(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче гыйнвар, Юлия Летникова). Татарстан Республикасы башкаласында 2023 елда кар чистарту буенча генераль подрядчыларга 308 административ материал төзелде – бу 2022 елга караганда ике тапкыр күбрәк. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Наил Минвәлиев хәбәр итте.
Мэр Илсур Метшин искәрткәнчә, кышкы сезон башында Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров район башлыклары, идарәче компанияләр һәм подрядчылар белән киңәшмә үткәргән. Узган сезонда кар чистарту буенча җитди кисәтүләр булды.
«Бу кыш карлырак булды, ләкин урамнарның тышкы күренеше күпкә яхшырак. Әмма Административ-техник инспекция идарәсенең статистикасы буенча декабрь аенда кисәтүләрнең кимемәвен күрәм. Бу район башлыклары өчен көн саен обходлар үткәрү өчен сәбәп. Эш көнен урынбасарларыгыз һәм кышкы карап тоту өчен җаваплы барлык кешеләр белән бергә территорияләрне әйләнеп чыгудан башлагыз һәм тәмамлагыз», – дип йөкләде шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин ишегалларын чистартуга да игътибар итте. «Обходка идарәче компанияләр җитәкчеләрен чакырыгыз, халык белән очрашыгыз, диалогта булу – иң нәтиҗәле ысул. Ишегалларын чистартканда машиналарын күчереп куймый торган халыкка да сораулар бар. Йорт буенча җаваплы кешеләр подрядчы оешмалар белән бергәләп бу эшне җайга салган яхшы мисаллар да бар. Алда әле бер генә буран булмаячак, экватор үтелмәгән, кагыйдә буларак, кышның икенче яртысы иң карлысы, шуңа күрә җаваплы булуыгызны сорыйм», – дип йомгаклады Мэр.
Наил Минвәлиев сөйләгәнчә, 2023 елның кышында территорияләрне тиешенчә карап тормау аркасында 1063 материал төзелгән – бу 2022 елга караганда өчтән бер өлешкә күбрәк. «Елның башында һәм ахырында кар күп яуды, теркәлгән хокук бозулар саны да артты», – дип аңлатты спикер.
2022 һәм 2023 елларның декабрь чорларын чагыштырганда түбәләрне чистарту буенча искәрмәләр азрак булды, әмма территорияне һәм урам-юл челтәрен карап тотуда бозулар саны артты: төп юлларны җыештыруны, нигездә, башкарып чыктылар, ә тротуарларны чистарту вакытында үткәрелмәде, квартал эчендәге юлларда тәгәрмәч эзе күзәтелде.
Ел дәвамында баскычларны һәм ишегалларыннан чыгу юлларын чистарту сыйфатына да шикаятьләр килде. Казанның Төзекләндерү кагыйдәләре буенча баскычларны бөтен киңлек буенча чистартырга кирәк, ә юллардагы тәгәрмәч эзе һәм кар өемнәре булу рөхсәт ителми, дип искәртте Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы.
2023 елда рөхсәтсез кар ташлаган өчен 109 кисәтү игълан ителгән, ә 2022 елның кышында 105 материал төзелгән.
Узган кышкы чорда йортларның ишегалларын һәм түбәләрен җыештыру буенча күп кенә шикаятьләр булган – инспекторлар 401 кисәтү игълан иткәннәр, бу 2022 елның кышы белән чагыштырганда 32% ка күбрәк.
Беркетелгән территорияләрнең һәм торак булмаган биналарның торышы буенча 238 хокук бозу очрагы ачыкланган – саннар 2022 елдагы кебек үк дәрәҗәдә. «Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, узган кышкы сезонда аерылып торган «АО Тандер» һәм «Агроторг»та хәл яхшырды: хокук бозулар саны 21 дән 11 гә һәм 20 дән 7 гә кадәр кимеде», – дип билгеләп үтте Наил Минвәлиев.
Гомумән алганда, 2023 елда кече идарәче оешмаларга, торак милекчеләре ширкәтләренә һәм торак төзелеш компанияләренә 110 кисәтү игълан ителде, ә эре компанияләр адресына – 291. Күбрәк материаллар «Авиатөзелеш районының торак-коммуналь хуҗалык идарәсе»нә, «Мәскәү районының торак-коммуналь хуҗалык идарәсе»нә карата булган.