(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче ноябрь, Камилә Вилданова, Диләрә Гафурова). Быел Казан
республика катнашкан 13 илкүләм проектның 11 ен тормышка ашыруда катнашты. Төп
юнәлешләр арасында түбәндәгеләр бар: мәгариф, экология, имин сыйфатлы юллар,
сәламәтлек саклау.
«Хәтта кыскача күзәтү дә безгә
шәһәр халкының тормыш сыйфатына әверелгән күләмле күрсәткечләр турында сөйли.
110 ремонтланган юл участогы, Вознесение тракты, Зур Казан боҗрасы, Горький
шоссесы дублеры төзелеше, Горький шоссесын реконструкцияләү. Бу узган биш ел
эчендәге илкүләм проектларның нәтиҗәсе булып тора. Объектлар саны һәм
ремонтланган километрлардан тыш, башка илкүләм проектлар үлчәүләре дә бар. 2014
елда юл-транспорт һәлакәтендә 70 кеше һәлак булса, узган ел 31 – ике тапкырга кимрәк.
Ләкин эш әле күп. Шунысы мөһим, илкүләм проектларны финанслау махсус хәрби
операция башлану белән кимемәде. Быел без 18 миллиард сумга якын акча алдык, бу
узган елгыга караганда күбрәк. Болар барысы да дәүләт башлыгының, илебезнең
социаль юнәлешле курсын күрсәтә. Мондый ярдәм безне, һичшиксез, даими рәвештә
кулыбызны импульста тотарга, чираттагы федераль проектларда катнашу өчен
мәйданчыклар һәм документлар әзерләргә, халкыбызның ихтыяҗларын өйрәнергә һәм
тупларга, аларны вакытында тормышка ашырырга этәрә», – дип аңлатма бирде
эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин.
Казанда автомобиль юлларының
норматив торышына 85% дәрәҗәдә вакытыннан алда ирешелде
2023 елда гомуми озынлыгы 10 км
булган 12 юл участогы ремонтланган. Эшләр арасында түбәндәгеләр башкарылган: юл
өлешләренең, тротуарларның асфальт-бетон япмасын ремонтлау, куркынычсызлык
коймаларын, юл билгеләрен урнаштыру, тышкы яктырту челтәрләрен һәм светофор
объектларын монтажлау. Бу автомобиль юлларының норматив хәленә 85% дәрәҗәдә
вакытыннан алда ирешергә мөмкинлек биргән.
Татарстан башкаласының юл
ситуациясендә мөһим вакыйгалар булып өч яңа юл төзелеше тора: Горький шоссесы дублеры юлы участогы, Вознесение трактының беренче чираты һәм
Зур Казан боҗрасы.
Башкарма комитет җитәкчесе
урынбасары Илдар Шакиров хәбәр иткәнчә, бу елның ахырына кадәр Борисоглебск һәм
Киндери торак массивларындагы күперләрне
реконструкцияләү тәмамланачак.
«Юл хуҗалыгын үстерүнең гомуми
системалы чаралары» проекты кысаларында интеллектуаль транспорт системаларын
үстерү өчен җиһазлар сатып алына», - дип уртаклашты спикер.
Моннан тыш, 127 юл чатында
светофорларның эшчәнлегендәге хаталарны оператив төзәтү өчен кире элемтә
булдыру максатыннан контакт мәгълүматларын күрсәтүче мәгълүмат такталары
урнаштырылган. Ә юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы
диспетчерлык пункты белән элемтәне тәэмин итү өчен 158 модем монтажланган. Алар
реаль вакыт режимында светофорның эшчәнлеге турында мәгълүмат алырга,
диспетчерлык үзәгеннән тәүлекнең вакыты буенча эш режимын координацияләргә һәм
үзгәртергә мөмкинлек бирә.
«Аварияләрне киметү буенча күрелгән
чаралар юл- транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучылар санын киметүнең тотрыклы
динамикасына ирешергә мөмкинлек бирде», – дип уртаклашты Илдар Шакиров.
