(Казан
шәһәре KZN.RU, 26 нчы апрель, Юлия Летникова). «Игелекле Казан» премиясе
җиңүчеләре үз проектларын шәһәр Мэры Илсур Метшинга тәкъдим иттеләр. Бүген
түгәрәк өстәл форматында инклюзив белем бирү өлкәсендә педагоглар бер ай
дәвамында эшләгән проектлар турында соңгы фикер алышу булды. «Игелекле Казан»
коворкингындагы презентация нәтиҗәләре буенча Илсур Метшин укытучыларның
идеяләре тормышка ашсын өчен һәр проектка юл карталары төзергә кушты.
«Игелекле
Казан» премиясен шәһәрдә беренче тапкыр апрель башында тапшырдылар. Аны алу
өчен 76 белгеч гариза биргән, алар арасында жюри биш яшь тректа җиңүчеләрне һәм
призерларны сайлап алган. Иң яхшы командалар Мэр белән очрашу мөмкинлеге алды. «Мин сезнең һәрберегезне әлеге мөһим эшегез белән
котларга телим. Сез бик яхшы эшлисез. Эшләү бер нәрсә – ул һәрвакыт хөрмәт
китерә, ләкин сез сайлаган юнәлеш сезнең зур игелекле йөрәгегез турында сөйли.
Ул үзе һәм якыннары өчен генә түгел, ә ярдәмгә мохтаҗ булган һәркем өчен дә
җитәрлек. Бу гади юл түгел. Анда сез һәм без ялгыз булмавыгызга мин бик
шатмын», – дип мөрәҗәгать итте И.Метшин премия җиңүчеләренә.
Конкурста
катнашучылар үз проектлары өстендә махсус оештырылган белем бирү заезды
барышында эшләделәр. Аерым алганда, Мәскәү, Краснодар, Новосибирск һәм Уфадан
остазлар чакырылган иде. «Географиядә үсүебез мөһим, инклюзия мәсьәләләре белән
шөгыльләнүче яңа кешеләр барлыкка килә. Бу өлкәне күптән түгел без шәһәр
үсешендә төп, өстенлекле өлкәләрнең берсе дип билгеләдек. Мин эшебезнең
башлангычын хәтерлим, түбәләрнең 25% ыннан су үтә, 5 ел дәвамында 2 мең лифт
эшләми иде. Хәзер без инклюзия мәсьәләләрен күтәрәбез, бу безнең сезнең белән
шәһәр хуҗалыгы белән генә шөгыльләнмичә, шул дәрәҗәгә кадәр үскәнебезне
күрсәтә. Без рухи яктан үстек», – дип билгеләп үтте И.Метшин.
Үз
проектын беренче булып 379 нчы балалар бакчасы педагог-психологы Васил
Хәсәнҗанова тәкъдим итте. Ул 1 яшьтән 3 яшькә кадәрге балалар өчен «Растем и развиваемся вместе» проекты турында
сөйләде. Шәһәрнең өч бакчасында кабинетлар ачу планлаштырыла, анда даими
рәвештә үсешләре бозылган балалар белән дәресләр узачак. Бу процесска
ата-аналар да кушылачак. Нәтиҗәдә, 30 га якын бала социаль, сөйләм һәм уен
күнекмәләренә ия булачак, бу аларга балалар бакчасына әзерләнеп килергә
мөмкинлек бирәчәк. Ата-аналар, үз чиратында, балаларын укытканда нәрсәгә
игътибар итү яхшырак икәнен беләчәкләр.
Илсур
Метшин проектны гамәлгә ашыру өчен нинди ярдәм кирәклеге белән кызыксынды.
В.Хәсәнҗанова сүзләренчә, белгечләрне укыту һәм кабинетларны җиһазландыру өчен
акча кирәк. Шәһәр башлыгы инициативаны хуплады һәм барлык детальләрне Башкарма
комитетның Финанс идарәсе белән берлектә тикшерергә, шуннан соң проектны аңа
яңадан тәкъдим итәргә куша.
Икенче
тректа – 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен проектларда – 165 нче балалар
бакчасының укытучы-дефектологы Виктория Семенова командасы җиңде. Ул Мэрга «Равный
– равному» проекты турында сөйләде. «Бүгенге көндә Казанның балалар
бакчаларында компенсацияләү юнәлешендәге 655 төркем ачык, әмма аларда балалар
бер-берсе белән генә аралаша, норматипик яшьтәшләре белән аралашмый. Изоляция
аркасында балаларның осталык үсеше түбән дәрәҗәдә», - дип уртаклашты ул шәһәр
башлыгы белән. Әлеге проблеманы хәл итү өчен норматипик балалар һәм үсешләре
бозылган балалар бакчаларында бергәләшеп уку өчен шартлар тудырырга тәкъдим
ителә. В.Семенова проекты буенча 28 бала тулы хокуклы социализация юлын үтә
алачак, бу аларга киләчәктә гомуми белем бирү мәктәпләрендә укырга мөмкинлек
бирәчәк, ә 30 педагог шундый төркемнәрдә эшләргә өйрәнәчәк.
