(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче ноябрь, Камилә Вилданова). Шәһәр картасында инвалидлар өчен җайлаштырылган 800 дән артык объект турында мәгълүмат бар. Бүгенге көндә барлык социаль учреждениеләр, мәдәният һәм спорт өлкәсе оешмалары сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен ачык, дип белдерде бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин. Бу «Игелекле Казан» проектын булдыру һәм эшләве аркасында мөмкин булды. Әлеге оешманың эшчәнлеге бүген сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне генә түгел, ә авыр тормыш хәленә эләккәннәрне дә үз эченә ала. Шәһәр башлыгы администрация башлыкларын һәм Башкарма комитет бүлекчәләре җитәкчеләрен бу юнәлештә системалы рәвештә эшләргә чакырды.
«Инвалидларны социаль тәэмин итү тулысынча федераль һәм республика законнары нигезендә Татарстан Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы вәкаләтләрендә булганлыктан, озак вакыт без инвалидларга аерым, өстәмә игътибар бирә алмавыбыз өчен гаеп хисе кичердек. Шулай итеп, бу мәсьәләләр буенча фикер алышып һәм шәһәрдә бу эшне яхшыртырга теләп, «Игелекле Казан» проекты барлыкка килде. Башта без инвалидлар декадасында бөтен җирдә концертлар үткәрдек. Мин беркемне дә рәнҗетергә теләмим, чөнки бу концертлар да – бик күп кешеләрнең хезмәт нәтиҗәсе. Аларга килгән һәркем канәгать кала иде. Ләкин инвалидлар декадасыннан тыш тормыш бар. «Игелекле Казан»ны булдырып, без бик мөһим эш оештыра алдык», – дип аңлатма бирде Казан Мэры Илсур Метшин.
«Проектны үстергәндә, учреждениеләребезнең мөмкинлеген яңадан карап чыктык. Зур ревизия үткәрдек, бурычлар куйдык, мөмкин булган кимчелекләрне төзәттек. Бүгенге көндә безнең барлык социаль мәдәни һәм спорт учреждениеләре (учреждениеләр – ред. искәрмәсе) сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен ачык. Без балалар белән шөгыльләнүче инклюзив үзәкләр булдыра башладык. Ә аларның әти-әниләре үзләре һәм ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен берничә буш сәгатькә ия булдылар. Әлеге үзәкләрдә балалар көнкүрештә мөстәкыйль булырга өйрәнәләр. Мондый үзәкләрне булдыру эшен дәвам итәчәкбез», - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Проект хәйрия фондларын берләштерергә мөмкинлек бирә һәм аларга, мәсәлән, федераль һәм республика грантларыннан алып алып, эре компанияләр грантларына кадәр документлар әзерләүдә ярдәм итә. Мәсәлән, СИБУР һәм «Татнефть» бу эшчәнлектә актив катнаша.
Хәзер «Игелекле Казан» ике яңа проект эшли башлый. Беренчесе – Росмолодежь гранты ярдәмендә балалар йортларын тәмамлаучылар турында фильм төшерү. Икенчесе – «Игелекле сәяхәт» конкурсы, аның ярдәмендә өч җиңүче оештыручылар хисабына биш көнгә Санкт-Петербургка бара алачак.
«Игелекле Казан» тарихында мөһим вакыйга булып коворкинг ачылуы тора, анда шәһәрнең хәйрия фондлары һәм коммерцияле булмаган оешмалары җыела, белем ала һәм чаралар үткәрә. Быел үзәктә 800 дән артык чара узды.
«Игелекле Казан» – ул торт өстендәге чия түгел, ә кешеләрне колачлауның төрле яруслары белән күп катлы торт», - дип йомгаклады Метшин. - Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен генә түгел, авыр тормыш хәленә эләккәннәр өчен дә. Төрлечә булырга мөмкин, булмас дияргә ярамый, шуңа күрә «Игелекле Казан» проекты бик мөһим. Инвалидлар декадасы – бу эшне җентекләп күзәтеп вакыты», - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.