Чаралар «Юл челтәре» һәм «Юл
хуҗалыгын үстерүнең гомуми системалы чаралары» ике төбәк проекты кысаларында
«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру барышында уза.
ТР башкаласының авария хәлендәге
йортларыннан 1,5 меңгә якын казанлы күчерелгән
Быел «Торак һәм шәһәр мохите»
илкүләм проекты кысаларында Зур Зәңгәр күл һәм «Балыкчы бакчасы» янында
төзекләндерү эшләре башкарылды, федераль проектларны гамәлгә ашыру кысаларында
барлыгы 6 млрд сумлык 17 җәмәгать киңлеге төзекләндерелде, дип хәбәр итте
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм
проекты өч төбәк проекты кысаларында тормышка ашырыла – «Торак», «Уңайлы шәһәр
мохитен формалаштыру» һәм «Яшәү өчен яраксыз булган торак фондны тотрыклы
киметүне тәэмин итү». Соңгысы кысаларында быел акчалар авария хәлендәге торак
фондыннан гражданнарны күчерү буенча муниципаль адреслы программаны тәмамлауга
юнәлтелде.
«Программага 2017 елның 1 нче
гыйнварына кадәр авария хәлендәге йорт статусын алган 51 авария хәлендәге йорт
керде. Аларда 1 448 кеше яшәгән. Бүгенге көндә 3 гаилә генә күчерелмәгән,
аларга сатып алу бәясе түләнәчәк», – дип хәбәр итте урынбасар.
Шулай ук «Торак» проекты кысаларында
быел Казанның Совет районында Бохара урамы буйлап юл төзелеше тәмамланды.
Моннан тыш, проект Фатыйх Әмирхан һәм Сибгат Хәким урамнары белән чикләнгән
торак комплекслар территориясендә автомобиль юллары һәм квартал эчендәге юллар
төзүгә кагылды, дип хәбәр итте Илдар Шакиров.
Ел ахырына Иске Татар бистәсен
төзекләндерү тәмамланачак
Иске Татар бистәсендә төзекләндерү
һәм сәнгатьчә бизәү эшләре бара. Проект Казанның тарихи үзәгенең заманча
навигация системасы белән бердәм туристик стилен булдырырга ярдәм итәчәк.
«Кыйммәтле тарихи объектларда
яктылык утлары һәм мультимедия җиһазлары урнаштырыла, заманча арт-объектлар,
архитектура формалары, эскәмияләр һәм парковкага каршы баганалар куела. Эшләр
ел ахырына кадәр тәмамланачак», – дип сөйләде спикер.
Проект туризм һәм кунакчыллык
индустриясе илкүләм проекты ярдәмендә «Туристлык инфраструктурасын үстерү»
төбәк проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Шулай ук Илдар Шакиров сентябрьдә
150 дән артык башкаручы катнашында узган «СоТворение» музыка фестивален уздыру турында
искә төшерде. Концертны Казанның 57 мең кешесе һәм кунаклары караган, шулай ук
30 меңнән артык кеше онлайн-трансляция аша тамаша кылган.
«Әлбәттә, барыбыз да нәтиҗәләрне
күрәбез, ләкин алга куйган максатлар да арта – кеше шундый инде ул. Шөкер,
кешеләр һәрвакыт яхшыны көтәләр һәм телиләр, моңа омтылалар. Безнең бурыч –
әлеге сорауларны вакытында канәгатьләндерү, төрле илкүләм проектларда –
федераль һәм республика проектларында, шулай ук грантларда катнашу. Теләсә
нинди проект белән кешеләрнең кәефе ничек үзгәрүен күрәбез – ремонтланган
ишегалды, җәмәгать мәйданы, юл яки балалар бакчасы булсынмы ул. Танылган
мультфильмда почтальон Печкин әйтә бит: «Нигә мин шундый явыз идем? Чөнки минем
велосипедым юк иде». Аллага шөкер, велосипедлар, шул исәптән велосипед юллары
да арта бара», – дип йомгаклады Илсур Метшин.