Казанның Мактау китабына ICL – Казан исәпләү системалары җитештерү берләшмәсе, «Казаньгоргаз» оешмалары, «АК Барс» банкы ГАҖ директорлар советы рәисе, «Связьинвестнефтехим» АҖ генераль директоры Валерий Сорокин һәм директорның беренче урынбасары – ТР башкаласын үстерү институтының баш шәһәр төзүчесе Татьяна Прокофьева кертеләчәк. Бертавыштан кабул ителгән тәкъдимне бүген Казан шәһәре Думасы Президиумы утырышында Ратушада тәкъдим иттеләр.
«Барлык тәкъдим ителгән кандидатуралар, һичшиксез, иң югары бәягә лаек. Алар шәһәр үсешенә зур өлеш керттеләр: икътисад, сәнәгать, архитектура», – дип билгеләде мэр Илсур Метшин.
Россиянең иң эре ИТ-ширкәтләренең берсе ICL идарә итүнең һәм телекоммуникацияләрнең комплекслы системаларын проектлау һәм гамәлгә кертү, мәгълүматны саклау, программа белән тәэмин итү һәм төрле билгеләнештәге компьютерлар җитештерү буенча махсуслаша, аның үзенең фәнни, корылма һәм җитештерү базалары бар.
1991 елда нигезләнгән оешма Astra Linux операцион системасы базасында илебез ширкәтләре өчен продуктлар тудыра, шул рәвешле Россиядә импортны алмаштыру функциясен үти. ICL компьютер җиһазлары илнең бөтен территориясендә эшли: Калининград өлкәсеннән алып Камчатка төбәгенә кадәр.
Предприятие шәһәр һәм республика проектларына ярдәм итә һәм даими рәвештә хәйрия проектларында катнаша. ICL ИТ-инфраструктуралары Казанда халыкара вакыйгалар: җәйге Универсиада, футбол буенча дөнья чемпионаты, «Киләчәк Уеннары» халыкара мультиспорт турниры вакытында гамәлгә ашырылды.
«Казаньгоргаз» ҖЧҖ 1954 елда оешкан, быел ул 70 еллыгын бәйрәм итә.
Бүгенге көндә компаниядә 1 меңнән артык хезмәткәр эшли, ә алар җаваплылыгында 400 меңнән артык фатир һәм йорт биләмәсе, 4 мең км газ үткәргеч, 417 газ көйләгеч пункт һәм 1046 шкаф көйләгеч пункт бар.
Оешма белгечләре халыкара вакыйгалар вакытында газ хуҗалыгы системаларын төзегәннәр һәм төзекләндергәннәр, шулай ук мөһим шәһәр объектлары: Суворов училищесы, ТР Юстиция министрлыгы, «Каенлык» торак комплексы һәм башка объектларның газ колонкаларын файдалануга тапшырганнар. 2021 елдан РФ Президенты йөкләмәсе буенча ширкәт газны җир кишәрлеге чикләренә кадәр гражданнарның акчаларын җәлеп итмичә үткәрә. Бүгенге көндә Казанда табигый газ белән газлаштыру дәрәҗәсе 99,98% тәшкил итә.
Шулай ук предприятие коллективы даими рәвештә экологик, хәйрия һәм социаль шәһәр чараларында катнаша.
Татьяна Прокофьеваның хезмәт эшчәнлеге 1986 елда «Казгражданпроект» проект институтында башлана. Команда составында ул микрорайоннарның, шул исәптән «Горки-2» һәм «Азино»ның җентекле планлаштыруын эшләүдә катнашты.
2007 елдан Татьяна Прокофьева мэр киңәшчесе булып эшләгән, ә соңыннан Казанның баш архитекторы вазыйфасына күчкән, аны 2009 елдан 2019 елга кадәр биләгән. Бу вакытта ТР башкаласында паркларны һәм скверларны төзекләндерү программасы башланды, аны алга таба бөтен Россия буенча үстерделәр.
2012 елдан 2019 елга кадәр баш архитектор параллель рәвештә Казанның төп планын, җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен эшләү җитәкчесе була. Бу вазыйфада Татьяна Прокофьева шәһәр мохите эстетикасын Тышкы төзекләндерү һәм шәһәр дизайн чаралары белән күтәрүгә зур өлеш кертте. Бу чорда Казансу һәм Идел елгаларының җәяүле яр буйлары схемасы дә эшләнә.
2022 елдан Татьяна Прокофьева Казанны үстерү институты директорының беренче урынбасары – баш шәһәр төзүчесе булды, аны төзүне тикшергән һәм планлаштырган. Ике ел эшләү дәверендә катлаулы һәм ашыгыч шәһәр бурычларын хәл итүче, стратегик шәһәр төзелеше чишелешләрен тәкъдим итүче профессиональ коллектив формалаштырылды.
Тагын бер кандидат Валерий Сорокин булды. 2003 елның апрелендә ул Татарстан Республикасы икътисады өчен стратегик әһәмияткә ия булган «Связьинвестнефтехим» эре холдингын җитәкли. Предприятие республикада инвестиция процессларын стимуллаштыра һәм әһәмиятле икътисадый һәм инфраструктура проектларын гамәлгә ашыра.
Аның көче белән алыштыргысыз финанс механизмы эшләнде, ул Татарстанда коммерцияле ипотека программасын эшләтеп җибәрергә ярдәм итте.
Ә Дәүләт торак фонды белән берлектә социаль ипотеканы кредитлау принципларында гамәлгә ашырыла торган торак төзелеше программасы финансланды. Аны гамәлгә ашыру уртача керемле гаиләләргә торак сатып алу, төзелеш тармагын үстерү, шәһәр мохитенең уңайлылыгын арттыру һәм эш урыннары санын арттыру өчен шартлар тудырды.
Валерий Сорокин ярдәме белән ТР башкаласында Идел буеның иң эре күргәзмә мәйданчыгы – «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге булдырылды, шулай ук Г.Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты төзекләндерелде.
2013 елда ул «АК БАРС» банкы ГАҖ директорлар советы рәисе булды. Валерий Сорокин җитәкчелегендәге учреждение Россиядә финанс хезмәтләрен үстерү буенча федераль программаларда актив катнаша.
Һөнәри эшчәнлектән тыш, «Связьинвестнефтехим» башлыгы иҗтимагый эш белән дә шөгыльләнә. Ул даими нигездә «Волна» балалар-яшүсмерләр мәктәбенә, «УНИКС» баскетбол клубына, «Динамо Казан» хатын-кызлар волейбол клубына, «Динамо-Казан» хоккей клубына, футбол, йөзү һәм туплы хоккей федерацияләренә финанс ярдәме күрсәтә.
Шулай ук 2017 елда аның катнашында ТР башкаласында Казанның тарихы һәм заманчалыгы турында «Шәһәр панорамасы» мультимедиа экспонатлары күргәзмә комплексы булдырылды. Тагын ике елдан соң ул шәхси музейга нигез сала, анда борынгы иконалар, көнкүреш әйберләре һәм алыштыргысыз икона язмалары һәйкәлләре җыйган. Валерий Сорокин шәхсән үзе тарихи эзләнүләр үткәрә һәм фәнни хезмәтләр авторы булып тора.
Бүләкләү тантанасы гадәттәгечә шәһәр һәм республика көнендә, 30 августта узачак.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк «Казанның Мактаулы гражданины» исемен Россия вице-премьеры Марат Хөснуллинга һәм «Горводзеленхоз» тресты МУП идарәчесе Роза Җаббаровага бирергә карар кылганнар иде.