(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче апрель, Диана Жиленкова). Татарстан башкаласында «Безнең ишегалды» республика программасы буенча актив эш башладылар. Быел 482 йортның территориясе төзекләндереләчәк. Май уртасына Яңа Савин районында Меридиан, Мусин һәм Четаев урамнарындагы йортлар белән чикләнгән ишегалдын комплекслы ремонтлау тәмамланачак. Эшләрнең барышын бүген шәһәр Мэры Илсур Метшин карап кайтты. Ул билгеләп үткәнчә, быел үзгәрешләр Казанда төзекләндерү проектлары буенча фикер алышуда актив катнашкан 100 мең кешегә кагылачак.
Быел «Юезнең ишегалды» программасы буенча эшләр гадәттәгедән иртәрәк башланды, бүген алар якынча 12% ка үтәлде, дип хәбәр итте шәһәр башлыгына ТР башкаласы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев.
Бүген шәһәр башлыгы булган ишегалды территориясенең гомуми мәйданы 30,2 мең кв.м тәшкил итә. Яңа төзекләндерелгән киңлекне тиздән Меридиан урамындагы 20 нче, 22 нче һәм 24 нче номерлы, Мусин урамындагы 21 нче һәм 23 нче номерлы һәм Четаев урамындагы 39 нчы һәм 41 нче номерлы йортларда яшәүче 1,7 меңнән артык кеше бәяләячәк.
Меридиан урамындагы 20 нче йорт советы рәисе Павел Каменев Мэр белән аралашканда аларның ишегалдының ташландык хәлдә булуын билгеләп үтте. «Балалар мәйданчыгында бер тау һәм комлык тора иде», - дип зарланды ул.
Ишегалдын төзекләндерү проекты Эдуард Мөхәммәтгәрәев тарафыннан эшләнгән, ул инде өченче ел республика программасын гамәлгә ашыруда катнаша. Ул йортлар территориясендә яңа балалар мәйданчыклары төзиячәкләрен, эскәмияләр һәм урналар урнаштырачакларын, яктырту һәм асфальт-бетон япмаларны яңартачакларын сөйләде. Эшләрнең гомуми бәясе 59,5 млн сум тәшкил итә.
Традицион рәвештә ишегалды территориясен ремонтлау җирле халык белән диалогта башкарыла. Беренче очрашу 2022 елның көзендә узган – ул вакытта аларга проектның беренчел вариантын тәкъдим иткәннәр, ә халык үз чиратында, искәрмәләр һәм теләкләрен белдергән. Бу язда кабат җыелыш уздырылган, проектка төзәтмәләр кертелгән һәм расланган.
«Биредә яшәүчеләр үз көчләре белән утырткан чәчәк бакчаларын һәм агачларны калдырырга теләделәр, шуңа күрә без аларны саклап калдык. Әмма шуның аркасында кайбер балалар мәйданчыклары стандарт булмаган формада килеп чыкты», - диде Эдуард Мөхәммәтгәрәев. Аның сүзләренчә, халык шулай ук үзләренә таныш булган җәяүлеләр юлларын саклап калуны сораган, әмма аларның өслеге яңартылачак.
«Мондый фикер алышуларда һәм бәхәсләрдә хакыйкать кенә түгел, төзекләндерелгән Казан да туа, – дип ассызыклады Илсур Метшин. - Биредә 7 йорт һәм 1700 кеше яши, ә тулаем алганда, ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның программасы 482 йорт территориясен колачлый, үзгәрешләр Казанда яшәүче 100 мең кешегә кагылачак. Һәм алар һәр җирдә актив. Фикер алышуларда, кызу бәхәсләрдә үз ишегалдыңның иң уңайлы, төзек һәм матур итеп күрү теләге булу сөендерә. Без монда яшәүчеләрнең сезнең белән актив аралашуын күрәбез, һәм сез уртак фикергә килдегез. Бу бик мөһим».
Өстәмә рәвештә «Уютный дом» ИК көче белән ишегалдында тренажерлар белән спорт мәйданчыклары оештырылачак, подъездларның керү төркемнәре һәм цокольләре ремонтланачак, территория яшелләндереләчәк. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев аңлатуынча, моңа кадәр спорт җиһазлары көз көне китерелгән, ә хәзер аны шәһәр халкы җәй дәвамында файдалана алсын өчен ишегалларында урнаштыра башлаганнар. «Хәзер тәэмин итүчеләр, подрядчылар һәм халык белән мөнәсәбәтләр җайга салынды», – диде ул.
«Кызым кечкенә вакытында спорт секциясенә йөри иде һәм ишегалдында турниклар урнаштырылуы турында хыяллана иде. Ә хәзер спорт комплексы – перекладиналар, турниклар барлыкка килде. Карап торуы рәхәт!» – дип тәэсирләре белән уртаклашты Павел Каменев.
«Без гадәттә шәһәр көненә эшне тәмамларга тырышабыз. Әмма сөендергәне: сезнең инде 15 нче майда барысы да әзер булачак. Балаларыгызны һәм оныкларыгызны сөендерә алабыз. Аларны ишегалдын сакларга өйрәтегез», - дип теләде Илсур Метшин.
Өч ел эчендә «Безнең ишегалды» программасы буенча 1356 йорт төзекләндерелгән. Яхшыртулар 300 меңнән артык кешегә кагылган. Быел төзекләндерүгә 2,8 млрд сум каралган. Бүгенге көндә 131 ишегалдында эшләр алып барыла.
Күчмә киңәшмәдә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов, подрядчы оешма вәкиле Станислав Шевырев һәм башкалар катнашты.