(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче ноябрь, Камилә Вилданова). Бер ел эчендә Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны укыту өчен сигез мәктәптә 54 кабинет капиталь ремонтланды. Гомуми суммасы 24 млн 800 мең сумга сенсор бүлмәләре, психолог һәм логопед кабинетлары, уку сыйныфлары яңартылган. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.
Элегрәк, Казан шәһәр Думасының XV сессиясендә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен уку биналарын капиталь ремонтлау инициативасын шәһәр Мэры Илсур Метшин хуплады. Бүген ул киләсе елга үзенчәлекле балалар өчен белем бирү һәм ял үзәкләре санын киңәйтү өчен тәкъдимнәр әзерләргә кушты.
«Бу беренче сигез мәктәп сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга яшьтәшләре арасында укырга мөмкинлек бирде. Тәрбия процессы мөһим. Киләсе елга тәкъдимнәр әзерләүне сорыйм: өстәмә керемнәрдән яки бюджет калдыкларыннан мәктәпләр һәм инклюзив сыйныфлар һәм үзәкләр санын арттыру өчен акча планлаштырырга кирәк. Бу бик мөһим», - диде Илсур Метшин.
«Без 2017 елда, аутизмлы балалар өчен беренче сыйныф ачканда, нибары 19 кеше җыелды. Без алар белән эшләргә 17 укытучы һәм тьютор әзерләдек. Ләкин бүген бу үзәкләрне үткән балалар һәм әзерлекле укытучылар, тьюторлар саны елдан-ел арта. Без инклюзив белем бирү булдыру өчен зур юл үттек», - дип ассызыклады Мэр.
Гүзәл Сәгыйтова хәбәр иткәнчә, әлеге эшкә югары уку йортлары да кушылган. «Казан федераль университеты белән берлектә 41 нче мәктәптә 4 млн сумлык сигез кабинет ремонтланды һәм җиһазландырылды», – дип өстәде ул.
Хәзер даими нигездә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид балалар белән эшләүче белгечләр әзерләнә. КФУ базасында 25 Казан педагогын менталь тайпылышлары булган балаларга психологик-педагогик ярдәм күрсәтү өлкәсендә һөнәри эшчәнлекне арттыру өчен профессиональ яңадан әзерлек программасы буенча укыталар. 2024 елда аутизм спектры бозылган кешеләрне комплекслы озата баруның төбәк системасында эшләү өчен тагын 188 педагогны укыту планлаштырыла. Дәресләрне Идел буе менталь сәламәтлек үзәге белгечләре үткәрәчәк.
Гүзәл Сәгыйтова сөйләвенчә, Казанда барлыгы 85 меңнән артык инвалид яши, шул исәптән 5 мең 946 бала. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны укыту 45 мәктәптә алып барыла, аларга ишетү, күрү, сөйләм, терәк-хәрәкәт аппараты бозылулары, психик үсешнең тоткарлануы, акыл артта калуы, аутизм спектры бозылуы булган балалар йөри.
Казан балалар бакчаларында 1137 инвалид бала тәрбияләнә. Бүгенге көндә алар өчен 768 төркем ачык, анда мәктәп яшенә күпчелек балаларның үсеше нормага кадәр китерелә.
Моннан тыш, 49 өстәмә белем бирү учреждениесендә 780 нән артык бала шөгыльләнә, аларны адаптацияләнгән программалар буенча укыталар.
Шәһәрдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен спорт белән шөгыльләнү өчен махсус шартлар да тудырылган. Мәсәлән, «Спорт – бердәм киңлек» Башкарма комитет проекты ярдәмендә балалар һәм өлкәннәр спорт объектларына бушлай һәм ташламалы рәвештә йөри ала. Аларның исемлеге Казан Мэриясенең рәсми порталында урнаштырылган. Атна саен 20 учреждениедә 500 дән артык кеше спорт белән шөгыльләнә.
Казан Мэры билгеләп үткәнчә, «Ярдәм» мәчете базасындагы «Дан» инклюзив спорт үзәге аерым игътибарга лаек. Бүген анда спортның төрле төрләре буенча шәһәр һәм республика җыелма командалары күнегүләр ясый – барлыгы 9 юнәлеш буенча 150 дән артык кеше. Үзәк төрле инвалидлык төркемнәре булган кешеләр өчен ачык.