(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы июнь, Диана Жиленкова). Казанда «Төнге велофест» 1 нче июльдән 2 нче июльгә каршы төндә узачак. 2,5 сәгать эчендә велоэкскурсиядә катнашучылар 17 км озынлыктагы маршрутны узачак. Аларга 10 ел элек шәһәрдә XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада ничек узганы турында сөйләячәкләр, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә Казанның туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова. «Төнге велофест»ка 2013 елгы Универсиаданың махсус чакырылган йолдызлары – призерлар Яна Мартынова һәм Нәфис Миңнебаев кушылачак. Катнашучыларга велоэкскурсиягә узган Универсиада атрибутлары белән килергә тәкъдим итәләр. Аеруча сомбреро, түбәтәй яки кокошник хуплана.
«Казанда велосипед хәрәкәте киңәя, әлеге спорт һәм ял төрен яратучылар саны арта бара. Без бу үсешкә өлгерергә, шартлар тудырырга тырышачакбыз», - дип ассызыклады ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин, моңа шәһәрнең яңа транспорт артерияләре, парклар һәм скверлар җавап бирә, ә тиешле хәрәкәт схемалары ЮХИДИ белән килештерелә, дип өстәде.
Дарья Санникова сүзләренчә, бүгенге көнгә «Төнге фелофест»та катнашу өчен 1 меңгә якын кеше теркәлгән.
«Кунакларыбызга, велофестивальдә катнашучыларга, карар, ә экскурсоводларыбызга сөйләр әйберләр күп булачак. Әгәр элегрәк без кичәге тарихыбыз турында сөйләсәк, бүген без моңа Казанның яңа тарихын өстибез – Универсиаданы без үзебез креативлаштырдык, яуладык, алып килдек, үткәрдек. Бүген бу безнең яңа Казанның 10 еллык тарихы. Шуңа күрә күпләр тыңлап кына калмаячак – волонтерлар, катнашучылар һәм оештыручылар хикәяләр палитрасын үзләре белән булган кызыклы хәлләрне сөйләп тулыландырачак», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Дарья Санникова сөйләвенчә, катнашучыларны җыю 20:00 сәгатьтә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты парковкасында башлана. «Төнге велофест» үзе 22:00 сәгатьтә старт ала. Велоэкскурсия маршруты шәһәрнең тарихи өлешен һәм елга буе районын үз эченә ала.
Юлда өч тукталыш планлаштырылган: Щербаков тыкрыгы ягыннан «Кольцо» сәүдә үзәге янында, Ярминкә мәйданында һәм «Казан» гаилә үзәге янында – монда фуд-корт җиһазландырылачак, шуңа күрә катнашучыларның ял итү генә түгел, ә ашап алу мөмкинлеге дә булачак. Финиш ноктасы – «Урам» экстрим-паркы.
Теләге булганнар велоэкскурсиягә узган Универсиаданың төрле атрибутлары белән килә ала. Милли костюм элементлары хуплана, мәсәлән, сомбреро, түбәтәй яки кокошник.
«Булдырылган образларны «ВКонтакте» социаль челтәрендә #ночнойвелофест2023 хештегы белән курыкмыйча урнаштыра аласыз, ә финишта иң булдыклы һәм креатив катнашучыларны сайларбыз һәм безнең проекттан бүләкләр бирербез», – дип уртаклашты шәһәрнең Туризмны үстерү комитеты директоры.
Чарада тәртип һәм иминлекне ЮХИДИ, Эчке эшләр идарәсе, медицина хезмәтләре хезмәткәрләре тәэмин итәчәк. Велосипедта йөрүчеләрнең киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлар, велосипедта яктылык приборлары һәм саклагыч экипировка булырга тиеш.
«Колонна хәрәкәте барышында транспорт чараларының хәрәкәтен чикләү оештырылачак. Шуңа бәйле рәвештә, шәһәр буенча башка юллар сайлавыгызны, шулай ук велофест маршруты үтә торган урамнарда шәхси транспортны парковкаламагызны үтенәм», – диде Дарья Санникова.
Аның сүзләренчә, «Төнге велофест»ка теркәлү 1 нче июльнең 22:00 сәгатенә кадәр ачык булачак. 18 яшькә кадәрге катнашучылар олылар белән генә катнаша ала.
Быел булачак вакыйга турында мәгълүмат партнер-шәһәр Түбән Новгородта реклама щитларында, шулай ук Санкт-Петербургта туристик автобуста һәм Әстерхан, Владикавказ, Волгоград, Екатеринбург, Махачкала һәм башка шәһәрләрнең социаль челтәрләрендә пәйда булды.