(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы июнь, Татьяна Марюхова). Кремль дамбасы буйлап велосипед маршрутын төзекләндерү эшләре тәмамлана. «Green» һәм «Лето» торак комплекслары буйлап яр буенда казанлылар һәм ТР башкаласы кунаклары көз көне йөри алачак. Эшләр «Балыкчы бакчасы»нда, «Юныс мәйданы»нда, «Татарстан көзгеләре» туристлык-рекреацион кластерларында, Горький паркында һәм Серов урамындагы бульварда дәвам итә. Шәһәр Мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә эшләрнең барышы турында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.
Казан Мэры Илсур Метшин паркларны һәм скверларны шәһәрнең үпкәләре дип атады һәм иҗтимагый киңлекләрне реновацияләү программасын гамәлгә ашыруны дәвам итү кирәклеге турында әйтте.
«Әгәр 2012 елда без югары курс студентлары һәм архитектура университетын тәмамлаучылар белән кечкенә адымнар белән «100 парк» программасын гамәлгә ашыра башлаган булсак, бүген Татарстан Республикасы Рәисенең ярдәме белән иҗтимагый киңлекләр өч тапкырга артты. Элек аларның мәйданы нибары 174 гектар тәшкил иткән, ә бүген ул инде 531 гектардан артып киткән», – дип аңлатма бирде ул.
Игорь Куляжев «Казан» гаилә үзәгеннән Пролетар урамына кадәр дамбаның ике ягында яңа велосипед маршрутын булдыру буенча эшләрнең тәмамлануга якынлашуы турында хәбәр итте. Ул «Казансуны үстерү стратегиясе»н тормышка ашыруда мөһим этап булачак, аның кысаларында «Зәңгәр күлләрдән Иделгә кадәр» 42 километрлы веломаршрут булдыру күздә тотыла. Беренче тапкыр шәһәр велосипед маршруты буенча парк инфраструктурасы булдырылган – территория яктыртылган, ял итү зоналары бар, аларда эскәмияләр һәм велосипед парковкалары урнаштырылган. Маршрут буенча 600 дән артык агач һәм 3 меңгә якын куак утыртылган, газонны автосугару системасы монтажланган. Бу озын манзаралы маршрут Кремльгә, «Казан» гаилә үзәгенә һәм шәһәр үзәгенә иң яхшы күренешләрне ачарга мөмкинлек бирәчәк.
«Маршрут юлы буенча урнашкан ярымутрау төзекләндерелде. Тыныч табигый киңлекне саклап, бирегә уңайлы һәм куркынычсыз керү тәэмин ителгән. Территорияне үзгәртеп планлаштыру гамәлгә ашырылды, инженерлык челтәрләре һәм җәяүлеләр юллары салынды, кече архитектура формалары урнаштырылды һәм территорияне өстәмә яшелләндерү үткәрелде», – дип сөйләде Игорь Куляжев.
Шәһәр башлыгы ассызыклаганча, парк һәм сквер проектларын гамәлгә ашырганда киңлекләргә караш яңадан карала. «Кайдадыр без киңлекләрне яңадан карыйбыз, ияләшкән территорияләргә яңача якын киләбез. Шул ук Ленин дамбасы – бер ел элек кенә аның буенча йөрү шик тудыра иде, ә бүген җәяүлеләр-велосипед маршруты бар», – диде Илсур Метшин.
«Балыкчы бакчасы»нда тузган теннис кортларын һәм спорт мәйданчыкларының бер өлешен демонтажлау тәмамланды. Алар урынына яңа заманча теннис корты, баскетбол һәм волейбол өчен мәйданчык, вакыйгалар зонасы барлыкка киләчәк. Хәзерге вакытта өстәмә юллар җәю һәм булганнарын яңарту буенча эшләр алып барыла, яңа яктырту һәм парк гирляндалары барлыкка киләчәк. Кунаклар өчен бәдрәфләр урнашкан павильоннар урнаштырачаклар. Территорияне өстәмә яшелләндерүгә аерым игътибар биреләчәк.
