(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче сентябрь,
Диана Жиленкова). Казанда «Ростки: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек»
беренче халыкара форумы кысаларында шәһәрләрне берләштерүче ике көнлек Форум
старт алды. Бер мәйданчыкта бөтен дөньядан 150 ләп җирле хакимият вәкиле
җыелды. Фикер алышу өчен төп темалар муниципальара хезмәттәшлек, Кытай белән
Россиянең үзара хезмәттәшлеге, тарихи мирасны саклау һәм башкалар булачак.
Шәһәрләрне
берләштерүче Форум Ратушадагы утырыштан ачылды. «Шәһәр дипломатиясе заманча
халыкара мөнәсәбәтләр үсешенең мөһим факторы буларак» пленар сессиясе Казан
Мэры Илсур Метшин һәм Татарстан Республикасы башкаласында Кытай Халык
Республикасы Генераль консулы Сян Бо катнашында узды. Очрашуның модераторы
булып Казан вице-мэры Евгения Лодвигова чыгыш ясады.
Катнашучыларны
сәламләп, Илсур Метшин форумның 14 илдән, шул исәптән Кытай, Камерун, Төркия, Көньяк
Африка Республикасы, Казахстан һәм башка илләрдән 50 дән артык шәһәрдән
муниципалитет лидерларын җыюын билгеләп үтте. Аның максаты – дуслык һәм яхшы
күршелекнең озын тарихы берләштергән илләрнең элемтәләрен ныгыту һәм үстерү.
«Мин
әлеге залда Кытай партнерларыбызны чын күңелдән сәламлим һәм муниципалитетлар
арасында горизонталь бәйләнешләр үсеше мөһим глобаль тенденция булуын җиткерәм,
ул һәр шәһәрнең үзен һәм барыбызны бергә көчлерәк итә!» – диде Мэр.
Аның
сүзләренчә, Казан халыкара хезмәттәшлекнең мөһим үзәге булып тора. Татарстан
Республикасы башкаласы вәкилләре Россия һәм чит ил коллегалары белән актив
хезмәттәшлек итә, тугандашлык һәм партнерлык турында 60 тан артык килешү
төзелгән. Тагын дүрт документны иртәгә үк имзаларга планлаштыралар.
Казан
– Россиянең иң эре икътисади, мәгариф, фәнни, спорт һәм мәдәни үзәкләренең
берсе, дип дәвам итте шәһәр башлыгы. ТР башкаласы яшьләрне дә җәлеп итә.
Республикада 20 меңгә якын чит ил студенты бар. Аларның һәр унынчысы –
Кытайдан.
Моннан
тыш, шәһәр зур халыкара вакыйгалар үзәгенә әверелә. Элегрәк биредә футбол һәм
су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатлары узган иде, ә киләсе елда
Казан БРИКС илләре саммитын һәм тарихта беренче тапкыр «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт ярышларын кабул итәчәк.
«Боларның
барысын да үзебез генә оештыра алмас идек, чөнки барыбыз да изоляциядә
уңышларга ирешеп булмый торган вакытта яшибез. Башкалар өчен ачык һәм иң яхшы
практикалар һәм кейслар белән уртаклашканда гына без үз халкыбыз өчен дә, шәһәр
кунаклары өчен дә көндәшлеккә сәләтле һәм кызыклы була алабыз», – диде Илсур
Метшин.
Глобаль
проблемаларны чишү өчен алдынгы идеялар нәкъ менә шәһәрләрдә тупланган, дип
өстәде ул. Форум тәҗрибә уртаклашу өчен мәйданчык булачак. ТР башкаласы Мэры
катнашучыларга нәтиҗәле эш һәм Казанга килүдән яхшы тәэсирләр алуларын теләде.
Үз
чиратында, Кытайның Казандагы Генераль консулы шәһәр дипломатиясе халыкара
мөнәсәбәтләр, илкүләм алмашулар һәм хезмәттәшлек үсеше өчен төп платформага
әверелә баруын ассызыклады. Ул бердәмлекне ныгытуда һәм дөнья илләренең уртак
үсешендә мөһим роль уйный.
Кытай
һәм Россия стратегик партнерлар булып торалар, аларның мөнәсәбәтләре тарихта иң
югары дәрәҗәдә, хезмәттәшлек барлык өлкәләрдә дә үсеш ала. Ике дәүләт тә йөздән
артык пар тугандаш шәһәрләр булдырган.
«Казан
Мэры Илсур Метшинның шәхси ярдәме белән башкала Кытайның алты шәһәре белән
дуслык элемтәләре урнаштырды, ике як арасында төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек
алмашу тиз үсә. Бүген форумга Харбин, Хэфэй, Кайфэн һәм Цицикар кебек шәһәрләр
вәкилләре килде. Бу Кытай шәһәрләренең Казан кебек Россия шәһәрләре белән
хезмәттәшлекне ныгыту омтылышын тулысынча күрсәтә», – диде Сян Бо.
Аның
сүзләренчә, БРИКС саммиты ТР башкаласына Кытай кебек илләрнең шәһәрләре белән
хезмәттәшлекне киңәйтү өчен зур мөмкинлекләр бирәчәк. Кытайның Казандагы
Генераль консуллыгы киләчәктә дә шәһәр дипломатиясендә күпер сыйфатында чыгыш
ясарга, ике илнең шәһәрләренә хезмәттәшлекне ныгытырга ярдәм итәргә әзер.
Пленар
сессиядә шулай ук Харбин Мэрының беренче урынбасары Цзян Чуаньхай, Көньяк
Африка җирле хакимиятләр ассоциациясе президенты урынбасары, Африка милли
конгрессы әгъзасы Ксола Пакати, Актобе маслихаты рәисе Анар Даржанова һәм
башкалар чыгыш ясады. Онлайн-форматта очрашуга Цицикар вице-мэры Цзя Синюань,
халыкара БРИКС илләре форумы президенты Пурнима Ананд, халык вәкилләре
җыелышының даими комитеты җитәкчесе урынбасары Кайфэна Инь Цзюнь һ.б. кушылды.
Шәһәрләрне
берләштерүче форум «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек»
беренче халыкара форумы кысаларында уза. 7 нче һәм 8 нче сентябрьгә ике көнлек
программа Россия Федерациясенең 50 дән артык төбәгеннән һәм 20 илдән, шул
исәптән Көньяк Африка Республикасы, Төркия, Вьетнам, Марокко, Иран, Һиндстан
һәм башкалардан 3 меңнән артык катнашучыны берләштерәчәк.
Чара
программасы мәгълүмат технологияләре, машина төзелеше, финанс, транспорт,
туризм, мәдәният, сәламәтлек саклау, спорт, мәгариф һәм инвестицияләр кебек
юнәлешләр буенча 42 эшлекле сессияне үз эченә ала. Катнашучыларны металл эшкәртү, эретеп ябыштыру,
станок һәм автомобиль төзелеше буенча ике зур күргәзмә көтә, анда Кытай
автосәнәгатенең 30 дан артык моделе тәкъдим ителәчәк.
Мәдәни
чаралар да вакыйганың бер өлеше булачак. Алар арасында Нобель премиясе лауреаты
Мо Янь әсәре буенча Кытай-Россия актерлар төркеменең драматик постановкасын
күрсәтү, Россия-Кытай дуслыгы яшьләр фестивале, борынгы кытай уены вэйци буенча
турнир, кытай киносы фестивале, шахмат турниры һ.б. бар.