(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче декабрь). Казан «Киләчәк уеннары»н уздыруга әзер. Бу хакта ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин «Байконур» космодромында РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко рәислегендә узган фиджитал-ярышларга багышланган матбугат конференциясендә белдерде. Бүген «Киләчәк уеннары» трофее космоска «Прогресс МС-25» йөк космик корабле ракета йөртүчесендә җибәреләчәк.
«Киләчәк уеннарының Казан һәм илебез тарихының аерым, алтын бите, икәнлегенә ышанам. Без беренче тапкыр 100 дән артык илне кабул итәчәкбез, Казан моңа әзер. Тест ярышлары үткәрдек. Аларны интернетта 180 миллионнан артык кеше караган. Цифрлы икътисадны үстерү өчен җитди көч куябыз. Рекордлы срокларда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк төзедек. Теләге булганнар республикадан һәм Идел буеннан талантлы балалар укыган IT-лицей белән таныша алачак. Шуңа күрә беренче киләчәк уеннарын лаеклы кабул итү өчен барысы да бар. Бу безнең өчен зур дәрәҗә дә, зур сынау да», - диде Илсур Метшин.
Мэр ярышларны оештыручыларга ышанычлары өчен рәхмәт белдерде. «Казанның халыкара спорт ярышларын үткәрү буенча тәҗрибәсе зур. Яхшы командабыз бар. Кунакларны каршы ала һәм оештыра белүче волонтерлардан зур командабыз эшли», - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Шулай ук Илсур Метшин «Киләчәк уеннары» уздырылган көннәрдә Казанга килергә теләүчеләрнең барысын да чакырды.
«Мөмкинлектән файдаланып, барыгызны да Казанга чакырырга телим, без кунакларны көтәбез һәм үз вакытында Афинада беренче Олимпия уеннарын үткәргән кебек, Казан да үзенең меңьеллык тарихында яңа бит ачар дип өметләнәбез», - дип нәтиҗә ясады ул.
Матбугат конференциясендә шулай ук «Киләчәк уеннары» проекты җитәкчесе Игорь Столяров, РФ спорт министрының беренче урынбасары Азат Кадыйров һәм башкалар катнашты.
Исегезгә төшерәбез, 14 нче ноябрьдә Мәскәүдә ВДНХда «Россия» халыкара күргәзмә-форумы кысаларында «Киләчәк уеннары» башланырга 100 көн кала Президент Владимир Путин «Киләчәк уеннары. Трофей юлы» рәсми автоузышына старт бирде. Трофей Россиянең 6 шәһәрендә булды: Түбән Новгород, Казан, Ульяновск, Самара, Уфа, Оренбург. Бүген «Киләчәк уеннары» трофее космоска «Прогресс МС-25» йөк космик корабле ракета йөртүчесендә җибәреләчәк.
«Киләчәк уеннары» 2024 елның 21 нче февраленнән 3 нче мартына кадәр Казанда узачак.