(Казан
шәһәре KZN.RU, 8 нче декабрь, Диләрә Гафурова). Бүген ТР башкаласы Мэры Илсур
Метшин Башкарма комитетта гражданнарны кабул итте. Казанлылар шәһәр башлыгына
төрле сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр, алар арасында мобилизацияләнүчегә
кышкы экипировка сатып алу, Химиклар урамындагы йортны капиталь ремонтлау,
Гаврилов урамына җәяүлеләр кичүен оештыру һәм «Весна-2» торак комплексында
мәктәп төзү бар иде.
Казанда яшәүче Татьяна
Худайкулованың ире мобилизация башланганнан бирле махсус операция зонасында, ә
агымдагы елның ноябрь ахырыннан – алгы сызыкта. Хәрбинең хатыны ике баласын
ялгыз тәрбияли, ул Илсур Метшинга ире өчен кышкы экипировка сатып алырга ярдәм
итүен сорап мөрәҗәгать итте.
«Ирегезгә Евгений Варакин (ТР
премьер-министры урынбасары – ред.иск.) аша посылка җибәрербез.
Балаларыгызны «Яңа ел чыршысы»на чакырам, өстәмә рәвештә алар өчен «Республика
чыршысы»на чакырулар да сорарбыз. Иң мөһиме – ирегез исән-сау һәм сәламәт
булсын», - дип билгеләп үтте Казан Мэры. Ул шулай ук гаилә фатирындагы балконны
ремонтлауда ярдәм күрсәтергә кушты.
Шәһәрдә яшәүче Кристина Сафиуллина
Мэр белән очрашуда Гаврилов урамындагы 146 нчы лицей янындагы җәяүлеләр кичүен
төзекләндерү мәсьәләсен күтәрде. Маршруттан укучылар файдалана, машиналар агымы
күп булу сәбәпле, балаларга юлны кичү кыен. «Автомобильчеләр балаларны
чыгармый, ә балалар иртән һәм кичен мәктәп портфельләре белән йөри», – дип
билгеләп үтте ул.
Илсур Метшин Гаврилов урамы
участогында киләсе елда җәяүлеләр кичүен төзекләндерү турында карар кабул итте,
ә әлегә бу урында юл билгеләре һәм светофор урнаштырырга кушты.
«Весна-2» торак комплексында мәктәп
төзергә кирәк, дип саный 185 нче лицейның башлангыч сыйныф укытучысы Лилия
Миникаева. «Быел без 500 дән артык укучы кабул иттек, әгәр ел саен шулкадәр күп
укучы өстәлсә, белмим нишләрбез», – дип билгеләп үтте ул шәһәр башлыгы белән
сөйләшкәндә.
Лилия Миникаева эшли торган мәктәп
2019 елда балаларны кабул итә башлады, ул 1,5 мең укучыга исәпләнгән. Бүгенге
көндә уку ике сменада алып барыла, лицейда барлыгы 3018 бала укый.
«Киләсе елда Казанда төзеләчәк
мәктәпләрнең берсе сездә булачак. Беренче сентябрьгә, ким дигәндә, беренче
чирек ахырына өлгерергә тырышачакбыз», – дип белдерде Илсур Метшин.
КФУ корреспонденты Аделина
Габдрахманова Мэрга Химиклар урамындагы 15 нче йортта капиталь ремонтны дәвам
итүне сорап мөрәҗәгать итте. 2020 елда «Безнең ишегалды» программасы
кысаларында йортның түбәсе һәм фасады ремонтланган. Хатын-кыз фикеренчә, шулай
ук су белән тәэмин итү, канализация һәм җылыту системаларын яңартырга кирәк.
Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы
Сергей Миронов хәбәр иткәнчә, йорт күпфатирлы йортларны капиталь ремонлау
республика программасының кыска вакытлы планына кертелгән. Финанслау бүлеп бирү
турындагы раслау 2024 елда алыначак. Моннан тыш, йортның биш подъездында бер
миллион сумлык ремонт таләп ителә. Бу максатларга финанслауны шәһәр бюджетыннан
бүлеп бирү планлаштырыла.