(KZN.RU, 2-нче сентябрь) Бүген Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов Казанга эш визиты кысаларында Казан федераль университетының IT- лицеенда булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы вице-премьеры вазифаларын башкаручы – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов озата йөрде.
IT-лицей-интернат – 7-11 сыйныфта укучы сәләтле балалар өчен табигый фәннәрне (математика, физика, химия, биология, шулай ук информатиканы) тирәнтен өйрәнүле махсуслаштырылган мәктәп. Ул 2012 елның 1 сентябрендә Универсиада авылы территориясендә ачылган иде. Беренче елны 129 малай җыелды. Быел исә лицеистлар рәтенә тагын 68 укучы өстәлгән.
Лицейда 34 укытучы, шул исәптән Казан федераль университеты хезмәткәрләре дә эшли. Алар составында 2 профессор, 3 доцент, 3 фәннәр кандитаты, 6 аспирант, 4 югары квалификацияле категория педагогы, 3 педагогка “Безнең иң яхшы укытучыбыз” һәм “Безнең яңа укытучыбыз” гранты бирелгән. Алар бар да Educare Сингапур компаниясендә Татарстан Республикасы укытучылары өчен методик тренинг узган.
Уку елы дәвамында барлык укучылар да лицей-интернат территориясендә яшиләр. Уку елы гадәттәгечә дүрт чиреккә бүленгән. Уку атнасы 6 көннән тора, 1 ял көне. Көннең беренче яртысында студентлар дәресләрдә булалар. Икенче яртысында сыйныфтан тыш шөгыльләнәләр – төрле түгәрәкләр, фәнни проектлар эшләү, спорт күнегүләре, уеннар һәм өйгә бирелгән эшләрне әзерләү.
12 кешелек сыйныфлар укытучыга һәр студент белән аерым-аерым эшләргә мөмкинлек бирә.
IT-лицей уку бинасы һәм интернат бинасы комплексыннан гыйбарәт. Мәктәпнең гомуми мәйданы – 11240 кв.м.
Бүген IT-лицейда Игорь Шуваловка инглиз телендә Educare Сингапур компаниясенең мәгарифне модернизацияләү программасын тәкъдим иттеләр. Бу программа буенча Татарстанда мәгълүмат-методик үзәкләр төзелгән инде, алар өчен Сингапурда республикадан 388 белгеч әзерләнгән. Быелгы уку елында бу белгечләр 10800 Татарстан укытучысын өйрәтәчәкләр, барысы 33 мең укытучыны укытырга кирәк әле.
Игорь Шувалов канәгатьлек белән билгеләп үткәнчә, Educare программасы белән A-level, IВ халыкара стандартларын гамәлгә кертү карала.
Шулай ук Игорь Шуваловка инглиз теле укытучыларының квалификациясен арттыру программасы да тәкъдир ителде, ул EF School компаниясе белән берлектә гамәлгә ашырыла.
”Татарстанда яшәүче һәркем, милләтенә карамастан, татарча сөйләшергә тиеш, - дип ассызыклады Игорь Шувалов. - Славян, төрки һәм инглиз – бу бит зур байлык!”
Беренче вице-премьерга Татарстанда халыкара мәктәп булдыру планнары турында сөйләделәр. Игорь Шувалов IB халыкара программасы буенча укучылар шулай ук БДИнең милли стандартын да тапшырырга тиеш, дип ассызыклады, дип хәбәр ТР Президентының матбугат хезмәте.