(Казан
шәһәре KZN.RU, 20 нче июнь, Татьяна Марюхова). Быел Казанда алты мең укучыга
дүрт яңа мәктәп ачылачак. Бу шәһәр өчен рекорд булып тора – бер ел эчендә
Татарстан башкаласында шулкадәр күп мәгариф объектлары төзелгәне юк иде әле.
Яңа мәктәпләрнең берсе Совет районында Курынов урамында төзелә – бүген шәһәр
Мэры Илсур Метшин объектта күчмә киңәшмә үткәрде. Бина 70% ка әзер һәм 1 нче сентябрьдә
беренче укучыларны кабул итәчәк, ул 184 нче мәктәпнең өстәмә корпусы булып тора.
1501
урынга исәпләнгән яңа бина «Мәгариф» илкүләм проекты буенча төзелә. Ул белем бирү
кластерын булдырырга мөмкинлек бирәчәк, анда өч меңгә якын бала белем алачак.
Иске корпуста балалар өчен 1 нче сыйныфтан 4 нче сыйныфка кадәр, ә яңа корпуста
5 нче сыйныфтан 11 нче сыйныфка кадәр дәресләр узачак. Территориядә футбол,
баскетбол белән шөгыльләнү өчен мәйданчыклар, шулай ук йөгерү юллары булачак.
Хәзер
объектта төзекләндерү, биналарны бизәү, ишекләр һәм тәрәзәләр урнаштыру буенча
эшләр алып барыла, фасадны төзекләндерәләр. Якын арада уку сыйныфлары өчен
җиһазлар килә башлаячак. 15 нче августта объект файдалануга тапшырылачак, ә 1 нче
сентябрьдә биредә Белем көне уңаеннан тантаналы линейка узачак.
Киңәшмә
барышында Казан Мэры Илсур Метшин ассызыклаганча, бер ел эчендә дүрт мәгариф
учреждениесен төзү кебек рекордлар моңарчы Казанда куелмаган. Исегезгә төшерәбез,
шушы учреждение белән беррәттән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары буенча
Салават Күпере торак районында һәм Рауис Гәрәев урамында һәркайсы 1501 урынга
исәпләнгән, шулай ук Нигъмәтуллин урамында 1224 укучыга исәпләнгән мәктәпләр
төзелеше дәвам итә.
«Казанның
яңа тарихында беренче тапкыр без шәһәрнең төрле районнарында алты мең балага
дүрт яңа мәктәп төзибез. Бу рекорд. Без моңа озак бардык. Әлеге мәктәпләрдә
балаларыбыз белем алсын өчен генә түгел, ә үз сәләтләрен үстерсен өчен дә бөтен
нәрсә бар – искиткеч концерт заллары, йөзү бассейны, спорт мәйданчыклары,
җиһазландырылган физика, химия кабинетлары. Яңа микрорайоннар өчен аларның
янәшәдә генә урнашуы аеруча мөһим», – диде Илсур Метшин.
Мәгариф
идарәсе башлыгы Ирек Ризванов сүзләренчә, яңа объектлар төзү бу микрорайоннарда
тулы булган мәктәпләрне бушатырга мөмкинлек бирәчәк. «Аларның кайберләре ике
сменада эшли, ә чынлыкта укучылар саны учреждениеләрнең проект куәтеннән ике
тапкыр күбрәк. Мәктәпләрнең мәшгульлеге укыту сыйфатына да, сыйныфларда укучылар
санына да, түгәрәкләр һәм секцияләр булдыру мөмкинлегенә дә турыдан-туры
йогынты ясый. Әлбәттә, яңа белем бирү оешмалары ачылганнан соң шартлар
яхшырачак», – дип хәбәр итте ул.
Шәһәр
башлыгы мәктәп ресторанын, 636 урынга исәпләнгән актлар залын, коридорлардагы
рекреацияләрне, шулай ук зур һәм кечкенә бассейннарны карады. Очрашу нәтиҗәләре
буенча Мэр дизайнерлык карарын эшләп бетерергә һәм проектның яңа вариантын
тәкъдим итәргә кушты. Төзелеш график буенча бара.