Икенче
проектны тормышка ашыру өчен финанс ярдәме дә кирәк. «Без 30 белгечнең укуы
өчен түгел, ә 300 белгеч өчен түләргә әзер. Мәгариф идарәсеннән һәм район
администрацияләре башлыкларыннан укырга теләүче хезмәткәрләрнең төгәл санын
билгеләүләрен сорыйм», – диде шәһәр башлыгы.
Аннары
7 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар өчен «Я знаю, я смогу» проекты белән 156 нчы мәктәпнең
укытучы-дефектологы Вера Занько чыгыш ясады. Аның эше аутизм спектры бозылган
балаларның ата-аналарын үз-үзләрен тотыш күнекмәләренә өйрәтүгә багышланган.
В.Занько 130 ата-ананы сайлап алырга тәкъдим итә, теория һәм практикадан соң
тест нәтиҗәләре буенча аларның арасыннан 20 кеше алга таба эшләү өчен сайлап
алыначак. Иң актив гаиләләр үз-үзләрен тотыш аналитиклары консультациясен
алачак, ул өйдә бала белән эшләү программасын төзиячәк. Проектны гамәлгә ашыру
өчен белгечләрнең эшенә түләү таләп ителә. «Без сөйләшкән һәрнәрсә, иң беренче
чиратта, теләк буенча башкарылырга тиеш. Проект эволюцион булырга тиеш, мәктәп
ярминкәләре кебек – бер мәктәптән башланып, бөтен шәһәргә кадәр үсте бит», –
дип ассызыклады Мэр, укытучының инициативасын хуплап.
Дүртенче
тректа – 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар өчен проектларда – 78 нче лицей
укытучысы Зөһрә Тумакаеваның «Раскрытие» проекты иң яхшысы дип
танылды. «Менталь тайпылышлы яшүсмерләр еш кына тулы тормышка әзер түгел.
Проблеманы хәл итү өчен дүрт вектор буенча дәресләр үткәрергә тәкъдим ителә
(иҗат, сервислар һәм хезмәтләр, типография, IT), дәресләрдә алынган белемнәр
соңыннан һөнәргә әверелергә мөмкин», – дип аңлатты ул. Проектны гамәлгә ашыру
өчен балалар белән шөгыльләнәчәк хезмәткәрләрне өйрәтергә кирәк. Илсур Метшин әлеге
идеяне хуплады һәм укуны үткәрә алырлык белгечләр бармы дип кызыксынды.
З.Тумакаева сүзләренчә, шәһәрдә шундый команда бар.
Презентацияләр
сериясе 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен «Эш
вакыты!» проекты белән тәмамланды. Аның максаты – менталь инвалидлыгы
булган яшьләрне эшкә урнаштыру. Балаларны 4 юнәлеш буенча укыту тәкъдим ителә:
типография, клининг, кулинария һәм үсемләр үстерү. Укудан соң яшьләр педагоглар
һәм тьюторлар ярдәмендә стажировкаларда катнаша һәм эшли алачак. Проектның
йомгаклау этабы ким дигәндә 8 кешене эшкә урнаштыруны күздә тота, кирәк
булганда аларга эш урыннарында белгечләр ярдәм итәчәк, дип сөйләде 180 нче
гимназиянең педагог-дефектологы Алсу Җәббарова. «Игелекле Казан» шундый
проектлар белән үсәр дип өметләнәм, без аларга ярдәм итәчәкбез. Алар менталь
тайпылышлы балаларга булышалар, һәм бүген без балалар турында гына түгел, ә
балигъ булган яшьләр турында да сөйләшәбез. Әйдәгез, әлеге проектларны тормышка
ашырыйк. Минем өчен аларның пилот кына булып калмавы, ә «Игелекле Казан» түбәсе
астындагы системалы эшкә әверелүе мөһим», – дип билгеләп үтте И.Метшин.
«Без
проектлар белән таныштык, мин аларга һичшиксез ярдәм итәчәкмен. Ата-аналар һәм
балалар бу юлда ялгыз булмасын өчен әлеге проектлардан һәр юнәлеш буенча
системалы эш килеп чыгачагына ышанам. Мин үзенчәлекле балаларның ата-аналарының
сүзләрен хәтерлим, проблемалар белән берүзең калганда, тормыш туктаган кебек
тоела. Ләкин битараф булмаган кешеләр ярдәмендә алар ярдәм, яшәргә һәм бәхетле
булырга мөмкинлек табалар. Менә нәрсә мөһим», – диде шәһәр башлыгы. «Мин
проектларны системалаштыруны, аларны исәпләүләр белән кәгазьдә чагылдыруны
сорыйм. Тагын бер тапкыр әйтәм, без боларның барысы да инициатива гына түгел, ә
инклюзия өлкәсендә зур системалы эшкә әверелүен телибез», – дип нәтиҗә ясады
Мэр.