«Реконструкция вакытында район халкының җәмәгать фикер алышуларында һәм очрашуларында әйтелгән теләкләре исәпкә алынды. Мәсәлән, паркта тере чыршы утыртылачак, шулай ук беренче чираттагы территорияне өстәмә җиһазландырачаклар – ата-аналар теләге буенча балалар мәйданчыгында өстәмә эскәмияләр урнаштырылачак. Узган ел булган очрашуда халык өлкән буын өчен чаралар үткәрү өчен урын билгеләүне сорады – проект төзәтелде һәм мондый мәйданчык оештырылачак», – дип хәбәр итте Игорь Куляжев.
Паркның төп элементы булып фонтан белән үзәк мәйдан тора. Паркта фонтан 1936 елда урнаштырылган – бу балыкчы скульптурасы белән касә булган. Паркның исеме шуннан килеп чыккан. Соңрак скульптураны сүтәләр. Соңгы елларда фонтан касәсе чәчәкләр өчен вазон буларак кулланыла.
Тикшерүләр барышында касәнең авария хәлендә булуы ачыклана, ул пьедесталдагы скульптураның авырлыгына түзә алмый. Шуңа күрә объектны сүтәргә туры килгән. Бу урында скульптуралы фонтанның тарихи кыяфәте торгызылачак. Өстәмә рәвештә фонтанның су картинасының светодинамик сценарие гамәлгә ашырылачак: тугыз индивидуаль су контуры һәм берничә эш режимы булачак, шул исәптән кичке вакытта яктырту белән, дип төгәлләде докладчы.
«Балыкчы паркын танып булмый: элек монда төзелештән соң ваемсыз эшчеләр калдырган чүп өемнәре иде. Парк дизайнын ясаган төзекләндерү предприятиеләренә рәхмәт, ә хәзер бу урын шәһәр халкының һәм Казан кунакларының яраткан киңлегенә әверелде», – дип нәтиҗә ясады Казан Мэры.
Иске Татар бистәсендә быел Юныс мәйданын реконструкцияләү тәмамланачак. Дүрт скверның берсе – Сагыш бакчасы – узган ел яңартылды. Калган өч территория быел төзекләндереләчәк. Реконструкция Юныс мәйданын Иске татар стилендә бердәм киңлек итеп кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк, шул ук вакытта һәр скверның кунаклар белән үзара эш итүнең үз сценарие булачак.
Скверларны чәчәк атучы бакчалар итеп ясау концепциясен тормышка ашыру өчен территорияне комплекслы яшелләндерү үткәреләчәк, үсемлекләрнең аскы ярусы өстәләчәк. Скверларда тематик архитектура формалар урнаштырырга планлаштыралар.
Челтәрләрне алыштыру эшләре скверны төзекләндерү белән синхронлаштырылган, дип ассызыклады ТР башкаласы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.
Быел «Татарстан көзгеләре» экопроекты да төгәлләнәчәк. Узган ел Бәллүр шарлавык реконструкцияләнде һәм аңа якын территория төзекләндерелде. Булган сукмаклар челтәре базасында йөрү һәм урман терапиясе өчен маршрутлар булдырылачак.
Юлда тукталыш урыннарында маршрут картасы белән навигация, шулай ук ял итү өчен эскәмияләр урнаштырылачак. Газон инде чәчелгән. Күзәтү мәйданчыкларында якты арт-объектлар барлыкка киләчәк, кече архитектура формаларын урнаштыру августка планлаштырылган.
Быел Нокса елгасының уң ярын төзекләндерү дә тәмамланачак. Чистартылган яр буе полосасында өстәмә яшелләндерү үткәрелә, шулай ук агач такталардан юллар төзелә, инженерлык челтәрләре салына. Беренче чиратта барбекю, воркаут һәм памп-трек өчен зоналар, шулай ук мастер-класслар үткәрү өчен ял итү үзәге төзелә. Икенче чиратта балалар мәйданчыгы һәм этләр йөрү өчен урын булдыру буенча эшләр алып барыла.
