Бу елда кайнар суны соңгы тапкыр 10-12-нче сентябрь көннәрендә бетереп торачаклар.
(KZN.RU, 2-нче сентябрь). Казан җылылык челтәре компаниясе һәм “Казэнерго” МУП кулланучылары өчен кайнар су белән тәэмин итү, шәһәр хакимияте ышандырганча, 1-нче сентябрьгә тулаем торгызылган. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин җиткерде. Аның сүзләренә караганда, кайнар суны туктатып тору белән бәйле булган пландагы барлык эшләр дә башкарылган. Зарарланган урыннар һәм авария очраклары белән бәйле булган очракларда гына суны туктатып тору булырга мөмкин.
Шуның белән беррәттән, 10-сыннан алып 12-нче сентябрьгә кадәр, җылылык сезоны башланырга күпмедер вакыт калганда казанлылар өчен бу елда соңгы тапкыр кайнар суны бетереп торачаклар. Әлеге көннәрдә “Казан җылылык челтәре компаниясе” магистраль җылылык җибәрү һәм тарату челтәрләренә соңгы гидравлик тәҗрибәләр ясаячак. “Бу кирәкле гамәл, шуның белән бәйле рәвештә кайнар су 1903 күпфатирлы йортта, 184 балалар бакчасында, 93 хастаханәдә булмаячак. Исегезгә төшерәбез, әлеге эш ел саен үткәрелә”, - дип билгеләде Искәндәр Гыйниятуллин.
Опрессовкалар тәмамланганнан соң, аерым урыннарда, мөгаен, табылган җитешсезлекләрне бетерер өчен вакыт кирәк булачак, шуннан соң җылылык челтәрләрен һәм үзәк җылылык системаларын тутыру башлана.
Тулаем алганда, комитет рәисе сүзләренә караганда, бүгенге көндә җылылык бирү сезонына торак йортларның 93% һәм социаль өлкәгә караган объектларның 95% әзер. Шулай ук җылылык бирү сезоны алдыннан “Казэнерго” МУП 125 муниципаль пар казаннары бинасын әзерләп бетерде, предприятие хезмәткәрләре тарафыннан 9 км җылылык челтәрләре салынган, 7 пар казаны бинасына реконструкция ясалган. Пар казаннары бинасына опрессовканы “Казэнерго” белгечләре бу елгы җәйдә ясадылар.
“10 ведомствоволы сезонлы пар казаннары бинасының әзерлеге 71%-ны тәшкил итә. Предприятие җитәкчеләре җылылык бирү сезоны вакытында башланачак дип ышандырдылар. Барлык кулланучылар, идарәче компанияләр, торак-төзелеш кооперативлары, торак милекчеләре ширкәтләре, бюджет өлкәсендәге оешмаларга җылылык бирү сезоны башлануга кадәр системаларның техник әзерлеген тәэмин итәргә, бурычларны ябарга кирәк, шул очракта гына җылылык җибәрү өчен нарядлар алып булачак. Җылылык бирү процессы үзе катгый контроль астына алыначак”, - дип билгеләде Искәндәр Гыйниятуллин.
“Бөтен эшләрнең дә вакытында төгәлләнүе сөендерә. Берәр төрле сораулар кала торган йортлар булса, һәрбер факт турында хәбәр итүегезне сорыйм. Кызганычка, финал опрессовкаларсыз без булдыра алмыйбыз. Балалар бакчалары, мәктәп, хастаханәләр кебек социаль учреждениеләрне җылылык бирү сезонына әзерләүгә аерым игътибар юнәлтергә кирәк”, - дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин.