(Казан
шәһәре KZN.RU, 21 нче ноябрь). Бүген Казанда «Кунакчыллыкта тотрыклы үсеш»
ESG-форумы уза. Чара Татарстан башкаласыннан, республиканың Спас, Яшел Үзән,
Мөслим районнарыннан 150 ләп милекчене, генераль менеджерларны һәм кунакханә,
отель, хостел һәм ресторан идарәчеләрен берләштерде. Форумның пленар өлешендә
Казан Мэры Илсур Метшин чыгыш ясады.
«Казанда туристлар саны 2005 елда
450 мең булса, узган елда 3,6 миллионга кадәр артты»
EndFragment
Илсур Метшин үзенең чыгышында искә
төшергәнчә, бүген ТР башкаласында төрле категориядәге 230 урнаштыру чарасы
ачылган, ә бу 17 мең урынга исәпләнгән 8 меңнән артык номер. Мондый үсешкә
шәһәр инфраструктурасына кертемнәр, халыкара чаралар үткәрү, эшмәкәрләрнең
тармакны үстерүдә кызыксынуы ярдәм итә.
Мэр 2009 елда XXV җәйге Универсиада
алдыннан шәһәрдә кунакханәләр һәм отельләр җитмәвен искә төшерде – 160 ил
вәкилләрен урнаштыру мөмкинлеге булмады. Шуннан соң Казанда шәһәр һәм
республика программалары гамәлгә ашырыла башлады, алар инвесторларның урнаштыру
чараларына акча кертү теләген «үле» ноктадан күчерде. Өч ел эчендә ТР
башкаласында кунакханәләр саны 27% ка арткан, ә туристлар саны 2005 елда 450
мең булса, узган елда 3,6 миллионга җиткән – шулай итеп шәһәр хуҗалыгының яңа
тармагы формалашкан.
«Ләкин үсеш өчен чик юк. Кеше гомер
буе укыган кебек, тармак та даими үсеш алырга тиеш. Хәзер безгә тагы да үсәргә
кирәк. Безне Киләчәк уеннары көтә, киләсе елның көзендә Казанда БРИКС саммиты
узачак. 33 ил үз делегацияләренең катнашуын раслады инде, аларның 25 е – дәүләт
башлыклары. Без мондый форумны тарихта бер тапкыр да кабул итмәдек. Бу
чираттагы чакыру булачак», - диде Илсур Метшин.
Илсур Метшин бизнес һәм хакимиятнең
уртак тырышлыгы белән актуаль экологик стандартларны, шул ук вакытта Казанда
һәм республикада дөнья тәҗрибәсенә күз салып, агымдагы реалийларны исәпкә алып,
булдырырга һәм кертергә чакырды.
Мэр уңай тәҗрибә буларак форум
алдыннан ачылган кечкенә күргәзмәдә тәкъдим ителгән мисалларны китерде.
Табигый губка, бамбук чехол һәм
икенчел чималдан элгеч – форумда кунакханәләр өчен экопродукция тәкъдим иттеләр
EndFragment
Күргәзмәдә катнашучыларның берсе –
Мәскәүнең Hebi Travel компаниясе – кунакханәләр өчен экопродукция җитештерү һәм
тәэмин итү белән шөгыльләнә. Компания стендында пластиксыз тапочкалар, бамбук
тоткалы чәч алу станогы, табигый губка, теш щеткалары өчен бамбук чехол, эко-мамык
таякчыклар, чәч тарагы, аяк киеме кашыклары һәм хәтта пластик төргәксез тегү
җыелмасы һәм башка товарлар тәкъдим ителгән. «Болар барысы да ресурсларны,
чүп-чар чыгаруда кунакханә чыгымнарын экономияләргә мөмкинлек бирә», - дип
сөйләде Hebi Travel оештыручысы Виктория Дегтярева.
Икенче компания – Ecobrands –
полимер балчык һәм комнан әйберләр ясау, корпоратив символика һәм эшкәртелгән
пластиктан сувенирлар җитештерү буенча махсуслашкан.
Александр Казаковның «МастерКа»
остаханәсе затлы агач токымнарыннан, аерым алганда, алмагач, имән һәм
корычагачтан заказ буенча эксклюзив бизәнү әйберләре һәм сувенирлар ясый.
«Пихта» тотрыклы инициативалар һәм
консалтинг бюросы үз стендында бер тапкыр кулланыла торган әйберләрне күп
тапкыр кулланыла торган әйберләргә алыштыру мөмкинлеген күрсәтте. Kazan Palace
Hotel by Tasigo өчен «Пихта» экспертлары теш пастасын таблеткаларда, порцияле
шикәрне комбинацияле түгел, ә чиста кәгазьдә бирергә тәкъдим иткәннәр.
Икенче чималдан ясалган кызыклы
эшләнмәләрне (ватылган скейтбордлар, ватык савыт-саба, тетрапак) Low Waste
экокибетенең – «Экологик Казан» хәрәкәте проектларының берсенең хуҗасы Наталья
Зиннурова күрсәтте.
Kazan Palace Hotel by Tasigo барлык
калдыкларның 25 % ын сортлый
EndFragment
Соңгы өч елда Kazan Palace Hotel by
Tasigo кунакханәсе Stay in harmony программасы буенча эшли. Ул өч блокка
бүленә: бизнес, планета һәм кешеләр белән гармония. ESG чарасында
катнашучыларга Kazan Palace Hotel by Tasigo менеджеры Мария Табаровская
сөйләгәнчә, әлеге эшләнмә кунакханә эшенең тискәре нәтиҗәсен киметергә ярдәм
итә.
Экологик сәясәт кертелгәч,
калдыкларны сортларга бүлүгә игътибар бирелде. Бүгенге көндә кунакханәдә барлык
калдыкларның 25% ы сортлана. «Без 2020 елда дүрт фракциядән башладык, хәзер 18
фракциягә җиттек. Кунакханә бизнесы өчен иң мөһиме – бездә артык товар барлыгын
аңлау. Алар арасында экологик яктан чиста булганнары да бар», – дип билгеләп
үтте Мария Табаровская.
Мария Табаровская шулай ук Kazan
Palace Hotel by Tasigo партнерлыкка игътибар итә дип белдерде: номерларда
кунаклар арасында зур ихтыяҗ белән файдаланган күп тапкыр кулланыла торган агач
бизәкләр тәкъдим ителгән. Чара кысаларында Казан һәм ТР Рестораторлары һәм
отельерлары ассоциациясе бүген күргәзмәдә үз товарларын тәкъдим иткән осталар
һәм шәһәрнең кунакханә секторы арасында хезмәттәшлек тәкъдим итте.
Моннан тыш, Kazan Palace Hotel by
Tasigo тарихи бинасында тотрыклы үсеш кысаларында электрны экономияләү буенча
практикалар кертелә, инновацион суүткәргеч-канализация системасы тоташтырыла.
Исегезгә төшерәбез, быелның беренче
8 аенда Казан кунакханәләренең уртача йөкләнеше 66,1% тәшкил итте. Уртача айлык
йөкләнешнең иң зур проценты җәй айларында теркәлгән һәм август аенда күзәтелгән
– 89,44%. Кагыйдә буларак, шәһәрдә кунакханәләрнең уртача йөкләнеше сирәк кенә
55-60% тан түбән төшә. Иң югары йөкләнеш булган даталарда – яңа ел, май
бәйрәмнәрендә уртача йөкләнеш 85-90% һәм аннан да югарырак булырга мөмкин.