Яңа уку елында балаларны яңа 5 юнәлешкә яздырып булачак.
(KZN.RU, 2-нче сентябрь). Универсиаданың барлык объектлары да максималь дәрәҗәдә кулланылышта булырга тиеш, шул исәптән балалар, студентлар һәм сәламәтлек төркемнәренең ял көннәрендәге түләүсез дәресләре коммерциялеләр белән алмаштырылуына юл куярга ярамый. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында башкала Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев хәбәр иткәнчә, сентябрьдә Казанның спорт комплексларында һәм балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә (БЯСМ) Ачык ишекләр көне үтәчәк, биредә теләгән һәркем дә үз баласын спорт секцияләренә яздыра алачак. Бу көнне килгәннәр өчен спорт комплекслары буйлап яшь спортчыларның чыгышлары, консультация һәм мастер-класслар белән таныштыру экскурсияләре оештырылачак.
“Соңгы елларда спортны пропагандалар өчен максималь дәрәҗәдә уңайлы шартлар тудыра алдык, шуңа да бүген спорт мәктәпләренә балалар саны җитмәү турында түгел, ә, киресенчә, килүчеләрне сайлап алу мөмкинлеге бирә торган системага кайттык. Ачык ишекләр көнен уздыру графигы Физик тәрбия һәм спорт комитетының сайтында һәм Казан Мэриясенең Рәсми порталында урнаштырылган. Күпчелек чаралар 7-нче һәм 14-нче сентябрь көннәренә планлаштырылган”, - дип җиткерде Илгиз Фәхриев.
Аның сүзләренә караганда, узган уку елында Казанның балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә 19853 бала һәм яшүсмер шөгыльләнгән. Спорт мәктәпләрендә дәресләр 37 спорт төре буенча үткән.
Бу елда без Олимпия спорт төрләре буенча яңа бүлекләр ачарга планлаштырабыз. Шул рәвешле “Стрела” БЯСМ (“Баско” СК) базасында – керлинг бүлеге, “Мотор” БЯСМ-да (“Триумф” СК) – триатлон, “Смена” БЯСМ-да (“Форвард” СК) – шортрек, спортның су-ишкәкләү төре буенча БЯСМ-да – ишкәкләү слаломы, “Спектр” БЯСМ-да – сноуборд. Казанда әлеге спорт төрләре үсеше өчен барлык шартлар да булдырылган, шуның өстенә кирәкле инвентарь һәм җиһазлар алыр өчен, республиканың Спорт министрлыгы белән безнең килешүебез дә бар. Шуңа да якын киләчәктә бездә тәрбияләнүчеләр яхшы нәтиҗәләр күрсәтер дип ышанабыз”, - дип билгеләде Физик культура һәм спорт комитеты рәисе.
Илгиз Фәхриев бу елда халык өчен спорт объектларына бушлай йөри алу вакыты бирелү практикасы дәвам ителәчәген искәртеп үтте. Барлык теләүчеләр килә һәм яраткан спорт төре белән якшәмбе көнне сәгать 8.00-дән алып 14.00-гә кадәр шөгыльләнә ала. Моннан кала, Универсиада объектларында якында урнашкан мәктәп укучылары өчен өченче физкультура дәресләре оештырылачак (сәгать 12.00-дән алып 13.00-гә кадәр). Федераль объектлар белән “Мәгариф өлкәсендә бердәм хезмәттәшлек” турындагы өч яклы килешү төзелгән.
“Универсиада артта калды, шулай да барлык спорт объектлары да халык өчен эшләргә һәм максималь дәрәҗәдә кулланылырга тиеш. Әлеге спорт комплекслары Универсиада аркасында барлыкка килде, һәм алар безнең халык өчен бүләк булып тора. Шуңа да төркемнәр белән шөгыльләнү өчен шартлар булдырырга кирәк. Халык өчен, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре өчен бирелгән түләүсез вакыт коммерцияле төркемнәр белән алмашынырга тиеш түгел. Шундый һәр очрак гадәттән тыш хәл буларак кабул ителергә тиеш”, - дип билгеләде Илсур Метшин.