(Казан
шәһәре KZN.RU, 5 нче октябрь). Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрлеләрне Укытучылар
көне белән котлады.
«Казанның
мәктәпләре, лицейлары, гимназияләре, мәгариф үзәкләренең хөрмәтле педагоглары!
Укытучылар көне уңаеннан иң ихлас котлауларны кабул итегез!
Бу көнне
тормышта юл күрсәтүчеләргә, сәләтләребезне үстерүчеләргә һәм игелек һәм
кешелеклелекнең мөһим дәресләрен өйрәтүчеләргә аерым игътибар күрсәтәбез.
Сезнең
хезмәтегез иҗади дип санала: балаларга кызыклы белем иле ишекләрен ачасыз,
аларны Ватаныбызның тарихын һәм мәдәниятен яратырга һәм хөрмәт итәргә
өйрәтәсез. Һәрбер баланы шәхес итеп формалаштырып, күңел җылыгызны бүләк
итәсез.
Сез зур
сабырлык, даими концентрация һәм хәтта фидакарьлек таләп итә торган һөнәр
сайлагансыз, мондый сыйфатларга сирәкләр генә ия.
Сезнең
бәйрәм Россиядә игълан ителгән Педагог һәм остаз елында тагын да зуррак
мәгънәгә ия. Бу белем бирүче генә түгел, ә гуманистик кыйммәтләр тәрбияләүче
кеше буларак укытучының югары иҗтимагый ролен тану.
Замана
укытучысы үзен даими камилләштерә, квалификациясен күтәрә, конкурсларда катнаша
һәм җиңә, укучыларга үрнәк күрсәтә. Талантлы укытучыларның сизгер җитәкчелеге
астында алар төрле, шул исәптән халыкара, олимпиадаларда җиңеп, туган
шәһәрләрен данлыйлар. Быел информатика һәм химия кебек дисциплиналар буенча
дөньяда иң яхшылары булган Казан укучылары моңа ачык дәлил булып тора.
Әлеге матур
бәйрәм көнендә сезгә җиңел булмаган, әмма кирәкле эшегез өчен, шәһәр,
республика һәм бөтен илебез хакына башкарган хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм.
Бурычыгызга тугрылыгыгыз һәм үсеп килүче буын турында кайгыртуыгыз өчен рәхмәт.
Сәламәтлек,
бәхет һәм бетмәс илһам телим! Тормышыгыз хезмәттәшләрегезнең, укучыларыгызның
һәм аларның әти-әниләренең шатлыклы хисләре, елмаюлары белән тулы булсын. Сезгә
һәм якыннарыгызга бәрәкәт һәм иминлек юлдаш булсын!» - диелә котлауда.