен җиткерде. Шул рәвешле, 80-нче номерлы мәктәп укучылары баскетбол һәм волейбол буенча шәһәр ярышларының призерлары булып килә икән.
Татар теле дәресендә Илсур Метшин 3 сыйныф укучысыннан ремонттан соң бигрәк нәрсә ошады дип кызыксынды. Укучылар бертавыштан яңа спорт залы һәм буялган диварлар, диде.
Казан Мэры шулай ук актлар залын карады, биредә капиталь ремонт кысаларында тәрәзәләр алмаштырылган, бина тагы да яктырып киткән, шулай ук мәктәп ашханәсен яңартканнар. Илсур Метшинга җиткергәнчә, укучылар җылы ризык белән тәэмин ителә, ул үз эченә беренче һәм икенче ашамлыкларны, шулай ук салатны ала, укучыларның 80%-лабы ашханәдә туклана икән. Калган укучылар, күбесе – югары сыйныф укучылары – буфетта туклана, биредә даими рәвештә мәктәптә җитештерелгән камыр ризыклары сатыла. Укучыларның 80% электрон карталар белән түли.
80-нче номерлы мәктәп директоры билгеләп үткәнчә, капиталь ремонтка бюджет акчасыннан тыш әлеге мәктәпне тәмамлаган укучыларны да җәлеп итүгән ирешкәннәр, алар 500 мең сумлап акча биргән, бигрәк тә “Кольцо” сәүдә комплексы җитәкчелегеннән зур ярдәм булган.
“Монда мин капиталь ремонт эшләренең иң кызган чагында булдым һәм эшнең сыйфатын контрольдә тотар өчен янәдән кайтырга сүз биргән идем. Ул вакыттагы хәлне һәм хәзергесен чагыштырырлык та түгел – җир белән күк арасы кебек”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Вахитов районындагы 1968 елда төзелгән 13-нче номерлы мәктәпне дә капиталь ремонт буенча шундый ук эшләрне көтә.
Мәктәптә 470-тән артык бала укый. Учреждение директоры Сергей Овчинников сүзләренә караганда, мәктәптә капиталь ремонт беркайчан да булмаган. Бары тик спорт залы гына 2011 елда яңартылган. Бу елда мәктәпкә капиталь ремонт үткәрү өчен 26 млн. сум акча бүленгән. Бу акчага капиталь ремонт программасына кертелгән барлык эшләр дә башкарылачак. Шулай ук мәктәптә идәннәрне алмаштырырга һәм башка гомум төзелеш эшләрен башкарырга кирәк.
“Мәктәпләргә капиталь ремонт ясауны тормышка ашыра башлаганчы, шәһәребездә шундый ук ремонтка мохтаҗ 130-дан артык мәктәп бар иде. Ике ел эчендә без аларның яртысын ремонтладык. Бу елда тагы 25-енә ремонт ясаячакбыз. Сезнең мәктәпкә дә чират җитте. Республика бюджетыннан акча бүленде, җитмәгән өлешен без шәһәр бюджетыннан бүләчәкбез, әмма шул ук вакытта ата-аналар комитеты белән дә, мәктәпне бетергән укучылар белән дә эшләргә кирәк. Бигрәк тә Роберт Мусин кебек депутат сезнең мәктәптән була торып”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Бу мәктәптә Казан Мэры музыка дәресендә булды. Биредә Казанның Кече сәнгать академиясенең филиалы урнашкан икән. Укытучылар сүзләренә караганда, укучылар төрле юнәлештәге хор җырлары белән шөгыльләнә, мюзикл һәм опералар кую белән кызыксыналар. Күптән түгел алар Мәскәүдән кайткан, анда алар Чайковский исемендәге концертлар залында чыгыш ясаган. Моннан кала, катнашучыларның активында Санкт-Петербургка иҗади сәяхәтләре һәм “Йолдызлык” фетивалендә катнашу да бар.
Шәһәр җитәкчесе талантлы мәктәп укучылары үзләрен тагы да ныграк күрсәтә алсын өчен мәктәп ни җитмәве белән кызыксынды. “Кирәк булган әйберләрнең исемлеген төзегез – нинди костюмнар, нинди инструментлар. Бу юнәлештә мин сезгә ярдәм итәчәкмен”, - дип ышандырды Илсур Метшин.