Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановка Казанда объектлар
төзү проектларын тәкъдим иттеләр. Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге
мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышында ТР башкаласы мэры Илсур
Метшин, шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, район администрацияләре
башлыклары һәм башкалар катнашты.
Барлыгы 19 проект каралды. Рөстәм Миңнеханов билгеләп
үткәнчә, алар мәдәни мирас объектларының һәм әйләнә-тирәлекнең кыйммәтле
объектларының саклануын тәэмин итәргә, инде барлыкка килгән тарихи кыяфәтне
бозмаска тиеш.
Беренче проект – Островский урамындагы Казан дәүләт
яшь тамашачы театрын реконструкцияләү. Эшләр ишегалды территориясендә,
фасадларда һәм янкормада башкарылачак. Комиссия әгъзалары проектны хуплады.
Спартак урамындагы «Сувар Плаза» күпфункцияле
комплексы фасадларын реновацияләү проекты да хупланды. Фасадларны яңарту һәм икенчедән
дүртенче катка кадәр офис биналарын булдыру күздә тотыла.
Кави Нәҗми урамындагы «Солнце» мәктәбенең спорт блогы
концепциясенә мәктәп робототехникасы үзәген өстәргә карар кылганнар.
Астрономия урамында торак йорт төзү проекты 21 фатир,
паркинг һәм башка заманча инфраструктураны күздә тота. ТР рәисе, объектны
төзегәндә, сыйфатлы төзелеш материалларын куллануны контрольдә тотарга кушты.
Рөстәм Миңнеханов, Лебедев урамындагы җитештерү
бинасын төзү проектын караганда, төзекләндерелгән җитештерү мәйданчыклары
кирәклеген ассызыклады.
Чехов базарын реконструкцияләү нәтиҗәсендә янкорма һәм
заманча эчке ишегалды барлыкка киләчәк. Әлеге урын заманчалаштырылачак,
ишегалды киңлеге актив кулланылачак.
Шулай ук Подлужная урамында административ бина
(ИТ-үзәк) төзү проекты хуплау алды. Комиссия әгъзалары төсле карарларның ике
вариантын карап чыкты һәм яктырак вариантка тукталды.
Моннан тыш, Подлужная урамында үз парковкасы булган өч
катлы бина төзү күздә тотыла. Беренче катта гомуми туклану объектларын, икенче
һәм өченче катта офис биналарын урнаштыру планлаштырыла. Проектны эшләп
бетерергә куштылар, Казанның тарихи торак пунктын үстерү концепциясендә
расланган регламентларны исәпкә алып, фасадлар өстендә эшләргә киңәш ителде.
Бүгенге көндә Подлужная урамы шәһәр халкы арасында
популяр, янында гына «УРАМ» экстрим-паркы урнашкан һәм урамның үз стиле булуы
мөһим, дип искәртте ТР рәисе.
Нигезенә кадәр җимерелгән «Торак йорт, XVIII гасыр»
мәдәни мирас объекты (Гаяз Исхакый урамы, 7) бүгенге көнгә кадәр сакланып
калган. Реконструкция проекты өч вариантта тәкъдим ителде, заманча архитектура
карары хуплау ала.
Салих Сәйдәшев һәм Сара Садыйкова урамнары киселешендә
торак йорт төзү фасадның төсләр гаммасын исәпкә алып хупланды.
Межлаук һәм Нариманов урамнарына якын урнашкан территорияләрне
үстерүнең архитектура-төзелеш концепциясе берничә корпусны, ишегалды эчендәге
территорияне һәм башка корылмаларны үз эченә ала. Проект эчке ишегалды өлешен
өстәмә рәвештә камилләштерүне исәпкә алып хупланды.
Шулай ук Малая Красная урамындагы кызыл кирпечтән төзелгән
ике катлы офис бинасын төзү проекты хуплау алды.
Ульянов-Ленин һәм Тихомирнов урамнары буенча җәяүлеләр
зонасын (баскычларны) төзекләндерүнең берничә варианты тәкъдим ителде. Рөстәм
Миңнеханов проект буенча – киләчәктә объектка хезмәт күрсәтәчәк (шул исәптән
кышын да) хезмәтләр белән фикер алышырга тәкъдим итте.
Утырышта катнашучылар Маяковский урамындагы күп катлы
торак йортны реконструкцияләү проектын да карадылар. Комиссия әгъзалары аны
килештерүгә бер шарт белән ризалаштылар – бинаның иң биек элементы (почмактагы башня)
түбәнәйтеләчәк. ТР рәисе проектны тулысынча килештерү өчен инвесторлар белән
эшләргә тәкъдим итте.
Шулай ук Астрономия һәм Профсоюз урамнарында булган
бинаны реконструкцияләү, Пехотная, Поперечно-Подлужная һәм Корея урамнарында өч
шәхси торак йорт төзү проектлары хуплау алды. Фәткуллин урамында шәхси бер
катлы торак йорт төзү проекты комиссия әгъзаларының хуплавын алмады, дип хәбәр
итә ТР рәисе матбугат хезмәте.
StartFragment
Фоторепортаж
Видеорепортаж
EndFragment