41 фатирда төтен чыгару системалары һәм җилләтү каналлары ремонтланганнан соң газ бирү торгызылган. Эшләр газ белән җылыту колонкалары булган күпфатирлы йортларда башкарылды. Мондый йортлардагы җитешсезлекләрне подряд оешмалары заманча идарә системалары ярдәмендә ачыклый. Хәзерге вакытта ачыкланган җитешсезлекләр аркасында 53 йортта газ бирү туктатылган. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.
Газ белән җылыту колонкалары булган йортларда төтен чыгару һәм җилләтү системаларының төзексезлеге проблемасы Казан өчен генә түгел, ә бөтен ил буенча да көнүзәк. Төтенне бетерү системасы төзек булмаган очракта газ әсбапларын куллану катгый тыела. Бу саф һава агымы булмау аркасында хасил була торган ис газы белән агулану белән яный. Проблеманы хәл итү өчен ачыкланган җитешсезлекләрне бетерергә һәм газ әсбаплары булган бинага һава агымын тәэмин итәргә кирәк.
Очракларны булдырмау өчен Казанда мондый системаларны төзәтү күпфатирлы йортларга капиталь ремонт белән берлектә башкарылачак.
«Бу җитди проблема. Без йортларны һәм ишегалларын күзәтеп йөргәндә, кешеләр безнең янга килеп ачуларын белдерә. Әмма шул ук вакытта бу аларның иминлеге икәнен аңлыйлар. Йортлар агач тәрәзә ярыклары аша табигый һава агымы кергән йорт өлгеләре буенча төзелгән. Хәзер пластик тәрәзәләр урнаштырылган, җылырак, әмма шуңа күрә мондый йортлар һәм подъездлар куркыныч зонасында. 53 йорт буенча карар бар, әмма куркыныч зонасында тагы 2 меңнән артык йорт көтеп тора», — дип шәрехләде Казан мэры Илсур Метшин.
Әлеге проблеманы тулысынча хәл итү өчен шәһәр Башкарма комитеты берничә вариант әзерләгән, алар республика җитәкчелегенә юнәлдерелгән. Хәзер аларны эшкәртү бара. «Идарәче оешмалар шулай ук фатирларда ремонт эшләре алып баралар», — дип өстәде Искәндәр Гыйниятуллин.