(KZN.RU, 2-нче сентябрь). Көзен Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре эше оештырылачак. 7-нче сентябрьдән башлап авыл хуҗалыгы продукциясен мөмкин булган кадәр түбән бәяләрдән сатып алу мөмкинлеге булачак. Бу хакта бүген шәһәрнең Башкарма комитетындагы аппарат киңәшмәсендә билгеле булды.
Икътисади үсеш комитеты рәисенең урынбасары Татьяна Волынская шуны хәбәр итте, быел сәүдә итүнең форматы үзгәрәчәк. “Быел ярминкә сәүдәсен оештыру өчен төп мәйданчык булып Агросәнәгать паркы территориясе булачак. Биредә беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсе 7-нче сентябрь көнне япма һәм зур үсеш алган матди-техник базалы махсус мәйданчыкта оештырылачак”, - дип билгеләде Татьяна Волынская.
Ерактагы районнарда яшәүчеләр өчен 21-нче сентябрьдән эшли башлаячак тагын 3 мәйданчык эше оештырыла. Авиатөзелеш районында ярминкәләр 123-нче номерлы профессиональ лицей каршында узачак, Яңа Савин районында – районкүләм күпләп һәм берәмләп сату базары янында, Дәрвишләр бистәсендә - Липатов урамында.
Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков сүзләренә караганда, Агросәнәгать паркына кадәр 3 автобус маршрутында барып җитеп була, алар паркны “Горки” һәм “Җиңү проспекты” метро станцияләре белән тоташтыра. Моннан тыш, 350 метр аралыкта булган “Фәйзи урамы” тукталышы аша автобус һәм трамвай маршрутлары уза.
“Ярминкәләр үз эшен башлагач, тоткарлыклар булмасын өчен барын да эшләргә кирәк. Агросәнәгать паркы республика бюджетыннан менә дигән бүләк, аның аркасында казанлылар ел дәвамында авыл хуҗалыгы продукциясе сатып ала ала”, - дип билгеләде Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин.