(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче октябрь, Диләрә Гафурова). 5 нче октябрьдә бөтен ил буенча билгеләп үтелә торган Укытучылар көне алдыннан Казан Мэры Илсур Метшин укытучылар һәм мәктәп директорлары, тәрбиячеләр һәм балалар бакчалары мөдирләре белән очрашты. Түгәрәк өстәл нәтиҗәләре буенча грант суммасын һәм укытучылар арасында грант алучылар санын арттыру турында карар кабул ителде.
Илсур Метшин педагогларны киләчәк бәйрәм белән котлады, аларның үсеп килүче буынны һәм гомумән җәмгыятьне формалаштыруда уникаль ролен билгеләп үтте. «РФ Президенты игълан иткән Педагог һәм остаз елы һәркемнең күңеленә хуш килде», – дип билгеләп үтте Казан Мэры.
«Укытучыларыбыз ата-аналардан соң иң мөһим роль уйныйлар. Һәрберебез үз укытучысын хәтерли. Барлык һөнәрләр арасында укытучы башкача аерылып тора», - диде Илсур Метшин.
Казан Мэры үзенең һөнәри осталыкларын республикада гына түгел, бөтен Россиядә тәкъдим итүче укытучыларга тукталды. Ул аларга Казан мәгарифенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде: «Сез ел саен горурланыр өчен сәбәп бирәсез. Безнең укытучылар Татарстанда гына түгел, Россиядә дә иң яхшылары. Сез төрле конкурсларда җиңүче балаларны да тәрбиялисез».
Казанда күп мәгънәдә җылы
Казанның гомуми белем бирү учреждениеләрендә 8,5 мең педагог эшли, гомумән, мәгариф системасында – 32 меңнән артык кеше. Ел саен Казанның мәгариф командасы яшь педагоглар белән тулылана. Соңгы биш елда Татарстан башкаласына 1305 укытучы күченде. Шундый педагогларның берсе – Якутиядән Валентина Варламова:
«Бу җәйдә мин Казанга ерак төньяктан күчендем, Якутскидан да ераграк яшәдем һәм җылы кабул итүегезгә бик шатмын. Монда күп мәгънәдә бик җылы. Минем иңнәремдә профессиональ конкурсларда җиңүләр күп. Иң әһәмиятлесе һәм язмышымны хәл иткәне – «Педагогик дебют», анда мин булачак директорым Кәримова Диләрә Салих кызы белән таныштым. Нәкъ менә ул мине Казанга чакырды».
Валентина Варламова Яңа Савин районындагы 146 нчы лицейның башлангыч сыйныф укытучысы гына түгел, ә блогер да. Социаль челтәрләрдә ул «Из первых уст» проектын алып бара, анда башка укытучылар белән бергә мәктәп тормышы турында фикер алыша.
Казан Мэры Валентина Варламовага 15 мең сум күләмендә квалификация күтәрү өчен «Яшь педагогларны укыту» грантын тапшырды. Валентина Варламова белән бергә әлеге грантка Казанның тагын 100 яшь педагогы ия булды.
Быел грант конкурсы икенче тапкыр үткәрелде, анда 35 яшькә кадәрге укытучылар катнаша алды. Бүгенге очрашуда бүләкләнгән укытучылар арасында шулай ук Алена Спиридонычева (Мәскәү районының 94 нче гимназиясе), Юлия Скрипачева (Яңа Савин районының А.В.Козин исемендәге 7 нче гимназиясе), Виктор Киршин (Совет районының 187 нче лицее) бар иде.
«Казан соңгы 10 елда төзелгән мәктәпләр саны буенча абсолют лидер булды»
Илсур Метшин Казанда укучылар санының артуына игътибар итте. Әгәр 2005 елда мәктәпләргә 110 мең укучы кергән булса, быел инде — 174 мең укучы. «Ата-аналар безгә балаларын 9 ай эчендә табып бирәләр, Аллаһка шөкер. Мәктәпкә финанслау эзләү күпкә озаграк вакыт ала. Шулай да, без балалар турында хыялланган барлык яшь һәм олырак гаиләләргә мөрәҗәгать итәбез: зинһар, гаиләне ишәйтү турында уйлагыз. Без кечкенә казанлыларга мохтаҗ, һәр балага шатланабыз һәм алар өчен шәһәрдә дә, социаль өлкәдә дә шартлар тудырачакбыз», — дип билгеләп үтте Мэр. Ул соңгы ун елда 14 яңа мәктәп һәм сигез янкорма төзелгәнен сөйләде: «Казан субъектлар башкалалары арасында, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала, яңа мәктәпләр саны буенча абсолют лидер булды. Соңгы ун елда без 14 яңа мәктәп һәм сигез янкорма төзедек. Әйтик, Идел буе районының 18 нче номерлы татар гимназиясенең янкормасы мәктәпнең үзеннән күпкә зуррак. Шулай итеп, бездә 22 яңа мәктәп бар».
Шәһәр Мэры фикеренчә, бүгенге мәктәпләр – «белем сарайлары»: «Без күбрәк мәктәпләр төзергә тырышабыз. Барысы да укучылар өчен генә түгел, укытучылар өчен дә эшләнгән. Мәктәпләрдә бассейннар, барлык кирәкле җиһазлар белән актлар заллары, урамда урнашкан спорт объектлары, китапханәләр бар».
Мэр, күптән түгел генә «Диалоглар» архитектура-шәһәр төзелеше форумының көзге сессиясе барышында мәктәпләрнең тышкы кыяфәте һәм җиһазлануы турында фикер алыштылар һәм бу диалог дәвам ителәчәк дип вәгъдә иттеләр, дип искәртте.
Казанда беренче тапкыр иң яхшы инклюзив оешманы сайладылар
Инклюзив белем бирү турында Мәскәү районының 65 нче татар-рус мәктәбе директоры Жанетта Соркина сөйләде:
«2017 елдан безнең мәктәптә аутизм спектры белән балалар өчен инклюзив сыйныфлар барлыкка килде. Бу сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән барлык балалар арасында иң катлаулы категория. Бүгенге көндә бездә 24 аутист һәм 22 психологик үсеш тоткарлыгы булган бала бар. Безнең өчен «Иң яхшы инклюзив белем бирү оешмасы» конкурсында катнашу – һөнәри үсеш стимулы».
Жанетта Соркина сөйләгәнчә, федераль программа кысаларында мәктәп базасында быел «Үсеш векторы» консультация хезмәте эшли башлаган. Хезмәт белгечләре гражданнарга 0 яшьтән 18 яшькә кадәрге баланы үстерү, тәрбияләү, укыту һәм социализацияләү мәсьәләләрендә мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән психологик-педагогик, методик һәм консультатив ярдәм күрсәтәләр.
Илсур Метшин мәктәпкә инклюзив сыйныфлар эше белән танышырга килергә вәгъдә итте.
Грант конкурсы нәтиҗәләре буенча Мәскәү районының 65 нче мәктәбе «Иң яхшы инклюзив белем бирү оешмасы» булды һәм 600 мең сумлык сертификат отты. Конкурс инициаторы – шәһәр башлыгы, акчалар учреждениеләрнең матди-техник базасын яхшыртуга һәм кадрларны яңадан әзерләүгә каралган.
Очрашу ахырында Илсур Метшин өч шәһәр педагогик конкурсында җиңүчеләргә грантлар тапшырды, шулай ук якынлашып килүче очрашу турында хәбәр итте: «Календарь ел ахырында декабрьдә җыелачакбыз һәм Педагог һәм остаз елы тәмамлануны лаеклы билгеләп үтәчәкбез. Барлык педагогларыбызга уңышлар».