Казан Ратушасында Казан шәһәре Думасының XXXIX сессиясендә Казанның 2030 елга кадәр тотрыклы үсеше стратегиясе кабул ителде. Документка республика территориясендә икенчел чималны эшкәртү буенча җитештерү кластеры булдыру турында тәкъдим кертелде. Аны Казан мэры Илсур Метшин хуплады. Ул билгеләп үткәнчә, зур транспорт җилкәсе (товарны ташучыга төяп җибәрү пунктыннан алып алучыга бушату пунктына кадәр ара) аркасында икенчел чималның берничә фракциясен генә эшкәртү коммерция ягыннан отышлы. Шуңа күрә республика территориясендә үзебезнең җитештерү кластерын булдыру мөһим.
«Без Татарстан республикасы рәисенең сайлау алды штабына төбәк операторы белән бергә икенчел материалларны эшкәртү буенча кластер төзүне программага кертүне сорап мөрәҗәгать итәчәкбез. Бу проблема республиканың һәр кешесенә кагыла, чөнки без таркалмый торган гаять зур чүплекләр төзибез. Республика рәисе безнең башлангычны хуплар дип өметләнәбез», – диде Казан мэры.
«Казанның тотрыклы үсеше стратегиясе» проекты җитәкчесе, «KOMANDA» агентлыгы директоры Валерия Маршалова билгеләп үткәнчә, стратегиянең мөһим бурычы икенчел чимал күләмен арттыру, ул, башка төбәкләргә чыгарылмыйча гына, республика чикләрендә эшкәртеләчәк. Төбәк эчендә эшкәртү икътисади яктан отышлы, ул акчаларны территория эчендә калдырырга һәм аларны алга таба үстерүгә инвестицияләргә мөмкинлек бирәчәк.
«Әгәр без экологик җаваплы төбәк булырга телибез икән, безгә калдыкларны эшкәртү буенча тулы кыйммәтле җитештерү кластеры кирәк», – дип ассызыклады ул.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүгенге көндә Казанда берничә экологик флагман проекты гамәлгә ашырылган инде. Алар арасында иң югары экологик нормалар буенча башкарылган Самосырово чүплеген рекультивацияләү һәм процесс эчендә циклик икътисадның уникаль технологиясенә ия булган ләм кырларын рекультивацияләү. Ике проект та бөтен Россия масштабында әһәмиятле проект булып тора.