Бүген Казан Ратушасында Казан шәһәре Думасының XXXIX сессиясендә депутатлар Казанның 2030 елга кадәр тотрыклы үсеше стратегиясен кабул иттеләр. Документ Казан мэры Илсур Метшин кушуы буенча эшләнгән һәм агымдагы вәзгыятьне анализлауны һәм шәһәр тормышының төрле өлкәләре буенча формалаштырылган максатчан күрсәткечләрне үз эченә ала. «Экология иминлеге» бүлеге нигез булып тора. Шулай итеп, стратегия кысаларында чистарту корылмалары белән җиһазландырылган яңгыр суларын 50% ка кадәр арттыру, электробусларны гамәлгә кертү, барлыкка килә торган калдыклар күләмен киметү, шәһәрне яшелләндерү процентын арттыру һәм җәмәгать транспортыннан файдаланучы шәһәр халкының санын арттыру планлаштырыла. Стратегияне «KOMANDA» агентлыгы директоры Валерия Маршалова тәкъдир итте.
Киләсе ун ел дәвамында шәһәрне яшелләндерү процентын 32,7% тан 39% ка кадәр арттыру планлаштырыла
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, шәһәр үсешенең Һәр сайланган циклында халык мәнфәгатьләренә туры килә торган көнүзәк бурычлар һәм максатлар куела, алар Казанны үзгәртә һәм тормыш сыйфатын яхшырта торган стандартлар билгели.
«Без төзекләндерү программасын зур булмаган адымнардан башладык, башта Архитектура академиясе белән берлектә ике скверны үзгәртеп кордык. Диплом проектлары өстендә эшләүче чыгарылыш сыйныф укучылары һәм өлкән курс студентлары белән бергә без беренче ишегаллары һәм зур булмаган скверлар планын эшләдек. Әлеге теләк соңыннан республика һәм федераль программалар өчен нигез булды. Бүген без сезнең белән яңа экологик штанга күтәрәбез», – дип билгеләде Казан мэры.
Шәһәрләрнең тотрыклы үсеше темасы яңа түгел, әмма бу өлкәдә белгечләр аз. Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, шәһәрнең иминлеге нәкъ менә алардан тора.
«Эш һәр өлкә буенча аерым барды, әмма безнең көчләрне бер куәтле көчкә берләштерергә вакыт җитте, ул безне экология иминлегенә алып барачак. Без гамәлгә ашырган барлык проектлар да кешеләр ярдәме белән уңышлы булды, бу безгә бергә эшләргә һәм гамәлгә ашыру өчен ресурслар, финанслау һәм мөмкинлекләр табарга мөмкинлек бирде. Артка борылып караганда, безнең күпмегә ирешкәнебезне аңлыйсың», — диде Казан мэры.
Стратегияне төзү барышында 7 шәһәр командасы төзелде, аларга төрле бергәлекләрнең, бизнесның, фәннең һәм хакимиятнең йөздән артык вәкиле керде. Үткәрелгән 90 тирән интервью, 30 стратегик сессия һәм ике массакүләм онлайн-сораштыру нәтиҗәсендә агымдагы вәзгыятькә анализ һәм экология, җәмгыять һәм икътисад өлкәләрендәге максатчан күрсәткечләрне үз эченә алган йомгаклау документы төзелде.
Казан бүген шәһәр мохите сыйфаты һәм цифрлаштыру дәрәҗәсе буенча Россиядә өченче урында тора, ә шәһәрдә уртача гомер озынлыгы 76,5 ел тәшкил итә, дип билгеләп үтте Валерия Маршалова.
Ул ассызыклаганча, стратегиянең максаты – Казанда яшәүчеләр, бизнес һәм иҗтимагый институтлар өчен уңайлы шартлар тудыру, шул ук вакытта әйләнә-тирә мохитне һәм табигать ресурсларын саклап калу.
Стратегиянең төп аспектларының берсе «Экология иминлеге» бүлеге булды. Соңгы 20 елда Казанда 822 мең агач утыртылган, 56 парк төзекләндерелгән, 54 яңа парк һәм сквер төзелгән. Яңа стратегия кысаларында шәһәрне яшелләндерү процентын киләсе ун ел дәвамында 32,7% тан 39% ка кадәр арттыру планлаштырыла.
2030 елга икенчел чимал кабул итү нокталары ике мәртәбә арттырылачак
Шәһәрлеләрне сораштыру стратегиясен эшләүчеләр үткәргән мәгълүматларга караганда, казанлыларның 55% ы шәһәрнең экология иминлегенә шәхси өлеш кертүләрен мөһим дип саный, ләкин бары тик 20% ы гына шәһәрнең экология торышын саклау буенча чаралар күрә. 2030 елга шәһәр халкының һәм бизнес вәкилләренең 40% ы даими рәвештә чүп-чарны аерып торсын өчен, хәзер үк халыкны һәм бизнесны экологик көн тәртибенә, аерым алганда, калдыкларны аерым җыю темасына актив җәлеп итәргә кирәк.
