Бүген Казан Ратушасында мэр Илсур Метшин Берләшкән Милләтләр Оешмасы генераль сәркатибе Антониу Гутерриш белән очрашты. Кунакка XIX гасыр бинасы буйлап экскурсия уздырдылар, шәһәрнең тарихы һәм аның изге урыннары турында сөйләделәр. Антониу Гутерриш үз чиратында БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары ассоциациясе президиумын һәм рәисен БМО утырышларының берсендә катнашырга чакырды.
«Без сезне тарихи бинада, Ратушада күрүебезгә бик шатбыз. Сезне кабул итү безнең өчен зур мәртәбә. Дөнья муниципалитетлары сезне безнең хәрәкәткә ярдәм итүче зур дус буларак беләләр. Сез барыбызны да берләштерәсез һәм кешеләрне яратып эшлисез», — диде Илсур Метшин. Антониу Гутерриш җавап итеп мэрга рус телендә рәхмәт белдерде.
БМО генераль сәркатибенә Ратуша бинасын мирзалар җыелышы өчен 1854 елда торгызулары турында сөйләделәр, ә совет чорында биредә республиканың Югары Совет утырышлары узган, Офицерлар йорты урнашкан. 1997 елда корылманы Казан Ратушасына тапшырганнар. Хәзер анда шәһәр Думасы депутатлары җыела, күргәзмәләр, хәйрия концертлары һәм балалар өчен яңа ел тамашалары үткәрелә.
Илсур Метшин Антониу Гутерришка Казан Изге Ана иконасы тарихын сөйләде. Күп кенә тикшеренүчеләр фикеренчә, русларның төп изге урыннарының берсе Казанда 1552 яки 1553 елда барлыкка килгән. 1579 елның июнендә шәһәрнең бер өлешен юкка чыгарган янгын нәтиҗәсендә икона югала. Риваять буенча, тугыз яшьлек Матрона кызның төшенә Богородица керә, ул изге урынын күрсәтә. Иконаны якынча метр ярым тирәнлектә тапканнар. Табылу урынында патша Иоанн Грозный карары белән Богородица хатын-кызлар монастыре (хәзерге Казан Богородица монастыре) төзелә.
Антониу Гутерриш Илсур Метшинны БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары ассоциациясе рәисе буларак һәм аның президиумын БМО утырышларының берсендә катнашырга чакырды. Исегезгә төшерәбез, Ассоциацияне Казанда июнь аенда гамәлгә куйдылар. Берләшмә оешкан вакытта аның рәисе буларак Илсур Метшин сайланды.
2019 елдан мэр шулай ук БМОның җирле үзидарә мәсьәләләре буенча консультатив комитетын (UNACLA) җитәкли. 2022 елда ул икенче срокка сайланды — аның рәислеге 2026 елга кадәр дәвам итәчәк. Берләшмә бөтен дөнья буйлап 323 мең муниципалитет, мегаполис һәм төбәк мәнфәгатьләрен яклый.
Исегезгә төшерәбез, Антониу Гутерриш Казанга 23 октябрьдә БРИКС саммитында катнашу өчен килде. Халыкара аэропортта аны ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Илсур Метшин сәламләде.
Шәһәргә сәфәренең беренче көнендә Казан кунагы БРИКС саммиты кысаларында ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында узган чарада катнашты. БМО генераль сәркатибе үзенең чыгышында Татарстан башкаласында булу турында күптән хыялланганын белдерде.
Кичә Антониу Гутерриш Россия президенты Владимир Путин үткәргән «аутрич»/«БРИКС плюс» форматындагы пленар утырышта чыгыш ясады. Анда БМО генераль сәркатибе билгеләп үткәнчә, Бөтендөнья оешмасы БРИКС берләшүенә ышана, чөнки ул экология, тигезсезлек, ярлылык, ачлык һәм башка чакырулар белән бәйле проблемаларны хәл итүдә мөһим роль уйнарга мөмкин. Шулай ук саммитның йомгаклау көнендә Владимир Путин һәм Антониу Гутерришның ябык очрашуы булды.
БРИКС саммиты Казанда 22—24 октябрьдә узды. Шәһәр 30 дан артык ил һәм алты халыкара оешма вәкилләрен кабул итте. Саммитның икенче көнендә киңәйтелгән составтагы утырышта Казан декларациясе кабул ителде. Анда дөньядагы хәлләрнең торышына гомуми бәя, берләшмәдә Россия рәислеге нәтиҗәләре, шулай ук озак вакытлы перспективага үзара хезмәттәшлек юнәлешләре билгеләнгән. Документны БМОда тарату планлаштырыла.