Яшүсмерләрнең
профессиональ ориентациясе яңа корпус концепциясенең нигезе булып тора. Мәктәп
укучыларын әкренләп төрле һөнәрләр белән таныштырачаклар, шуңа күрә 9 нчы
сыйныфка аларның нинди һөнәри юл сайларга теләүләре турында күзаллаулары
барлыкка киләчәк. Бу концепция хәтта мәктәпләрне бизәүдә дә чагыла – моның өчен
дизайнерлар командасы белән һөнәри үсешнең биш юлы билгеләре эшләнгән: кеше-кеше,
кеше-табигать, кеше-техника, кеше-сәнгать образы һәм кеше-билге системасы. Һәр
блок һәр юнәлеш, тиешле югары уку йортлары һәм һөнәрләр турында мәгълүмат белән
qr-код аша озата барыла.
«Бу
бинада блоклар һөнәри өлкәләр буенча бүленәләр, һәм рекреацияләр бизәлеше
шуннан килә. Балалар буш вакытларында шөгыльләнә алсын өчен «буш» урыннар да
бар. Без югары уку йортлары белән эшне дәвам итү, студентларны һәм белгечләрне
күбрәк җәлеп итү өчен хезмәттәшлек итәбез», – дип уртаклашты учреждение
директоры Эльвира Сәлахова.
Казан
Мэры Мәгариф идарәсенә киләчәк һөнәрләр турында мәгълүматны башка мәктәпләрдә
дә ничек таратырга икәнлеге турында уйланырга кушты. Мәктәп рекреацияләрендә
qr-кодлар урнаштырырга мөмкин булыр иде, алар буенча укучылар Татарстан югары
уку йортлары, төрле предприятиеләр турында белә, һөнәрләр һәм һөнәри юнәлеш
бирү буенча төрле сайтлар белән таныша алырлар иде.
«Әгәр
бала үзенең һөнәри юлын дөрес сайласа, үзенә чыннан да ошаганны һәм аның сәләте
булганны сайласа, бу аның карьерасы һәм бәхетле тормышы өчен нигез булачак», -
дип билгеләп үтте Илсур Метшин.
Директор
хәбәр иткәнчә, учреждениедә 64 педагог эшли, әмма хезмәткәрләр җыю дәвам итә.
Укытучылар Мәскәү өлкәсеннән, Архангельскидан, Саратовтан һәм Россиянең башка
төбәкләреннән киләләр.
«Хәтта
Мәскәү өлкәсеннән дә?» - дип сорады Илсур Метшин.
«Бик
күп. Бездә уңайлы, диләр. Хәзерге вакытта булган укытучылар саны ике бинада
эшләргә мөмкинлек бирә, әмма без яңа уку елына тагын 20 белгеч алырга
ниятлибез», – дип билгеләп үтте ул.
Яңа
мәктәпнең тагын бер үзенчәлеге – психологик-педагогик сыйныфлар. Узган уку
елында гамәлдәге корпуста 31 укучы өчен шундый сыйныф ачылган. Шәһәр буенча бу
проектта барлыгы 25 мәктәп һәм 737 укучы катнашкан. Беренче елда югары сыйныф
укучылары педагогика, психология һәм әйдаманлык осталыгы нигезләре белән танышканнар,
проект, фәнни эшкә һәм олимпиада хәрәкәтенә өйрәнгәннәр.
Яңа
корпус концепциясен эшләүдә укучылар үзләре дә катнашкан. Алар бераз сораштыру
узган, үзара аралашканнар һәм җитәкчелеккә үз идеяләрен тәкъдим иткәннәр.
Мәктәп директоры шулай ук яңа уку елында учреждениедә 380 нән артык беренче
сыйныф укучысы укыячак, шулай итеп, башлангыч мәктәпнең саны 1,5 меңнән артып
китәчәк, дип сөйләде.
«Балалар өчен беренче чиратта ике бина булу бик яхшы.
Психологлар билгеләп үткәнчә, балаларны адаптацияләү өчен аларны биналар буенча
чикләү яхшырак», – дип нәтиҗә ясады Эльвира Салахова.
Киңәшмәдә
Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов, Казан Башкарма
комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов, Азык-төлек һәм социаль
туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәтшина, ТИГП проект институты вәкилләре, подрядчылар катнашты.
Исегезгә
төшерәбез, бүген Татарстан башкаласында 169 муниципаль мәктәп һәм 31 шәхси
мәктәп эшли. Шәһәрнең гомуми белем бирү учреждениеләрендә барлыгы 166 меңнән
артык укучы белем ала.