(KZN.RU, 24-нче июнь). Казанда быел соңгы 5 ел эчендә беренче мәртәбә халыкны диспансеризацияләү узачак. Расланган план буенча 65 мең медицина каравы үткәреләчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов хәбәр итте.
21 яшьтән алып 99 яшькә кадәр халыкны тикшерүне үз эченә алган диспансеризация шәһәрнең 27 поликлиникасында узачак. “Табибларның периодик рәвештә каравы 3 елга бер тапкыр булачак. Яшь ягыннан 3 ел саен булачак дигән сүз, мисалга, 21 яшьтә, 24 яшьтә, 27 яшьтә, 30-да һәм алга таба”, - дип аңлатты Р.Әхмәтов. Аның сүзләренә караганда, һәр яшь үзенчәлегенә төрле тикшерүләр күләме хас. Яшьрәкләре флюорография, электрокардиограмма һәм билгеле анализлар тапшыра. 40-тан соң булганнар өстәмә анализлар тапшыра. Шулай итеп, хатын-кызлар маммография, ә ир-атлар ПСА тест узачак.
Диспансеризация ике этапта башкарыла. Беренчесе – скрининг – вакытында саналып киткән тикшерүләр булачак. Икенче этапта ачыкланган төрле авырулардан соң, сәламәтлек ягыннан төркемне билгеләп, пациентларның диспансер күзәтүе өчен поликлиникаларга тар белгечләрне җәлеп итеп дәвалануга җибәрәчәкләр.
Рамил Әхмәтов диспансеризация тикшерү методы буларак шактый нәтиҗәле саналуын да билгеләп үтте. “Узган елда без 25 мең кешене карап, 4,5 мең авыру ачыкладык. Шуларның 20%-ы – шикәр диабеты, симерү, гипертоник авыру, туберкулез, глаукома, онкологик авырулар, үпкәләрнең төрле авырулары кебек җитди авырулар”, - дип билгеләде ул.
Казан Мэры Илсур Метшин, үз чиратында, диспансеризацияләү турындагы мәгълүматны халыкка җиткерү кирәклеген билгеләде. “Мөмкин булган кадәр кешеләргә нинди тикшерүләр узачагы, кабул итү графигы турында хәбәр җиткерергә кирәк, поликлиникаларда чират булмасын”, - диде шәһәр башлыгы.
“Шәһәрдә тормышка тормышка ашырылырга торган программаларның ахыргы максаты бер – шәһәр халкының тормыш сыйфатын үстерү. Әмма тормыш сыйфатының төп факторларының берсе – сәламәтлек торышы. “Сәламәтлек бишьеллыгы” кысаларында шундый бурыч куеп без тормышның дәвамлылыгы өчен көрәшәбез. Мондый профилактик тикшерүләр шактый мөһим”, - дип нәтиҗә ясады И.Метшин.