2024 елда Татарстан башкаласында 19 мең 594 бала тууы теркәлгән – бу 2023 ел белән чагыштырганда 1,5% ка күбрәк. Казан Идел буе федераль округында туучылар санының уңай динамикасын саклаучы бердәнбер миллионлы шәһәр булып кала. Шул ук вакытта үлем турында рәсмиләштерелгән актлар саны 14 мең 188 тәшкил иткән. 2023 ел белән чагыштырганда күрсәткеч 8,3% ка арткан. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә ГХАТ идарәсе башлыгы Елена Студеникина хәбәр итте.
«Балалар учреждениеләре санының артуы турыдан-туры демографик вәзгыять һәм күпьеллык беби-бум белән бәйле. Мәктәп укучылары санының иң югары ноктасына, кызганычка каршы, без инде бер ел-ел ярымнан соң ирешәчәкбез. Аннары көчле үсеш бары тик уңай миграция хисабына гына мөмкин булачак. Әмма беби-бум иң югары ноктасында диярлек, – дип ассызыклады шәһәр мэры Илсур Метшин. – Бер балалы һәм ике балалы гаиләләр арасында 50 гә 50 нисбәткә җиткәч, без сөенә идек. Бүгенге көнгә инде 56,6% гаилә – ике балалы, 17% – өч һәм 7% – дүрт, биш һәм аннан да күбрәк балалы».
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, күп балалы гаиләләр саны арта. Шул ук вакытта шәһәр халкы арта. «Табигый үсештән тыш миграция үсеше дә бар. Гади һәм ачык мисал: безгә белгечләр күченеп килә. Һәм бу бөтенләй көтелмәгән, кинәт килеп туган хәл түгел – без үзебезгә кешеләр, белгечләр яхшырак булсын өчен магнит шәһәр булу бурычын куйдык. Без югары белем бирү системасыннан башладык», – дип игътибар итте мэр.
Бүгенге көндә Казанның уку йортларында абитуриентларның 37-38% ы Татарстанга башка регионнардан һәм илләрдән килгән. «Мәгариф министрлыгы зур һәм җентекле эшне дәвам итә, ә без шәһәр җәлеп итүчән булсын һәм күбрәк кеше Казанны яшәү урыны итеп сайласын өчен барысын да эшлибез», – дип йомгаклады Илсур Метшин.
Елена Студеникина сүзләренчә, узган ел 10 мең 160 малай һәм 9 мең 434 кыз туган. Шушы вакыт эчендә 209 гаиләдә игезәкләр, бер гаиләдә өч игез дөньяга килгән.
Аналарның 80% тан артыгы туу турында таныклыкны турыдан-туры бала тудыру йортында алганнар. Сабыйны теркәүне «Бала туу» суперсервисы ярдәмендә ГХАТ органнарына шәхсән кермичә дә башкарып була. 2024 елда аның аша меңнән артык яңа туган бала өчен документлар рәсмиләштерелгән.
«Суперсервис балага туу һәм яшәү урыны буенча теркәлү турында таныклык, СНИЛС, медицина полисы, ИНН алу өчен бер генә электрон гариза бирергә мөмкинлек бирә. Алар электрон рәвештә һәрбер ата-ананың шәхси кабинетына килә. Суперсервис барлык тиешле пособиеләр турында үзе хәбәр итә һәм онлайн түләүләргә гариза бирергә мөмкинлек бирә», – дип аңлатты докладчы.
Теркәлгән балалар арасында гаиләдә беренче балалар 43,4% тәшкил иткән. Тагын 32,9% икенче, 16,9% – өченче, 6,8% – дүртенче һәм аннан соңгы бала.
2024 елда казанлылар балаларына ешрак Тимур, Кәрим, Матвей, Марк, Эмилия, Ясминә, София, Айлин исемнәре кушканнар. Иң сирәк исемнәр булып Альтаир, Галиәсгар, Гедеон, Ерофей, Легендар, Ангелика, Зәйнәп, Мишель, Рафаэлла, Славяна, Эйла санала.
Елена Студеникина искә төшергәнчә, туганнарны чакырып, исем кушу тантанасын бала тудыру йортыннан чыкканнан соң да, ГХАТнең барлык бүлекләрендә үткәрергә мөмкин. Ел башыннан 200 дән артык гаилә тантаналы шартларда тууны теркәү турында таныклык алырга теләк белдерде. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларын чыгаруга аерым игътибар бирелә: һәр тантана өчен аерым сценарий әзерлиләр.
«2025 елда гаилә институтына ярдәм итү, аны яклау һәм ныгыту мәсьәләләре алга таба да дәүләт гаилә сәясәте үзәге булып калачак, һәм шәһәрнең ГХАТ идарәсе гаилә, бала табу һәм балалар тәрбияләү институтының кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән чаралар үткәрүне дәвам итәчәк», – дип йомгаклады докладчы.