(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче июнь, Татьяна Марюхова). Бүген шәһәр Мэры Илсур Метшин һәм ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков Казанның Яңа Савин районында Гагарин урамы, 77б адресы буенча урнашкан «Сандугач» яшьләр клубында булдылар һәм Татарстанның иҗтимагый оешмалары активистлары белән узган стратегик сессиядә катнаштылар. Анда, аерым алганда, киләсе елда Сочида узачак Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестиваленең Казан төбәк программасын әзерләү турында сүз барды.
Моннан тыш, Илсур Метшин һәм башка кунаклар тавыш яздыру студиясендә, рок-студиядә, медиа-пространствода, хореография залында һәм мастер-класслар үткәрү өчен бинада булдылар һәм «Сандугач»ка килүче яшүсмерләр белән аралаштылар.
Клуб директоры Марина Павлова сөйләвенчә, узган елның октябрендә клуб капиталь ремонттан соң яңа форматта ачылган – хәзер ул уңайлы, яхшы җиһазландырылган вокаль-продюсерлык үзәге, анда ай саен 500 гә якын бала йөри, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар. Клуб юнәлешләре арасында актерлык һәм театр осталыгы, вокал, бию һәм музыка, арт-юнәлеш һәм медиа бар. Аның үзенчәлекләренең берсе – «Душа» театр студиясе, анда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар шөгыльләнә. Үзәктә шулай ук алты-сигезләп рок-төркем шөгыльләнә, ә яшь талантлар төрле дәрәҗәдәге конкурсларда призлы урыннар яулый (алар арасында «Голос» һәм «Фабрика звезд» телепроекты бар). Күптән түгел, мәсәлән, дүрт кешедән торган клубның ШТМ командасы «Динамит» республика юниор-лигасы чемпионы булды һәм сентябрьдә Анапага халыкара фестивальгә барачак. Шәһәр башлыгы булачак турнирда уңышлар теләде һәм сәфәрне оештыруда ярдәм итәргә вәгъдә итте.
«Без шулай ук авыр яшүсмерләр белән эшлибез. Чөнки баштагы мәлдә яшүсмерләр клублары авыр яшүсмерләр килә һәм бушлай нәрсә белән дә булса шөгыльләнә алырлык урын барлыгын белсеннәр өчен барлыкка килгән. Бездә ирекле йөрү зонасы да бар, анда балалар өстәл уеннары уйный, бер-берсе белән аралаша ала», - дип билгеләп үтте Марина Павлова.
Соңгы елларда Казанда шәһәрнең 50 яшүсмерләр клубы яңартылды: алар барысы да модалы популяр киңлекләргә әверелде, анда балаларга да, яшь ата-аналарга да урын бар. «Һәр шимбә яшьләр клубларында яшь ата-аналар өчен мастер-класслар үткәрелә. Мәсәлән, әниләр йога яки рәсем түгәрәгенә йөри, ә әтиләр улларын балта осталыгына өйрәтә ала. Чараларның анонслары социаль челтәрләрдә урнаштырыла, ә урыннар бик тиз бетә – уртача 20 минут эчендә», - дип төгәлләде «Подросток» МБУ директоры Екатерина Согрина.
«Без яшүсмерләр клубларын ремонтлый башлаганда – бу күтәрә алмаслык штанга кебек тоелды, ә бүгенге көндә юлның инде дүрттән өч өлешен үттек. Ремонтка кадәр монда нинди шартлар булганын яхшы хәтерлим – аерма зур. Безнең бурыч балалар йорт янында уңайлы шөгыльләнә алсын, аларга моның өчен бөтен шәһәр буйлап йөрергә туры килмәсен өчен шундый шартлар тудыру иде. Яшьләргә мондый шартларны кайтара алуыбыз бик куандыра. Иртәгәге көн сезнең кулда, шундый ук булып калыгыз!»,- дип мөрәҗәгать итте чарада катнашучыларга Илсур Метшин.
Исегезгә төшерәбез, 2015 елдан башлап ТР башкаласында яшьләр сәясәте өлкәсендәге учреждениеләрне капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү буенча системалы эш алып барыла. Бүген яшьләр сәясәте учреждениеләренә 18 меңнән артык кеше йөри. Казанда 66 яшьләр клубы эшли, шул исәптән «Подросток» берләшмәсе лагере, «Ял» үзәгенең 12 лагере, «Ышаныч» үзәгенең 17 бүлеге, Гайдар исемендәге Казан яшьләр үзәге һәм «Дуслык» үзәге. Соңгы елларда яшьләр клубларында яңа юнәлешләр үсеш ала: видеоблогинг, кыяга менү, тавыш режиссурасы, чүлмәкчелек эше, робототехника, күн эше, балта осталыгы, киностудияләр.
Чарада шулай ук шәһәрнең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов, ТР башкаласы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, «Казанның социаль сфера учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты» МБУ директоры Петр Королев һәм башкалар катнашты.