(Казан
шәһәре KZN.RU, 29 нчы ноябрь). Казанның Яңа Савин
районы 49 нчы мәктәбе базасында яңа спорт комплексы барлыкка килде, анда белем
бирү учреждениесе укучылары гына түгел, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән
балалар да йөри алачак. Бу инвалид балаларны берничә юнәлеш буенча – коляскада
бию, паралимпия фехтованиесе, ә начар күрүчеләрне – голбола буенча өйрәтәчәк
Татарстандагы беренче мәктәп комплексы. Элегрәк мәктәп территориясендә
сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «МастерОК» иҗади ял үзәге һәм
ачык типтагы физкультура-сәламтләндерү комплексы ачылган иде. Бүген Казан Мэры
Илсур Метшин яңа спорт комплексын карады һәм биючеләр өчен коляскалар сатып
алырга вәгъдә итте.
«Без
берничә ел элек сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның әниләре белән
очраштык, алар безгә 49 нчы мәктәп янында төрле нозологияле балалар күп булуын
сөйләделәр. Шуңа күрә без спорт комплексын нәкъ менә монда төзергә булдык.
Техника тренерлар тәкъдимнәре буенча җыелган, ләкин бу әле эшнең башы гына.
Балалар һәм укучылар үз сәламәтлекләрен ныгытып кына калмыйча, ярышларда да
катнашсын өчен тагын нинди җиһазлар кирәклеген җиткерегез», – дип билгеләп үтте
шәһәр башлыгы.
Мәктәп
директоры Дмитрий Садетдинов сөйләвенчә, комплекста ике зал бар – гомуми физик
әзерлек һәм тренажер залы. Соңгысында бер үк вакытта физик күнегүләр белән
халыкның аз хәрәкәтләнүче төркеменнән биш кеше шөгыльләнә ала. Тренажер залы
баскычлы степпер, кул һәм аякларга актив-пассив механотерапия өчен тренажер,
велоэргометр, жим өчен лавка, штангалар һәм гантельләр белән җиһазландырылган.
Тренировкалар
алдыннан һәр кеше тренажерларда разминка ясарга тиеш. Коляскаларда бию буенча
тренер Татьяна сөйләгәнчә, әлеге спорт төре республикада әле үсеш ала гына,
Казан бу өлкәдә беренче булачак. Махсус коляскалар гадәти коляскалардан аерылып
тора, аларда тормозлар юк. Спорт комплексы тренеры Илсур Метшинга бию өчен 10
коляска сатып алуны сорап мөрәҗәгать итте, бүгенге көндә бары тик берәү генә
бар.
«Без
аларны һичшиксез сатып алырбыз, сез иң яхшы коляскаларны гына әйтегез. Булачак
спортчыларга уңайлылык та, осталыклары да аларның сыйфатына бәйле», – дип
билгеләп үтте Илсур Метшин.
Дмитрий
Садетдинов сөйләвенчә, көннең беренче яртысында спорткомплекста 49 нчы мәктәп
укучылары өчен флорбол, волейбол һәм баскетбол буенча күнегүләр узачак. Ә
көндезге икедән соң спорт объекты өстәмә белем бирү буларак эшләячәк. «49 нчы
мәктәптә сәламәтлек үзенчәлекләре булган 14 бала белем ала», – дип өстәде
директор.
Бүгенге
көндә спорт комплексы базасында ике тренер эшли, тагын икесе адаптив
физкультура буенча яңадан әзерлек үтә. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән
балалар өчен спорт комплексы базасында дүрт юнәлеш буенча дәресләр
планлаштырыла: футбол (ДЦП һәм менталь тайпылышлар), начар күрүчеләр өчен
голбол, коляскада бию, шулай ук паралимпия фехтованиесе.
Бер
ел элек икенче каттан егылып төшеп умыртка сөяген зарарлаган фехтовкалаучы
Гадел хәбәр иткәнчә, 49 нчы мәктәп базасындагы спорт комплексы барлык балаларны
да әлеге спорт төренә коляскада өйрәтәчәк беренче учреждение булачак.
«Хәзер
коляскада фехтование белән шөгыльләнергә теләүчеләр бик күп. Ул миңа умыртка
сөяген сындырганнан соң рәткә килергә булыша. Быел мин беренче тапкыр
коляскаларда фехтование буенча Россия Кубогында катнаштым», – дип уртаклашты
спортчы Илсур Метшин белән.
625
кв метрдан артык мәйданлы спорт комплексы Мусин урамы, 30 адресы буенча
урнашкан. Бина малайлар һәм кызлар өчен һәркайсы сигез кешегә
исәпләнгән ике киенү бүлмәсе белән җиһазландырылган. Аларда универсаль душ
һәм санузеллар бар. Илсур Метшин: «Казанда безнең әле мондыйны төзегән
булмады», - дип ассызыклады.
Моннан
тыш, киенү бүлмәләрендәге шкафлар аяк киеме өчен киптергеч белән
җиһазландырылган, алар беренче тапкыр 163 нче балалар бакчасында ясалган иде. Шулай ук ана һәм бала бүлмәсе бар.
Спорт
залы швед стенасы, гимнастика эскәмияләре, баскетбол һәм волейбол стойкасы,
мини-футбол өчен капка белән җиһазландырылган. Барлыгы төзелеш-монтаж эшләренә
һәм балалар өчен кирәкле җиһазларны сатып алуга 84 млн сумнан артык акча
тотылган.
49
нчы мәктәп янында шулай ук укучылар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән
балалар өчен «МастерОК» иҗади ял үзәге эшли. Ул Казан Мэры инициативасы
белән ачылды. Үзәктә дүрт юнәлеш буенча остаханәләр
җиһазландырылган, тулы күләмдә ачылганнан соң, бер үк вакытта аларга 45 бала
йөри алачак: слесарь һәм балта остасы эше буенча дәресләргә – 25 кеше,
робототехника буенча дәресләр һәм иҗат остаханәсенә – 10 шар кеше. Хәзерге
вакытта дәресләргә 26 сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән бала йөри. Ял итү үзәге
бинасында тулысынча уңайлы мохит тәэмин ителгән – пандуслар урнаштырылган һәм
аз хәрәкәтләнүче төркемнәр өчен санитар төеннәр куелган, ә остаханәләр үзләре
заманча техника белән җиһазландырылган.
Шулай
ук быел 49 нчы мәктәп базасында ачык типтагы физкультура-сәламтләндерү
комплексы төзелеше тәмамланды, анда теләге булган барлык балалар да шөгыльләнә
ала. Ул «Демография» илкүләм проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль
программасы буенча төзелгән. Монда бер сәгать дәвамында берьюлы 100 гә якын
кеше шөгыльләнә ала. Спорт комплексы трибуналары булган футбол кырын, баскетбол
һәм волейбол мәйданчыкларын, йөгерү юлларын һәм воркаут-тренажерларны, шул
исәптән көч тренажерларын үз эченә ала.