Игорь Куляжев ассызыклаганча, Ноксаның сул ярындагы торак массивларда яшәүче 184 нче мәктәп укучыларының уңайлы хәрәкәтен тәэмин итү өчен елга аша бер җәяүлеләр күпере алыштырылачак һәм ике өстәмә күпер барлыкка киләчәк. Мәктәп янында паркка керү өчен яңа төркем төзекләндерелә. Мамадыш трактында җәяүлеләр өчен автомобиль күпере астында вакытны экономияләргә мөмкинлек бирәчәк төзекләндерелгән юл барлыкка киләчәк.
Парк янында «Green» торак комплексы буйлап яр буе төзелеше тәмамлана һәм бу җәйдә «Лето» торак комплексы янындагы яр буен төзекләндерүнең беренче чираты гамәлгә ашырылачак. Болар барысы да Нокса буйлап 3,5 км озынлыктагы бердәм парк зонасын булдырырга мөмкинлек бирәчәк, ул алты торак комплексны үз эченә ала («Green» торак комплексыннан «Весна-2» торак комплексына кадәр). Көз көне инде монда йөрергә мөмкин булачак.
«Без күптәннән үз эшләребезнең географиясен киңәйттек һәм шәһәр читендә дә төзекләндерелгән территорияләр булдырабыз. Узган ел без Салават Күпере торак районында 6 гектарлы паркны тәмамладык, быел Нокса елгасы буенда һәм «Татарстан көзгеләре» паркында реконструкцияне һәм капиталь төзелешне дәвам итәбез. Әлеге территорияләр Казанның ике өлешендә урнашкан – бу яшәү урыны буенча, яки өйләреннән бик ерак китмичә шәһәрлеләребез шушы табигый төзекләндерелгән территорияләрдән файдалана алуын күрсәтә. Безнең өчен полицентриклык принцибы мөһим, һәр районның үз үзенчәлеге булсын, ә иҗтимагый киңлекләр бер-берсенә охшамасын. Болар барысы да казанлыларга эш өчен дә, ял итү өчен дә хезмәт итсенгә», – дип аңлатма бирде Илсур Метшин.
Иң борынгы шәһәр паркларының берсе булган паркның мәйданы монумент һәм стела алдында парад зонасы булдыру аркасында 12 мең кв.м артачак. Биредә тыныч һәм уңайлы ял итү өчен эскәмияләр, өстәлләр, күләгә булдыручы корылмалар урнаштырылачак. Тукталыш һәм җир асты кичүенә төшү зонасы үзгәртеләчәк. Аларны бердәм үтеп йөрү комплексына берләштерү планлаштырыла.
Проект кысаларында Н.Ершов урамы буенча мәйданнан Толстой исемендәге скверга кадәр велосипед маршруты булдырыла. Территория төрле, кызыклы ландшафт алачак, ул урынга кунакчыллык һәм уңайлылык өстәячәк. Яшел утыртмалар мәйданны тузаннан һәм тавыштан, шулай ук җилдән сакларга мөмкинлек бирәчәк.
Мәйданчык астында җир асты паркингы урнашкан, шуңа күрә яшелләндерүдә куаклар кулланылачак. Биредә ике төрле спирея, ирга, җиргә ятып үсә тоган роза һәм башкалар утыртылачак. Аларның кайберләре эскәмияле зонада урнашачак. Юкә, миләш, татар өрәңгесе һәм ак тирәк утыртылачак. Тулаем алганда, җәяүлеләр агымын дөрес бүләргә ярдәм итәчәк берничә яшел участок барлыкка киләчәк, дип ассызыклады Игорь Куляжев.
Исегезгә төшерәбез, иҗтимагый киңлекләрдә эшләр шул исәптән «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында да алып барыла. Объектларның берсендә – Казан-2 станциясенең тимер юл вокзалы каршындагы скверда – эшләр тәмамланган инде. 4 нче майда «Хезмәт батырлыгы шәһәре» истәлекле композициясен һәм аның тирәсендәге территорияне ачу тантанасы булды.