Казан шәһәр Думасының XXVIII сессиясе
вакытында ТР башкаласы мэры Илсур Метшин ТР рәисе Рөстәм Миңнехановка 2025 елны
республикада Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү елы дип игълан итүне
сорап мөрәҗәгать итте. Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу
челтәрләренең күбесе узган гасырның 30-70 нче елларында төзелгән, һәм челтәрләр
70% ка тузган, дип билгеләп үтте ул.
«Киләсе
елны Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү елы дип игълан итүне, ә быел
аны федераль программага үз вакытында кертү өчен проектлар эшләү өлешендә ярдәм
күрсәтүне сорыйбыз», – дип мөрәҗәгать итте Татарстан башлыгына Илсур Метшин.
Мэр
билгеләп үткәнчә, Казанда әле дә агачтан һәм керамикадан торбалар очрый. «Ел
саен тагын 60 км челтәр эштән чыга», – дип өстәде үз доклады барышында
«Водоканал» МУП директоры Андрей Егоров. 2009 елдан бирле «Водоканал»
тарафыннан 1300 километрдан артык хуҗасыз челтәр ачыкланган һәм предприятие
балансына куелган, шуларның 560 километры поселокларда, дип ассызыклады ул.
Ул
хәбәр иткәнчә, аварияләрне бетерү вакытын кыскарту максатыннан «Водоканал» хезмәткәрләре
челтәрләрнең бер өлешен боҗралап алган, яңа бик-көйләгеч арматурасы урнаштырган
һәм оптималь гидравлик режим сайлаганнар. Ел саен челтәрләр ремонтлана, әмма
ремонт эшләре күләме таләп ителгәннән күпкә азрак: предприятиенең акчасы җитми.
Казанның
барлык челтәрләрен капиталь ремонтлау өчен 53 млрд сум кирәк. Ә насос
станцияләрен, су алу җайланмаларын, биналарны һәм корылмаларны
модернизацияләүне исәпкә алганда, сумма 127 млрд сумнан артып китәчәк.
Егоров
2023 елда су белән тәэмин итү челтәрләрендә 1200 авария һәм канализация
челтәрләрендә 204 авария булганын җиткерде. Соңгы биш елда соңгыларының саны
ике тапкыр арткан. Еш кына проблемалар тимер-бетон коллекторлар гөмбәзләренең
җимерелүе аркасында барлыкка килә, бу диаметры 10 метрга кадәр булган туфракның
җимерелүенә китерә. Бүгенге көндә 800 мм диаметрлы коллекторлар нык тузган.
Алар, кагыйдә буларак, юллар һәм тротуарлар астында ята.
«Зарарланган
урыннарда су югалту, туфракның юылуы, утыруы һәм убылган урыннар барлыкка килүе
күзәтелә. Кыш көне юллар һәм тротуарлар су астында кала, юка боз катламы
барлыкка килә», – дип аңлатты Андрей Егоров.
2021
елда федераль дәрәҗәдә «Водоканал»ның яңа тарифлары килештерелде, бу 2028 елга
кадәр 9,5 млрд сумга исәпләнгән инвестиция программасын эшләргә мөмкинлек бирде.
Аңа 53 км озынлыктагы нык авария хәлендәге участокларны реконструкцияләү керә.
Ике ел эчендә шәһәрнең 30 урамында (Ломжа, Толстой, Гадел Кутуй һ.б.) 25 км
гамәлгә ашырылды.
«Шушы
ук программа буенча 2000 мм диаметрлы өченче төньяк коллекторның тузган 5
километрыннан 2 километрында реконструкция тәмамланган. Эшләр Чистай урамы һәм
Ямашев проспекты буенча, шулай ук өлешчә Фатыйх Әмирхан проспекты буенча
башкарылган. КАИ каршындагы участоктагы эшләрне агымдагы елның икенче
кварталында тәмамларга планлаштырабыз», – дип өстәде Андрей Егоров.
«Өстәмә
инвестиция программасы, әлбәттә, проблемаларны чишә алмый. 9 миллиард – яхшы
акча, ләкин соралган күләм буенча бу җитми. «Водоканал»ның инвестиция ресурсы
дөрес һәм сыйфатлы итеп гамәлгә ашырылырга тиеш. Шул ук вакытта безгә федераль
модернизация программасында мөмкинлекләр табарга кирәк. Республика программасын
да эшләргә кирәк – ТР хөкүмәтенә шундый йөкләмә бирдем. Әлеге мәсьәләләргә
әзерләнәчәкбез», – диде республика рәисе.
Ул
шәһәр мэрына Казан керемнәренең билгеле бер өлешен челтәрләрне модернизацияләү
буенча бурычларны хәл итүгә юнәлтергә кушты.
Республика
башлыгына челтәрләрне реконструкцияләү буенча чаралар планы тәкъдим ителде. Ул
этаплап бара. Беренче эш итеп 55 урам (Родина, Арбузов, Декабристлар һ.б.) буенча
магистраль суүткәргечләрдә, шулай ук 45 урам (Несмелов, Танк, Даурия һ.б.)
буенча магистраль коллекторларда эш башкарырга кирәк. Этап 10,65 млрд сумлык 2
меңнән 126 километр челтәрне үз эченә ала, шул исәптән проект документациясен
эшләү өчен 1 млрд сум кирәк булачак.
Камилә
Вилданова