Татарстан башкаласының Меңьеллык мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган традицион парад тәмамланды. Тантаналы чарада 45 парад расчеты составында 2,7 меңнән артык кеше катнашты. Алар иң яхшы 100 суворовчы-барабанчы билгеләгән темп һәм ритм астында тигез адымнар белән мәйдан буйлап уздылар. Шуннан соң тамашачылар сугыш еллары техникасы йөрешен күзәтте. Парад турында тулырак – KZN.RU репортажында.
ТР башкаласы халкы һәм кунаклары Казан Кремле диварлары янында 9:30 сәгатьтә үк җыела башлады. Болытлы, җилле һава торышына һәм хәтта кар явуга карамастан, Җиңү парадын үз күзләре белән күрергә йөзләгән кеше килгән иде.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек 30 нчы апрельдә үк башланды. Бу вакыт эчендә ветераннар, тыл хезмәтчәннәре һәм башка кунаклар өчен 1280 урынга исәпләнгән трибуналар, экраннар һәм 12 метрлы тавыш вышкалары урнаштырылган.
Оештыручылар сүзләренә караганда, үзәк сәхнәне, трибуналарны, тавыш вышкаларын һәм башка өлешләрне монтажлау өчен 17 меңгә якын элемент җыярга туры килгән, ә конструкцияләрнең гомуми авырлыгы 130 мең 457 килограммны тәшкил итә.
10:00 сәгатькә Меңьеллык мәйданына ГАЗ-14 «Чайка» автомобилендә ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов, республиканың дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка хөрмәтле кунаклар килде.
Чара нәкъ 10:00 сәгатьтә башланды. Александр Александровның «Священная война» музыкасы астында өч төп символны – Россия, Татарстан дәүләт флагларын һәм Җиңү байрагын мәйданга Жуков орденлы Кызыл байраклы Казан югары танк командирлар училищесының мактаулы караул ротасы курсантлары Вадим Гусев, Булат Габдрахманов һәм Иван Безпрозванный алып чыкты. Вадим Гусев махсус хәрби операция зонасында күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Бу хакта диктор игълан итте.
Аннары традиция буенча Мәскәүдәге Җиңү парады трансляциясен турыдан-туры күрсәтү оештырылды. Ил башкаласында тантаналы йөреш белән РФ оборона министры Сергей Шойгу җитәкчелек итте.
Россиялеләрне Җиңү көне белән котлап, дәүләт башлыгы: «Бүген без Бөек Ватан сугышында гомерләре өзелгән һәркемнең якты истәлеге алдында баш иябез. Безнең арадан киткән Бөек Ватан сугышы ветераннары, неонацистларның варварларча һөҗүмнәреннән һәм терактлардан һәлак булган тыныч халык истәлеге, неонацизмга каршы көрәштә, Россия өчен гадел сугышта һәлак булган сугышчан иптәшләребез алдында баш иябез», – диде. Ил президенты билгеләп үткәнчә, 9 нчы май – үзгә хис-тойгылар уята, күңел түренә үтеп керә торган көн. Һәр гаиләнең үз геройлары бар, бу көнне аларга карата аерым хөрмәт күрсәтелә, фотографияләр карала, истәлекләр яңартыла.
Соңрак Владимир Путин Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык игълан итте. Исегезгә төшерәбез, Икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышлары елларында Татарстаннан 700 мең кеше Кызыл Армия сафларына алына. Аларның 378 меңе һәлак булган һәм яралардан үлгән, хәбәрсез югалган дип санала. 353 хәрбигә Советлар Союзы Герое исеме бирелә, шуларның 185 е – Татарстанда туган, ә 168 е язмышларын республика белән бәйләгән. 51 кеше – Дан орденының тулы кавалеры.
Ил гимнын ТРның халык артисты Эльмира Кәлимуллина башкарды.
Үзенең котлау сүзләрен Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов та ирештерде. «1945 елның 9 нчы мае күпмилләтле илебез тарихына зур хәрефләр белән язылган. Бу көнне батыр армиябез һәм флотыбыз, ата-бабаларыбыз белән горурланабыз. Бөек Җиңү кайтарып булмаслык зур югалтулар бәрабәренә яуланды. Һәлак булган 27 миллион кеше – йөрәкләрне сыкрата торган коточкыч сан. Планетада тынычлык өчен гомерен биргән һәркемне бүген олы хөрмәт хисе белән искә алабыз», – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов тыл хезмәтчәннәренең Җиңүгә бәяләп бетергесез өлеш кертүен билгеләп үтте. Сугыш елларында республикага 70 тән артык сәнәгать предприятиесе эвакуацияләнә. «Барысы да фронт өчен! Барысы да җиңү өчен!» төп лозунгка әйләнә. «Сугыш чорының барлык авырлыкларына һәм кыенлыкларына карамастан, безнең халык нык торды һәм җиңүгә иреште! Кадерле ветеран-фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре, күрсәткән батырлыгыгыз һәм каһарманлыгыгыз өчен сезгә бүген чын күңелдән рәхмәт әйтәбез. Алдыгызда түбәнчелек белән баш иябез!» – дип ассызыклады төбәк башлыгы.
