(Казан
шәһәре KZN.RU, 30 нчы ноябрь, Диләрә Гафурова). Киләсе
елда Казанда сәнәгать территорияләрен проектлау буенча таләпләр үз көченә
керәчәк. Алар Шәһәрне үстерү институты тарафыннан эшләнгән һәм предприятие
сәнәгать зонасын формалаштыра башлаган яки аны реконструкцияли башлаган
очракларга кагылачак. Белгечләр белән киңәшләр «Казаныш» архитектура форумында
каралачак. Алар уңайлы мохит формалаштырырга гына түгел, предприятие
хезмәткәрләренә уңайлы шартлар тудырырга да мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп
үтте Казан Мэры Илсур Метшин.
Бүгенге
көндә сәнәгать зонасының тышкы кыяфәтенә ачык таләпләр юк, шуңа күрә ул еш кына
хаотик рәвештә формалаша, эшчеләрнең эстетикасына һәм уңайлылыгына яраклашмый.
Нәтиҗәдә, шәһәр эчендә сәнәгать биналары бик үк уңай булмаган тышкы мохит
булдыра, дип билгеләп үтте Шәһәрне үстерү институтының архитектура бүлеге
җитәкчесе Эмиль Сираҗетдинов.
Әлеге
проблеманы хәл итү инициаторы булып Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе һәм
шәхсән баш архитектор Илсөяр Төхвәтуллина чыгыш ясады. Аның җитәкчелегендә
институт белгечләре сәнәгать территорияләрен проектлау буенча җентекле
тәкъдимнәр булдырган. Әлеге проблеманы хәл итү өчен институт белгечләре
сәнәгать территорияләрен проектлау буенча киңәшләр эшләгәннәр. Әйтик,
корылмаларны урнаштыру билгеле бер эзлеклелектә тәкъдим ителә. Мәсәлән,
парковканы төп биналар артында урнаштыру яхшырак. Әгәр җир участогы юл чатында
урнашкан булса, парковка урыннары өстәмә рәвештә 4 метр тирәнлектәге саклагыч
яшел полоса белән уратып алына. Керү төркеме яки төп бина янында парк зонасы
каралырга тиеш.
Территорияне
төзекләндерүгә аерым игътибар бирелгән. Яшел зоналар булдыру хезмәткәрләрнең
арыганлыгын җиңәргә генә булышып калмый, ә зоналаштыру мәсьәләләрен дә хәл итә,
җитештерү тавышларын киметә. «Төзекләндерү сәнәгать объектының нәтиҗәле
эшләвенең мөһим факторы булып тора. Төзекләндерүне әйләнә-тирә территорияне
үстерү концепциясен исәпкә алып башкарырга кирәк», – дип билгеләп үтте Эмиль
Сираҗетдинов.
Керү
төркеме төзекләндерүдә мәҗбүри элемент булачак. Ул арка, пергола яки вертикаль
пилон рәвешендә ясалырга мөмкин, предприятиенең төп корпусына керү алдында ачык
мәйданчык була ала, әмма фасадның гомуми концепциясе белән ярашырга һәм үзендә
компаниянең фирма стиле элементларын йөртергә тиеш.
Стенага,
кече архитектура формаларына, фасад материалларына һәм түбәсенә, төсләр
палитрасына, навигация элементларына һ.б. таләпләр билгеләнгән.
Эмиль
Сираҗетдинов билгеләп үткәнчә, бу стандартларны киләсе елдан кертергә тәкъдим
ителә, әмма алар предприятие үз сәнәгать территориясен формалаштыра башлаган
яки реконструкцияне башлаган очракларга гына кагылачак.
Шәһәр
башлыгы тәкъдим ителгән идея белән килеште. «Мондый күрсәтмәләр безнең сәнәгать
зоналарының пөхтәлеген формалаштырырга мөмкинлек бирә, аларның күбесе дистә
еллар элек барлыкка килгән. Аларны реконструкцияләгәндә мондый киңәшләр
предприятиегә ярдәм генә итәчәк. Моннан тыш, без «Кадрлар яңадан барысын да хәл
итә» форумында башланган сөйләшүебезне дәвам итәбез. Коллектив турында кайгырту
– ашханә һәм социаль ташламалар гына түгел, бу парк зоналары, яшел коймалар,
хезмәткәрләр үзләрен уңайлы хис итә торган дөрес һәм гармонияле территория
булдыру», – дип ассызыклады Мэр.
Ул
шулай ук шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллинага әлеге концепция турында
фикер алышуны 5-7 нче декабрьдә узачак «Казаныш» халыкара архитектура-төзелеш
форумы программасына кертергә тәкъдим итте.
«Казаныш»та
аерым трек ясарга һәм сәнәгать территорияләренең архитектурасы нинди булырга
тиешлеген җиткерергә кирәк. Казан зур адымнар белән алга бара, архитектурага
таләпләр торак комплекслар һәм социаль объектлар төзүгә генә түгел, сәнәгать
зоналарына да кагыла», – дип билгеләп үтте Илсур Метшин.
Шәһәрне үстерү институтында Казан Мэрына
Миславский һәм Батурин урамнарындагы территорияләрне комплекслы төзекләндерү
проекты, Бауман урамында җәмәгать туклануы сезонлы объектларын оештыру буенча таләпләр
һәм тәкъдимнәр җиткерелде, шәһәрнең веломаршрутлар челтәрен үстерү турында
фикер алыштылар. Ахырда Илсур Метшин Казан шәһәрен үстерү институты
белгечләренә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.