(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы май,
Татьяна Марюхова). Казанның төзекләндерү өлкәсендәге белгечләрен яшелләндерүне
ничек дөрес үткәрергә кирәклегенә өйрәтәләр. Бу хакта Илсур Метшин Шәһәрне
үстерү институты һәм төп подрядчы оешмалар катнашында узган киңәшмәдә карар
кабул итте. Әлеге өлкәдә нинди проблемалар бар, ничек шәһәрне яшеллеккә
күмәргә, элеккеге гараж кооперативларыннан ни рәвешле ял итү зоналары ясарга
кирәклеге турында – безнең материалда.
«Агачларны дөрес кисмәү шәһәрнең яшел каркасына бик
нык тәэсир итә»
Киңәшмәдә
катнашучылар алдында беренче булып Казан үсеш институты эксперты Александр
Матюха чыгыш ясады. Ул яшеллекләр белән эшләү тәҗрибәсе турында сөйләде һәм
агачларны, куакларны һәм яшел каркасның башка элементларын дөрес карап тотуның
мөһимлеген ассызыклады.
Ул
хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта шәһәрне яшелләндерү белән шөгыльләнүче подрядчы
оешмалар хезмәткәрләре өчен методик кулланма эшләнә. Анда агачларны һәм
куакларны карау кагыйдәләре, аларны утырту методикасы, шулай ук төзекләндерү
һәм төзелеш объектларында саклау тасвирланачак.
Матюха
яшеллекләрнең дөрес карамау проблемасын конкрет агачның характеристикаларын тиз
белергә мөмкинлек бирә торган карта эшләүдә күрә: ябалдашлар киңлеге, кабык
калынлыгы, тамырларның таралуы. Мондый тәҗрибәләр инде дөньяда бар – бу
Нью-Йоркта, шулай ук өлешчә Санкт-Петербургта тормышка ашырыла.
Исегезгә
төшерәбез, берзаман шәһәр Башкарма комитетына агачларны кисү ысуллары белән
килешмәгән шәһәр кешеләреннән мөрәҗәгатьләр килгән иде. Үз чиратында Казан
башлыгы Мэриядәге аппарат киңәшмәләренең берсендә һәр очракны чишәргә һәм
подрядчыларны укытырга кушты.
Метшин
экспертка мөрәҗәгать итте һәм әлеге өлкә белгечләрен укытуның мөһимлеген
ассызыклады. «Бүген биредә әлеге эшкә катнашы булган кешеләр җыелды. Безнең
хезмәткәрләрнең профессиональ осталыгы бар, ләкин һәрберсе билгеле бер участок
өчен җаваплы. Без Казанның яшел шәһәр икәнен аңлыйбыз, шулай ук яшеллекләрнең
гомерен озайту ягыннан үсәргә урын барлыгын да беләбез», – дип аңлатма бирде
шәһәр башлыгы.
«Гаражларда үзгә дөнья – шәһәрдәге чын шәһәр»
Казанның
Шәһәр үсеше институты концептуаль эшләнмәләр секторы проектларының баш
архитекторы Анжела Белова Метшинга гараж кооперативлары турында сөйләде һәм бу
мохиткә үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте.
«Мин
үзем әлеге урыннар яныннан төрле вакытта узгалыйм – җәй, кыш, көндез яки кич.
Бу тема буенча аерым тикшеренү үткәрергә кирәк, чөнки гаражлар бик күп төрле –
кайдадыр йортсыз этләр, кайдадыр машиналар һәм чүплекләр урнашкан. Эшмәкәрлек
белән шөгыльләнүче кешеләр дә бар. Статистика күрсәткәнчә, 35% ы склад өчен
кулланыла, 45% ы – автомобиль саклау өчен, 15% ы – коммерция эшчәнлеге өчен, ә
5% гаражлар буш тора», – дип сөйләде архитектор.
Белова
гаражларны уңайлы зона итәргә тәкъдим итте. Аерым алганда, төс, яктылык
нокталары, форма яки башка критерийлар ярдәмендә аларга яңа тормыш өрү өчен
үзгәрешләр кертергә кирәк.
«Һәр
гаражның үз үзенчәлеге бар, безгә аларның шәһәр өчен нигә кирәк булуын һәм
аларның тышкы ягын ничек үзгәртергә икәнлекне аңлау мөһим. Әлбәттә, һәр
шәһәрнең бүген бер өстенлеге, иртәгә икенче өстенлеге була ала – вакыт өчен
яраклашырга мөмкинлек бирәчәк башка проект та булырга мөмкин. Аларга төрле
сәүдә рәтләре, кафе яки азык-төлек корты зонасы куярга мөмкин», – диде ул.
Бүген
Россиядә мондый практика юк, шуңа күрә Казан әлеге мәсьәләдә беренче булырга
мөмкин, дип саный архитектор.
Шәһәр
башлыгы ассызыклаганча, гараж кооперативларын модернизацияләү мәсьәләсе
өстенлекле беренче бишлектә түгел, әмма шәһәр мохитен формалаштыруда мөһим роль
уйный.
«Без
гаражларның нинди максатлар өчен кулланылуын, яшәүчеләрнең анда ниләр
белән шөгыльләнүен ачыклагач, кая барырга икәнен аңларбыз. Башта безгә моны хәл итәргә кирәк», – диде Метшин.
Киңәшмәдә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Илдар Шакиров һәм Игорь Куляжев, Казанның Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәлахетдинов, шәһәр районнары администрацияләре башлыклары, ТР башкаласының баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, Шәһәр үсеше институты директоры вазыйфаларын башкаручы – шәһәрнең баш шәһәр төзүчесе Татьяна Прокофьева һәм башкалар катнашты.