2005 елда көнгә 550 тоннадан бүгенге көндә 1500-1800 тоннага кадәр арткан чүп-чар күләме арту сәбәпле, стратегия бер кешегә калдыкларны киметүгә юнәлдерелгән. Хәзер һәр кеше елына 434 кг калдык җитештерә. Белгечләр билгеләп үткәнчә, чүпнең 42% ын эшкәртеп була, ә тагын 30% ын компостлаштыру өчен яраклы азык-төлек калдыклары тәшкил итә. Хәзерге вакытта каты коммуналь калдыкларның 5,1% ы гына эшкәртүгә җибәрелә.
Эшкәртү дәрәҗәсен арттыру өчен 2030 елга икенчел чимал кабул итү нокталары санын ике мәртәбә арттыру планлаштырыла. Казанда «ПЖКХ» төбәк операторы тарафыннан икенчел материаллар җыю өчен 2005 челтәр урнаштырылган һәм чүп-чарны 30-40 төргә аеру өчен ике нокта ачылган.
«Без калдыкларны сортларга аеру, энергияне сак тоту һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә күп көч куйсак та, агымдагы эшләрнең торышы яхшы түгел. Каты коммуналь калдыкларны файдалы кулланагу җибәрү дәрәҗәсе нибары 10-11% тәшкил итә, шул ук вакытта без бу мәсьәләдә лидерлар булып саналабыз. Икенчел чимал өлеше 5,1% кына тәшкил итә. Без әле һаман да ресурсларга карата вәхшиләрчә кыланабыз. Бу кечкенә саннар безнең нәтиҗәсезлегебезне күрсәтә. Әмма бу эшнең башы гына әле. Хәзерге вакытта без үз алдыбызга төгәл күрсәткечләр һәм максатлар куябыз», – дип өстәде Казан мэры.
2030 елга халыкның 45% җәмәгать транспортына күчәчәк
Стратегия шулай ук атмосферага чыгарып ташлауларны киметү һәм әйләнә-тирә мохиткә һәм кеше сәламәтлегенә йогынтыны киметү чараларын да үз эченә ала. Биредә һава сыйфатына аерым игътибар бирелә. Хәзерге вакытта барлык чыгарылмаларның 70% ы автомобиль транспортына туры килә. Бу Казанда 485 мең автомобиль җитештергән 40 мең тонна зарарлы матдә.
Валерия Маршалова җәмәгать транспортын яхшырту буенча эш газ-моторлы автобуслар һәм электробуслар кертү хисабына дәвам ителергә тиешлеген билгеләп үтте. Хәзерге вакытта 600дән артык шәһәр автобусының 330ы газ-мотор ягулыгында эшли. Шул рәвешле, җәмәгать транспортының 67% ы экологик, әмма дизель автобуслары да кала. Моннан тыш, светофорларның автоматлаштырылган системасы белән эш алып барыла, ул бөкеләр һәм транспортның озак тукталышлары вакытында углекислоталы газ күләмен киметергә мөмкинлек бирәчәк.
«Безнең бурыч — автомобильчеләрне җәмәгать транспортына күчеп утырырга стимуллаштыру, аннан файдаланучы шәһәр халкының өлешен 30% тан 45% ка кадәр арттыру. Моның өчен без җәмәгать транспортын уңайлы һәм яраклы итүне дәвам итәчәкбез», – дип өстәде «Казанның тотрыклы үсеше стратегиясе» проекты җитәкчесе.
Моннан тыш, стратегия Иделнең һәм Казансуның чисталыгын тәэмин итү өчен яңгыр суларын чистарту дәрәҗәсен 50% ка кадәр арттыру, шулай ук шәһәр халкында экологик фикерләүне үстерү бурычын куя. Моның өчен шактый кертемнәр кирәк булачак, дип билгеләде Валерия Маршалова.
Казанның яшеллеген ныгыту
Шулай ук үсеш стратегиясе шәһәрдә яшел мохит һәм архитектура үсешен күздә тота. РФ Төзелеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән «яшел» сертификатлы йортлар санын арттыру планлаштырыла. Мондый юнәлеш икътисадый яктан отышлы, һәм төзүчеләр яшел территорияле торак комплекслар төзү белән кызыксыначак.
«Тикшеренүләр күрсәткәнчә, парклардан ерак түгел яшәүче кешеләр үзләрен яхшырак хис итә һәм активрак тормыш рәвеше алып бара», – дип билгеләде Валерия Маршалова.
Ул шулай ук шәһәрләрнең тотрыклы үсеше өчен яңартулар куллану кирәк, дип өстәде. 2030 елга әйләнә-тирә мохиткә һәм кеше сәламәтлегенә тискәре йогынтыны киметүгә ярдәм итәчәк ким дигәндә 15 яңа чишелеш кертү планлаштырыла.
Соңгы 20 елда парк зоналарының мәйданы 500 гектарга кадәр артты, ә хәзер шәһәрнең төрле районнарындагы яшел зоналарны тоташтырачак бердәм шәһәр экологиясе каркасын булдыру бурычы тора.
«Экология мәсьәләсендә үзегездән, гаиләләрегездән, туганнарыгыздан, якыннарыгыздан һәм дусларыгыздан башларга кирәк. Бу кечкенә тырышлыклар, су тамчылары кебек, чишмәләргә берләшеп, матур һәм экологик чиста Казан океанына әверелергә мөмкин», — дип тәмамлады сүзен Илсур Метшин.