Республика гимны Эльмира Кәлимуллина башкаруында татар һәм рус телләрендә яңгырады.
Парадны РФ Оборона министрлыгының Казан Суворов хәрби училищесы башлыгы генерал-майор Валерий Миронченко кабул итте. Башта ул Казан гарнизоны гаскәрләренең тантаналы йөрешкә тезелүе турында хисап алды һәм, ветераннарны бәйрәм белән котлаганнан соң, парадның әзерлеге турында ТР рәисенә хәбәр итте.
Традиция буенча Казан гарнизоны хәрби көчләре йөрешен РФ Оборона министрлыгының Казан Суворов хәрби училищесында тәрбияләнүчеләр ачты. Училищеның иң яхшы 100 курсанты составында барабанчылар ротасы 45 парад расчетына темп бирде. Ротаны ТРның халык артисты майор Владимир Ионов җитәкли.
Иң элек мәйдан буйлап сугыш еллары, шул исәптән герой-танкчылар формаларында хәрбиләр узды. Тантаналы чарага Казан гарнизоны хәрбиләре, хәрби училище курсантлары, хәрби кафедралар студентлары, суворовчылар, яшь армиячеләр һәм башка структуралар вәкилләре – барлыгы 2,7 меңнән артык кеше җәлеп ителгән.
Хәрби техника колоннасын майор Иван Дедиков җитәкләде. Мәйданга башта совет хәрби техникасы, алар артыннан заманча бронетранспортерлар чыкты. Бәйрәм кунаклары легендар Т-34, ИС-3 танкларын һәм халыкта «Катюша» дип аталган БМ-13 җайланмасын күзәтә алды.
Шулай ук колонна составында СУ-100 үзйөрешле артиллерия җайланмасы, БТР 80А, БТР 82 һәм БТР 82А бронетранспортерлары, ЗИС-5 йөк автомобиле, МВ-650 мотоциклы һәм РЭМ-КЛ машинасы да бар иде.
Тантаналы чараны ТРның Дәүләт камера хоры һәм Казанның җыелма хоры номерлары дәвам итте. Халык алдында махсус патриотик программа белән РФнең халык артисты Дмитрий Певцов чыгыш ясады.
Бәйрәм хедлайнеры Роберт Рождественскийның «Реквием» шигыреннән өзек укыды. Соңрак аның башкаруында «Вечный огонь» җыры яңгырады, ул театральләштерелгән тамаша белән үрелеп барды.
«Бөек полководец Александр Суворовның шундый сүзләре бар: «без дошманны күралмаганга түгел, Ватаныбызны яратканга сугышабыз». Шуңа күрә дөньяда бөек илебезне саклаучы солдаттан да яхшырак сугышчы булмады, юк һәм булмаячак. Бүген махсус хәрби операция зонасындагы геройларыбыз ата-бабаларының эшен дәвам итә һәм илебезне чираттагы Бөек Җиңүгә якынайта», – диде артист. Ул махсус хәрби операция зонасында катнашучыларга Эльмира Кәлимуллина белән бергә башкарылган «Майский вальс» җырын багышлады.
Меңьеллык мәйданында бәйрәм чарасы традиция буенча «Җиңү көне» җыры белән тәмамланды.
Парад тәмамланганнан соң, кунаклар мәйданда урнашкан хәрби-патриотик күргәзмә белән таныша һәм кыр кухнясын авыз итеп карый алды.
Исегезгә төшерәбез, бүген Меңьеллык мәйданында «Җырлы Казан» проекты кысаларында сәнгать осталары, яшьләр төркемнәре һәм коллективлары, шәһәр җыелма хоры катнашында концерт узачак. Шулай ук бу кичне сәхнәгә кабат Дмитрий Певцов, татар һәм Россия эстрадасы йолдызлары Салават Фәтхетдинов, Илнат Фәрхуллин, Анастасия Макарова, A*Nik & Ignat Izotov төркеме, Казан шәһәр филармониясе артистлары чыгачак. Моннан тыш, көн дәвамында башка мәйданчыкларда да чаралар үткәрү каралган. Тулырак мәгълүматны сылтама буенча белергә мөмкин.